|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
27.04.2018 Мәгариф
«АРТЕК – балачак иле»Кара диңгез ярында, Аю-Даг тавы астында балачакны, дуслыкны һәм мәхәббәтне берләштерүче искитәрлек урын бар - ул да булса “Артек” Халыкара балалар үзәге. Ел саен миллионлаган бала бирегә барырга хыяллана. Миңа да шушы балачак илендә булып кайту бәхете елмайды. “Артек”та ун лагерь эшли. Безнең Түбән Новгород делегациясе Янтарный лагерена эләкте һәм һәркайсыбыз төрле профильле отрядларга бүлендек. Мин КВН юнәлешен алып барган отрядка билгеләндем. Беренче ике көн лагерь, отряд һәм “Артек” традицияләре белән таныштык.
Безнең отряд 24 ягымлы, ярдәмчел кыздан тупланган иде, вожатыйларыбыз Ксюша, Андрей һәм Тимофей бик ачык һәм шат күңелле
булып чыктылар.
Сменаны ачу тантанасы грандиоз рәвештә оештырылган иде. Безне КВНчылар составына кертү чарасы да бик күңелле узды, кызыклы миниатюралардан торган визит карточкасы әзерләгән идек. Менә шулай күңелле итеп “Сәнгать телендә аралашу” исеме астында башланды “Артек”та өченче смена.
Берсе артыннан берсе чиратлашып барган чаралар сәнгать төрләре белән бәйле иде. Шуларның берсе – “Пальмира” халыкара балалар сәнгать фестивале. Биредә һәркайсыбыз җыр, бию, шигырь ярдәмендә Бөтенроссия һәм дөнья мәдәнияте һәм сәнгате белән якынрак таныштык. Зур оешканлык белән гомумартек референдумы узды, ул Россиядә балачакның унъеллыгына багышланган иде. Шулай ук отрядыбызның “Литературное искусство” театраль премьералар конкурсында җиңеп чыгу да уңай тәэсир калдырды.
“Артек”та уку турында да онытылмый. Зур теләк белән дәресләргә йөрдек. Көнгә берничә сәгать барган КВН дәресләрендә безне дөрес итеп мәзәкләр төзергә, импровизацияләр ясарга өйрәттеләр. Истәлекле урыннар, төрле музейларда булып, үзебез өчен бик күп мәгълүмат тупладык.
Аеруча онытылмаслык итеп сменаны ябу кичәсе узды. Вожатыйлар безнең өчен дулкынландыргыч саубуллашу кичәсе оештырдылар. Ул күңелле дискотека һәм грандиоз фейерверк белән тәмамланды.
Кыска вакыт эчендә “Артек” минем өчен икенче өйгә әйләнде, ә отрядыбыз – бер зур, дус гаилә кебек тоелды.
Алар белән аерылышу никадәр авыр булса да, биредә алган якты хатирәләр күңелемдә әле озак сакланыр.
Галия САЛИМҖАНОВА, 8 класс.
Татар Моклокасы.
--- |
Иң күп укылган
|