|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
26.04.2018 Мәдәният
Тинчуринлылар Тукай туган көне уңаеннан Казанда спектакль күрсәтте (ФОТО)Кичә Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында Казанның 116нчы лицее, 3нче гимназиясе, шулай ук 60нчы, 10нчы, 57нче мәктәпләрендә белем алучыларга Тукай әсәрләренә нигезләнеп сәхнәләштерелгән «Сөй гомерне!» шигъри драмасы күрсәтелде. “Сөй гомерне!” – Г.Тукайның 1907-1913 елларда иҗат ителеп халык күңелендә сакланган, мәктәп дәреслекләрендә урын алган үлемсез шигырьләре, “Исемдә калганнар”(1909) истәлек язмаларына нигезләнеп сәхнәләштерелгән драма. Спектакльгә шагыйрьнең күңел җылысы белән сугарылган шигырьләренә язылган җырлар да кертелгән. Бу Тукай шәхесен тулырак аңларга ярдәм итә. Драмада Гүзәл Галиуллина, Айсылу Мөсәлләмова, Артем Пискунов һәм Зөлфәт Закиров катнаша. Артистлар баян, кубыз, курай, фортепиано, гитара кебек музыка уен коралларында уйнап, тамашачыны милли моңнар белән илһамландыра. Шигъри драманың премьерасы 2011 елда булды. Режиссеры – Россиянең атказанган артисты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Рәшит Заһидуллин. Театр әлеге спектакль белән Россия төбәкләрендә генә түгел, ә чит илләрдә – Бельгия, Төркия, Финляндиядә дә булып кайтты.
--- |
Иң күп укылган
|