поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
27.04.2018 Әдәбият

Кыш Бабай вәгъдәсе - олылар өчен әкият (АХЫРЫ)

—Минем хатыным юк шул Гөлфирә, бөтенләй үк егет дип әйтүем, тол ир дигәнне аңлата.
—Туктагыз әле, тол булгач, аерылган булып чыкмыйсыз түгелме соң?

—Әйе, хатын аермадым мин.
—Ә ничек ... .- Гөлфирә кызыксынуын көчкә тыеп кала алды.
 
Ир бераз уйланып торды да аннары иреннәрен әй дигәндәй кыймылдатып алды.
—Миңа унтугыз яшь кенә иде әле ул вакытта, әтинең шәһәр башлыгы булып эшләгән вакыты. Аның бик тә якын дусты бар иде. Әйтергә кирәк, шәһәрдәге иң зур эшмәкәрләрнең берсе. Син дә аны яхшы беләсең, шулай да исемен әйтмим. Әти белән минем булачак бабам үзенең кызы белән мине ярәштерергә уйлаганнар. Башта кунак-кунак йөрешкән булып, безне таныштырдылар. Аннары, безнең аралашып китүне  көтмичә дә, туй турында да сөйләнгәли башладылар. Кыскасы, егермене дә тутырмаган килеш, мин инде семьялы булдым да куйдым. Кәләшем аз сүзле, шуның өстенә чамасыз ябык иде. Бергә мунча кергәндә:” Моның кай җирендә җаны тотынып тора,”- дип уйлый идем. Кан басымы бик түбән булды гел. Шул, менә Алсинәне тудырган вакытта, кәләшемә бик авыр булган. Шунда акушерлар өстәлендә үк җан бирде. Егерме яшемдә, яңа гына дөньяга килгән нарасыемны тотып, тол калдым шулай.
 
 Гөлфирә, Динисламны кызганып, авыр сулап куйды.
—Бик кызганыч хәл. Кәләшегезне ярата идегезме соң?
Ир иңнәрен, җыерып, өскә күтәрде.
—Белмим, ашык-пошык таныштык, шулай ук ашык-пошык туй булды. Бер елда тора алмадык бит бергә. Төгәл генә мәхәббәт турында берни дә әйтә алмыйм.
—Димәк, Алсинәнең әнисен беркайчан да күргәне юк.
—Әйе, күргәне юк,- ир моңсу гына көлемсерәп куйды.- Мине гел тинтерәтә.
—Нәрсә ди?
—Кайчан апай алып кайтасың инде, ди. Әнисез үскәч, әни дип әйтә белми кызым.
 
 Менә нигә әтинең апасы юк дигән икән кызчык. Нарасыйга әни канаты кирәк, әни назы, алай гына түгел, сердәшче кирәк.
—Ул бит бакчада күреп тора, группасындагы кызларны әниләре җитәкләп алып киләләр, аларның чәчләрен матур итеп бантиклар тагып үреп куялар, бигрәк тә Сигезенче март көнне читен. Башка кызлар, әниләрен бакчага чакырып, алар алдында чыгыш ясыйлар, үзләренә күрә бүләкләр әзерлиләр. Дус кызлары, йөгереп килеп, әниләренә бүләкләрен биргәндә, кызым, ни эшләргә белми  аптырап, берүзе басып кала. Аннары чарасыздан бүләген миңа тапшыра.
 
—Сез берүзегез генә үстердегезмени Алсинәне?
—Юк, билгеле, башта аны әни тәрбияләде, аннары, биш яше тулгач, үземә алып кайттым. Тәрбияче апасы бар аның, тәрбияче- әни  түгел инде ул. Үз вакытында килә дә китә, зарланмыйм, начар карамый баланы. Тик бит Алсинәгә кич саен кочагына алып йоклатучы әни кеше кирәк.
—Ә ник өйләнмичә йөрисез алайса? Минемчә, Кашаповның хатыны булырга атлыгып торучы кызлар буа барлык.
—Әйе, Кашаповның хатыны булырга теләүче кызлар җитәрлек. Тик миңа  эшмәкәр Кашаповны түгел, ә Динисламны яраткан кеше кирәк.
—Тапмадыгызмыни һаман?
 
Ир “юк” дип башын селкеде.
—Үзе килеп чыгар дип көтәсезмени, ник эзләмисез бер дә?
—Белмим, бәлки, үзе килеп тә чыгар, менә бит берсе килеп бәрелде бит беркөнне.
—Мин дип әйтмәкче буласызмы?
—Үпкәләткән булсам,зинһар, кичер мине Гөлфия, тик мин сезне бик якын күрә башладым.
 
Кыз, уйчанлап, бераз аска карап торды.
—Тик сез ошатканга карап, мин сезгә баштанаяк гашыйк дигән сүз түгел бит әле.
—Менә шушы сүзегез белән генә дә үзеңә хөрмәт уятасың Гөлфирә. Башка кызлар, алдында басып торган кеше эшмәкәр Кашапов икәнен белеп алсалар, кочакка атылырга әзер булырлар иде, синең исең дә китмәде. Мин базар директорына әйтермен, сездән аренда өчен акча алмасын.
—Һай, рәхмәт инде, түли алмас дип уйлыйсыз мәллә, кирәкми, түләп киләм әлегә, зарланмыйм. Аннары мин акчага сатылмыйм, шуны  колагыгызга яхшылап кертеп куегыз.
Динисламның күңеле күтәрелеп китте.
—Усал да инде үзең, ә?
—Юаш түгел инде.
Йөгереп килеп, әтисенә сарылган Алсинә тавыш бирде.
—Әти, туңдым.
Ир, кызына иелеп, өстендәге карларын каккалап төшерде.
—Ярар, кайтырбыз инде кызым.
—Алсинә сау булып тор, дәү үс, яме?-дип, Гөлфирә кызчыкка эндәште.
Кызчык, үрелеп, Гөлфирәне кочаклады да аның колагына пышылдады.
—Әтинең апасы булмасаң, мин сиңа үпкәлим,-дип, Гөлфирәне кочагыннан ычкындырды.
 
Кире квартитарсына кайткач, әле озак уйланып утырды Гөлфирә. Акчага күмелгән эшмәкәрләрне бер кайгысыз яшиләр дип уйлаган кызның фикере үзгәрде. Аларны да тормыш сыный икән. Әле ничек кенә сыный.
 
 Бүген утыз беренче декабрь, Гөлфирәнең атна буена  башын күтәрергә дә вакыты булмады, халык елга кебек агып кына торды базарга. Бер яктан ишелеп килә торды сатып алучылар, икенче яктан кирәк әйберләрен алып китә тордылар. Кызның товары күзгә күренеп эреде. Сатылды барысы да: арзаны да, кыйбаты да, үткәне-үтмәгәне дә. Ел буе сата алмыйча яткызган аяк киемнәреннән котылганына бик шат кына булды кыз. Җәйге аяк киемнәренә кадәр бүләк өчен сатып алып бетерделәр. Бүген эшкә чыкмасаң да ярый иде үзе. Тик ул буп-буш квартирада берүзең ни генә эшләп утырмак кирәк?! Сатып алучылар кимемәгән, бүген бәйрәм көне булуга карамастан, халык өендә генә утырып калмаган, башка бәйрәм алдындагы көннәрдән дә күбрәк түгел микән. Тик инде кызда аларның игътибарын җәлеп итәрлек бернәрсәсе дә калмаган. Шул калдык- постык акрын гына сатыла шунда. Эшсезлектән кыз, ноутбугын кабызып, интернет аркылы киләсе язгы сезонда нинди  аяк киемнәре модада булачагын караштыра башлады.Эшмәкәр кеше, кимендә, бер сезон алдан план кора белергә тиеш, шунсыз ярамый, алдан ук кирәкле товарны әзерләп куймасаң, үтмәс товарыңны кочаклап януың да бар.
 
—Исәнмесез!
 Гөлфирә башын күтәреп карады да елмаеп җибәрде. Аның каршында, Алсинәне җитәкләгән килеш, Динислам басып тора. Бүген менә шушы бәйрәм көнендә аларны күрә алуы өчен кыз чиксез шат иде.
 
—Исәнмесез, Динислам! Исәнме, матурым!-дип, Гөлфирә янына йөгереп килгән Алсинәне кочагына алды.- Ниләр эшләп йөрисез бүген бәйрәм көнендә?
—Менә кызым белән шәһәрнең чыршы бәйрәмен карап кайтыш. Син торган йортның адресын белмим бит мин Гөлфирә, шуңа чарасыздан монда очратып булмасмы дип кердек.
 Гөлфирәнең эче шатлык белән тулды. Бу бәйрәм көнендә аны да искә төшерүчеләр бар икән бит.
—Мине нигә эзләдегез соң?
—Кызым, әйт әле Гөлфирә апаңа,-дип, Алсинәгә эндәште Динислам.
—Гөлфирә апа, без сине, Яңа елны бергә каршыларга дип, үзебезгә кунакка чакырабыз.
—Яңа ел каршыларга?
—Әйе, Гөлфирә, зинһар өчен, кире кага күрмәгез.
—Гөлфирә апа, зинһар өчен,-дип, Алсинә дә сузды.
—Сез  шәһәр эшмәкәрләре белән бергә каршылыйсыздыр  яңа елны, мин чит кеше, анда ни эшләрмен икән?
—Юк шул Гөлфирә туташ, без Яңа елны ел саен кызым белән икебез генә каршылыйбыз, менә быел сине кунакка чакрырырга булдык.
—Ә кайда?
—Шәһәрдән егерме чакрым ераклыкта минем дачам бар,анда тыныч та, матур да кыш көне.
—Гөлфирә апа,-дип, кызга ялварулы караш ташлады Алсинә дә.
 
Динаслам, Алсинә белән бергә Яңа ел каршылауга бер дә каршы түгел үзе Гөлфирә, аннары ике бүлмәле квартирасында бәйрәм төнен берүзе генә үткәрәсе бер дә килми.
—Болай бик үтенеп чакыргач, риза булмый чарам булмас инде,-дигән булып ризалыгын бирде кыз.
—Ур-р-р-ааа!-Алсинә Гөлфирә апасын кочаклап алды.
—Ул якка таба берәр автобус йөриме соң?
—Автобус,-дип кабатлап сорады Динислам,-автобус нәрсәгә сиңа?
—Соң эштән соң утырып барырга кирәк бит.
—Гөлфирә нинди эш ди инде ул бәйрәм көнендә, хәзер үк бутигыңны биклә дә дачага аттырабыз.
 —Туктагыз инде, мин бәйрәмгә болай гына бара алмыйм бит инде, өс- башымны булса да алыштырыйм ичмасам.
—Ярар, анысы өс-баш мәсьәләсен карарбыз, әйдә биклә дә киттек. Без сине аста көтеп торабыз, озаклама, яме?
 
Кыз алар артыннан ук бутигыннан чыкты да бикләп куйды, аннары, кызу-кызу атлап, базардан чыгып китәргә иде исәбе, тик аны күрше бутиктагы Рита туктатты.
—Гуля, тукта әле!
—Нәрсә инде Рита?-Кыз ризасылык белән генә туктап калды.
—Әле генә сиңа кереп чыккан ир Кашапов Динислам Шакирович түгелдер ич?
—Әйе, шул.
—Ә нәрсәгә дип синең янга килгән ул?
Бу юлы Гөлфирәнең мин-минлеге өскә калыкты.
—Яңа елны бергә каршылыйбыз дип сөйләшкән идек, алмага кергән, –дип җавап бирде ул Ритага.
—Син һәм Кашаповмы?
—Әйе.
Ританың күзләре атылып чыга яздылар.
—Ну, син подруга ,даёшь.
—Яңа ел белән сине Рита!-диде  Гөлфирә, кабаттан  чыгу ягына кузгалып.
 
—Сине дә,-дип, көчкә телен әйләндереп әйтә алды аны озатып калган Рита.
 Гөлфирә, юл уңае квартирасына кереп, тиз генә киенеп чыкты да, Динисламның машинасы, ике кызны утыртып, шәһәрне калдырып,  асфальт юллдан җилдерә башлады. Бүген шундый тыныч Гөлфирәнең күңеле. Динисламның зурлыгы буенча мунчадан аз гына калыша төшкән машинасы тәрәзәсеннән кыз юлны күзәтеп барды. Гаҗәп, дөнья шундый гүзәл икән бит! Юлның ике ягын да кетер ак кар каплап алган, еракта бәсләр сарган каенлык полосасы аларны озатып бара. Арткы утыргычка утырган Алсинә, Гөлфирә апасына бер тынгы бирми, аның белән сөйләшеп бара. Әйтерсең, Гөлфирә менә шулай үз ире, үзенең кызы белән бик күптәннән яши инде. Кыз бернинди дә тартыну тоймады. Юлдан күзен алмыйча, алар белән төрле кызык сүзләр сөйләнеп барган ир дә, инде меңдә беренче соравын бирергә өлгергән кызчык та бары тик аныкы гына кебек тоелды кызга. 
 
 Динисламның дачасына бик тиз барып җиттеләр. Зур тимер капкалы, балконлы, ике  этажлы зур йорт икән бу дача дигәннәре. Капканы ачып, эчке якка  узгач, аның биләмәсе  дә хәтсез киң икәнен күрде кыз. Бер якта мунчасы бар, шоп-шома, сап-сары бүрәнәләрдән матур бизәкләр уеп күтәргәннәр икән, җыйнак та, зәвыклы да. Шулай ук, чиста итеп, кардан арындырылган фонтан күренә, уң якта зур гына гараж.
 
—Динислам, моның кадәр җирне кем кардан арындырып бетерде?
—Дворник бар минем, көн саен килеп ике сәгать эшләп китә, ә менә дачада пешекче юк, бәйрәм өстәлен бергә әзерлисе була.
  Йортның эченә уздылар, эче дә бик киң икән дачаның.
 
Башта кухняда, утырып, чәй эчеп алдылар да, өчәүләшеп, бәйрәм өстәлен әзерләргә тотындылар. Динислам да салатлар әзерли,ит ризыкларын да пешерә белә икән, Гөлфирә камыр ризыкларын әзерләде, Алсинә ике якка да ярдәм итәргә өлгерде. Өчәүләшеп, кара каршы утырып, пилмән бөктеләр.
—Ә табынны кайда әзерлибез?-дип сорады кыз хуҗалардан.
—Икенче катта Гөлфирә, анда чыршы да, камин да бар, бик күңелле булачак.
—Ризыкны шунда ташыйбызмыни алайса?
—Нигә ташырга? Әнә бит кухня лифты бар, шуңа гына куябыз да ризык үзе өскә менеп китә.
—Әти күрмәгәндә, мин, шуңа гына утырып, икенче катка менәм,-дип өстәүне кирәк тапты Алсинә дә.
—Ну, тотсам кызым, каеш белән берне артыңа шалт,-дип, елмаеп, кызына эндәште әтисе.
—Син уйнап кына әйтәсең бит барыбер,-дип, атасына карап елмайды кызчык.
—Шуңа  бик шукланырга яратасың да инде кызым.
 
Кичке унбергә кадәр табынны әзерләп бетерергә өлгерделәр. Табын әзерләү белән Гөлфирә идарә итте, Алсинә дә, Динислам да аны берсүзсез тыңладылар. Утны сүндереп, чыршыны кабыздылар, шәмдәлдәге шәмнәргә ут кабыздылар, каминга да, берничә утын пүләне ташлап, утын үрләтеп җибәрде Динислам. 
 Ниһаять, барысы да өстәл артына җыелып утырдылар.
—Урра, өлгердек,-дип, шатланып әйтеп куйды Динислам.
 Сәгать уникене сукканда, ир Гөлфирәнең  бокалына шампан шәрабе салды, аннары кызына лимонад агызды, үз бокалын тоткан килеш торып басты да тост әйтте.
—Кадерле кызларым, мин сезне яңа аяк баскан яңа ел белән чын күңелдән котлыйм, сезгә зур бәхетләр теләп, киләсе яңа елны шулай бергә каршылыйк дигән теләктә калам,-дип, бокалын күтәреп эчеп куйды. Аңа Алсинә белән Гөлфирә дә кушылды.
 
Алсинә Гөлфиә апасы, әтисе белән бергә озак утырырга исәпләгән иде дә, тик, озак тормый, борынын аска төртә башлады. Көне буе аяк өсте ут очыртып йөргән кыз арган иде шул инде. Динислам кызын, күтәреп алып, бүлмәсенә алып кереп, урынга яткырмакчы иде, тик кызчык, саташкан булып ,әтисен этеп җибәргәндәй итте. Эшнең нидә икәнен аңлап алган Гөлфирә, килеп, кызны кулына күтәреп алды. Гаҗәп, бу юлы кызчык карышмады, киресенчә, Гөлфирәнең муеныннан ике куллап кысып кочаклап алды. Гөлфирә Алсинәне, күтәргән килеш бүлмәсенә алып кереп, урынына салды да, өстенә юрган каплап, бит очыннан үбеп алды.
—Тыныч йокы, кызым.
—Ыхы,-дип җавап бирде елмаюы йөзенә чыккан кызчык.
 
Алсинә бүлмәсе белән аны  көтеп утырган Динисилам бүлмәсен  аерып торган бусаганы атлап чыккан мизгелдә, Гөлфирә шушы ир дә, бәхетле елмаеп, төшләр дәрясына чумган кызчык та аның өчен иң кадерле кешеләренә әйләнгәнен аңлап алды. Ул алдагы тормышын аларсыз беркайчан да күз аллый алмаячак икән инде.
 
 Гөлфирә камин бүлмәсенә чыкты да ,Динислам янына бармыйча, балкон ишеген ачып, тышкы якка чыкты. Бәйрәм киче аз гына буранлый башлаган икән, анда- монда көлешкән, җырлаган тавышлар ишетелә, петардалар шартлап куялар. Зәңгәр күкне салютлар балкытып ала. Кызның күңеле белән бергә бар дөньясы бәйрәм иткән кебек бүген.
 
  Кыз болытлар арасыннан җемелдәп алган йолдызларга күтәрелеп карады. Ул да үз бәхетен таба алды бит шушы дөньяда. Кинәт балкон ишеге ачылып китте, аннан, кулына кызның тунын тоткан килеш, Динислам килеп чыкты.
—Гөлфирә, өстеңә кимичә, бер күлмәк белән генә басып торасың бит, чирләрсең, –дип, кызның иңнәренә җылы тунны салды да тун белән бергә кызны кочагына кысты.
 
 Карышмады Гөлфирә, киресенчә, иң кадерле кешесенең иңенә башын салды да үз битен ирнең төкле иягенә тидерде. Шул килеш ике бәхетле җан, тын калып, төнне күзәтеп тордылар.
—Динислам, син өстеңә кимәгәнсең, бар кер, яме? Мин дә синең арттан ук кереп җитәрмен, озак тормам.
 Ир кызның бит очыннан үбеп алды да:
—Ярар, тик озак торма, яме Гөлфирә, мин сине бик озак көттем, башка бер генә секунд та көтәсем килми,-дип, кире камин бүлмәсенә кереп китте.
 
 Ир кереп киткәч ,Гөлфирә, акрын гына килеп, балкон култыксасына килеп таянды да, төнге күккә карап, шыпырт кына эндәште:
—Кыш Бабай, рәхмәт сиңа, мине бәхетле иткәнең өчен, мин киләсе елда бик тә тәртипле кыз булырмын. Син киләсе Яңа ел бәйрәмендә безгә кунакка кил, яме?! Ә без кызым белән бергәләп матур шигырь өйрәнеп куярбыз. 
 
 Кызның сүзен җөпләгәндәй, җилләр өй кыегыннан тавыш бирделәр.
—Ох-хо-хо ... .
Әйе,Кыш Бабай чынлап та бар бит ул, моңа Гөлфирә бер дә икеләнүсез чын күңелдән ышана.
 
 Ә син, кадерле укучым, ышынысыңмы Кыш Бабайның чынлап бар икәненә?!
 
Ахыры, башын МОНДА кереп укыгыз.

---
Матбугат.ру
№ --- | 27.04.2018
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»