• 21.09-22.09 Театраль солянка. Филармония. 18:30
  • 27.09 Татарча солянка. Уникс. 18:30
  • 29.09 Лилия Муллагалиеваның "Мин" концерты. Пирамида. 17:00
  • 29.09 "Мультизавры" мультимедийный спектакль. "Уникс". 14.00, 17.00.
  • 09.10 Ваһапов фестивале. Гала -концерт. 18.30
  • 12.10-15.10 Ришат Төхвәтуллин коцерты. Уникс. 18:30
  • 14.10 Рәмис Аймәтнең юбилей кичәсе. Пирамида. 15:OO
  • 30.10 ШТК югары лигасы. Уникс. 19:00
  • 01.11-05.11 Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимов. Уникс. 18:30
Туган көннәр
  • 22 Сентябрь Мансур Мортазин
  • 22 Сентябрь Марат Гәрәев
  • 22 Сентябрь Алия Исрафилова
  • 22 Сентябрь Шамил Рәкыйпов (1929-2005)
  • 22 Сентябрь Вероника Кузнецова
  • 22 Сентябрь Заһир Бигиев (1870-1902)
  • 23 Сентябрь Булат Җиһаншин
  • 23 Сентябрь Илдар Сөләйманов
  • 24 Сентябрь Гөлүсә Исмәгыйлева
  • 24 Сентябрь Вадим Усманов (1946-2014)
  • Татар гаиләсенә Чистай (Чистопольская) урамында, "Олимп" спорт комплексы тукталышында, озак вакытка 2 бүлмәле фатирны арендага бирәм. Т: 89272437185 Ватсап аша хәбәрләшергә мөмкин.
  • Кулай бэядэн бодай, арпа сатыла 89093070738
  • Сойгэнемне кайтарасым килэ. Кемдэ булса да мэле юкмы? 89033405773 - ватсап
  • Апас районы Иске Энэле авылында йорт сатыла, тел. 89393045137
  • Зеленодольск районы Карәтмән авылында йортка фундаменты булган тигез җир участогы сатыла. 25 сутый. Газ, су, телефон чыбыгы участокка кадәр китерелгән. Бәясе 600 мең сум. Торг. Казаннан 45-50 км. Бик матур, мәчетле татар авылы. Шалтыратыгыз: 8917-90-68-047; 88437128116
  • Актанышбаш. Бәрәңге сатам. Эре һәм вак. Эресе тоннага якын, вагы 2,5 центнер тирәсе. 8 917 934 38 46
  • Авиатөзелеш районы. Шәхси хуҗалыкта үстерелгән бәрәңге сатам 175 кг, (4 капчык) 15 сумнан. Тел: 89172968491 Марат.
  • Казанда метро Аметьево янында 4 булмэле квартиранын 1 булмэсенэ бер кыз эзлибез. Бэясе 5200+кварплата. Телефон 89179389041 (ватсапка языгыз)
  • Казан Совет районында зур булме 18 кв.м. Балконы бар ремонт ясалган. Садик кибетлэр остановка якында гына 89509469991
  • Казан Яна кер юу машинасын (СЛАВДА) 4кг юа ценнтрафугалы сатам 3000 сумга или 200кг бэрэнгегэ алыштырабыз. т.89872219128

 

 

 
Архив
 

26.04.2018 Ана теле

Ана теле: “Йөрәгең матурмы”?

Матбугатручыларны, барча интернетчыларны Тукаебыз көне, Туган тел көне белән ихластан котлап, “Ана теле” сәхифәсен яшәтүләре өчен рәхмәт әйтеп, яңа иҗат казанышлары теләп, яңа язманы тәкъдим итәм.

Язманы “күнегү”дән башлауга интернетчылар каршы түгел. “Болгар” радиосының тәҗрибәле җурналистларыннан берсе, тапшыру җитәкчесе шылтырата. Сорау бирүдән дә тарсынып тормады. Беләм: ханым белемне эстәп торырга кирәклеген аңлап яши. Эшкуар белән эшмәкәр арасындагы аерманы төгәлрәк күзалларга теләвенә бер дә аптырамадым. Элегрәк язганны кабатладым: сөйләмдә күбрәк төгәл мәгънәле берәмлекләр – эш, һөнәр, белгечлек өлкәсенә караган терминнар (эшмәкәр), кулланыла, бер контекстта аларның синонимы кулланылмый, телдә бүтән (гомуми) берәмлекләр булса да (эшкуар), алар үзгә җанр, сөйләм төрендә генә эшкә җигелә (авыл апасы: “әнә каладан тагын эшкуар килгән, акчаңны әзерлә”). Радиода аерым сүзләргә күнеккән хезмәткәрләр (хәтта бөтен бер бүлек, тапшыру коллективлары) булса да, алар үзара “үз” берәмлекләре белән аралашса да халык белән аралашучы радио сөйләме башлыча рәсми кабул ителгән терминнар белән эш итә, аеруча метеорология, медицина, мәгариф, машина төзелеше, нефть чыгару, эшкәртү, төзелеш, спорт һәм башка төр сәяси-иктыйсадый терминология кагый үтәлергә тиеш.Еш кабатлана торган төгәлсезлекләрдән: ара – аралык, нефть чыгару – нефть табу, җылы – җылылык.
     
Үткән язмада җырда кабатлау кебек күренешнең тискәре якларын күзәткән идек. Мисалларны үзегез дә күңелдән кичереп вәсвәсәләнгәнсездер. Күзәткән булсагыз һич тә “йөрәк” сүзенә игътибар бирми калмагансыздыр. Карасана, җырның тискәре ягы –урынсыз кабатлау турында сүз барганда телебезнең иң кадерле сүзләреннән берсе “йөрәк”не рәнҗетергә туры килә! Бүген татарда “йөрәк” кермәгән җыр бар микән!? Заманында моңа борчылып, махсус мәкалә бастырган идем, теләктәшләремнең күп икәнлеге ачыкланган иде, тик нәтиҗәсе әлләни сизелмәде. Кирәксез тәкърарлау дәвам итә. Әллә халыкның ризасызлыгы, безнең борчылып язулар җыр иҗатчыларына кире генә тәэсир итәме. Менә шушы юлларны язып утырганда Болгар радиосында ишетелеп торган өр-яңалардан берсе: “Җансыз түшәк кебек бу йөрәк”. Әллә безне үчеклиләр инде – биш минуттан тагын да яңарагы: бер җырда өч йөрәк!: Түз йөрәгем, түз инде //Ашкынып тибә йөрәк // Их, яна йөрәк! Кайсы радионы, телеканалны ачсаң да һәркайсында көне буена “Йөрәк”. Милли-ю-юон! Һәркаюсы минем күңелне тырный, әрнетә, “йөрәк”нең киләчәк язмышы өчен курку баса. Белеп торыгыз: шәхсән миңа Хәсән Туфанның “Кайсыгызның кулы җылы – бәйлисе бар йөрәкне” дигән кан тамып торган сурәти шигареннән соң бүтән бернинди “йөрәк” кирәкми! Берсен дә иҗат казанышы дип, миңа рухый ризык дип танымыйм. Димәк, ул сүз кергән бүтән җыр миңа кирәкми! Берсен дә тыңламаска тырышам!
   
Ә бит бу хәвефле факт миңа гына кагылмый, һәрхәлдә моңа битараф калырга һич ярамый! Сүз кадәр сүзнең телдә яшәеш язмышы хәл ителүе бар бит, Аллаһым сакласын! Ярый ла “гүзәл”, язмышы кебек кенә булса. Аннары, иң хәвефлесе; еш кабатлап мәгънә төсмерен тоныкландыруга, бәясен төшерүгә китергән сүзләр бүген “йөрәк” кенә түгел бит. Безгә “Кызыл китап” ачарга вакыт җиткәндер: бәхет, кояш, ай, йолдыз, бәгырь, җан, күңел, күз, караш, иркә, сөю, чишмә, авыл, сагыну, яшьлек, гөл, чәчәк, җил; Бездә бу исемлек бик тә озын, үзенә бер газет бите кирәк; үзегез дә махсус куен дәфтәре булдырып, бу исемлекне дәвам иттереп карагыз. Сизеп торам исемлегегездә “Кил инде, кил инде” теркәлмичә калмагандыр, соңгы вакытта “Көтәм” дә өстәлеп торадыр. Без инде җырдагы кабатлауларның көндәлек сөйләмебезгә тискәре тәэсир итүенә шактый мисал китергән идек. Алар гел килеп чыгып тора бит. Менә очраклылары гына: Минем уйлавымча...; Соңгы тәүлек эчендә 20 көнлек яңгыр яуды (6 июль, 2017); Башын аска (түбән) иеп; Бүгенге көн; бүгенгесе көн; Артык иҗек: –лар/-ләр; –Парлы сүзгә өстәү (пар канатлар хәтта җырга кергән); – нигезендә күплекне белдергән сүзләргә өстәлә: мәгълүматлар: – бу юлы да калькаларны күрсәтеп китик: караш урынына күзлегеннән чыгып караганда штампында ничә сүз артык. Мондый кәсәфәтнең сәбәпләреннән: Бу кагыйдәне үтәргә үзендә көч тапкан радиочыларыбыз “Миңа калса”, “Тагын бер тапкыр кабатлыйм”, “һәм инде” кебек кирәксез штамплардан котыла алыр иде. Аерым сүзләргә килсәк, дөньяны “матур”басты. Тамырында берни аңлатмаган сүз җырда нинди генә күренешкә тагылмый: матур сөю, ...хис, ... ай нуры, ... сары яфрак.
 
Бәла шунда ки, җырдан ул көндәлек сөйләмгә күчә: матур эш, ...нәтиҗә, ...җиңү...; Бер җитәкче “без быел колорадо коңгызы белән матур гына көрәштек”, ди. Радиоларда, телевидениедә һәр алып баручының сөйләме шул сүз белән изгән, шуның белән баскан. Аларга ияреп, гади кеше әйтсә дә аптырамыйсың. Тукай да язган бит ул сүзне диярсез; язган, тик ул бу сүзнең нәрсә аңлатканын шунда ук төшендереп тә биргән: туган тел матур ул, чөнки әткәм-әнкәмнең теле, ул әнкәмнең бишек җыры, әбкәм хәтирәсе, аның ярдәмендә күп нәрсә белеп була, шуңа күрә дә ул матур, дигән. Бик гади генә көнкүреш мәгънәсендә дә ул аны ачык күзаллаган: утыргансыз матур гына дигән дә, сыйфатның ни икәнен “рәт-рәт берлә” дип ачыклаган. Бәгъзе берәүләр әйтер: фәнни фикерләүдә кабатлау ул бер дә тискәре нәрсә түгел, дияр, ул фикереңне, хисеңне сурәтләп бирә торган сәнгати, риторик чара; грамматикада, стилистикада ул синтаксик фигура дип аталып, махсус өйрәнелә, дияр. Тел тоемлаучы иҗатчылар – шагыйрь, нәфис сүз осталары, алып баручылар аңардан бик оста файдалана. Җырда да аңа лаеклы урын табыла.
 
Менә күңелгә ятышлы җырлардан мисаллар. Кеше итеп яраткачтын дөньяга / Кеше итеп яшәт тә, ходаем; Дөнья бездән туймаганда / Дөньядан туймыйк әле; Тәрәзә каршында кыз бала / Елама, елама, елама. Тоямсыз: чын җырда кабатлану өчтән артык түгел. Бу – үзенә бер кагыйдәме әллә?
 
Хәер, “Фәридә Кудашева кайбер җырчылар кебек җырның соңгы юлларын ике-өч тапкыр кабатламый”, ди галимә Фирүзә Арсланова. Заман таләбе кабатлауга карата да үзгәрә, күрәсең. Әллә тәнкыйтьче дә картаямы? Алай дисәң, тыңлаучының да күпчелеге моңа тискәре карашта.
 
Әйдә, без дә телгә талымсыз каләмдәшләребезне аклап маташмыйк. Һичюгы булышыйк! Ничек итепме? Кабатлаудан котылырга булыша торган уңай мисаллар табып, үз сөйләмебездә кулланыйк. Бик кирәге чыкканда кыскарта да беләбез. Алар очрап тора: Җөмлә эчендә тезмәне кабатламаска була: Тыймагыз, тыйма (гызны кабатламый). Кай ара көз килде (Ш.Җиһангирова). Ничек булышырга дип тагын бер “чара” әйтикме? Конкурс үткәрик: бер радиода яисә телевидение каналында ярты сәгатьлек концертта (ун җыр), “йөрәк” сүзе кермәгән бер җыр булса яисә сигез сәгатьлек алып баруда бер тапкыр да “матур” сүзе әйтелмәсә, шуның “хуҗасына” үземнең өр-яңа фәнни китабымны бүләк итәм. 
   
Менә шушындый “кызыклы” тәкъдим белән язмабызны төгәлләп, сездән дә фикер, тәкъдимнәр көтеп калабыз.
                                            Илдар Низамов,
                             филология фәннәре докторы.

Илдар НИЗАМОВ
Матбугат.ру
№ --- | 26.04.2018
Матбугат.ру печать

 
comments powered by HyperComments

Фикерләр

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
ТНВ
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Туган як
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Яңарыш
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Идел
Себерке
Өмет
Диләфрүз
Татарстан Язучылар берлеге
comments powered by HyperComments