|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
26.04.2018 Бәйге
“Алтын сүз” – укучылар өчен өр-яңа бәйге!Сәхнәдә яки көзге алдына басып шигырь сөйләргә яратасыңмы? Үзеңне экраннан күрәсең киләме? Бәлки, ярышта катнашып, һәрвакыт җиңүгә генә омтыласыңдыр? Бу сорауларның барысына дә “әйе” дип җавап бирсәң, GONGTV спорт һәм музыка интернет каналы гамәлгә куючы өр-яңа “Алтын сүз”бәйгесе нәкъ менә синең өчен! Биредә нәфис сүз, шигырь сөйләү осталыгы буенча мәктәп укучыларыкатнаша ала. Син үзеңне сәхнә генә түгел, телеэкран йолдызы буларак та хис итәчәксең. Бәйге, билгеле, җиңүчеләрдән башка булмый. Иң яхшыларны үз эшен белгән танылган иҗади шәхесләр сайлап алачак. Тамашачылар исә социаль челтәрдә тавыш бирү юлы белән тагын бер катнашучының җиңүенә өлеш кертә алыр. Әлеге “шигъри узыш”ның максаты: талантлы балаларны барлау, алга таба аларга иҗади яктан үсәргә ярдәм итү; татар халкының рухи, әдәби мирасына карата кызыксыну уяту. Дустым, тиз арада gongtvpress@mail.ru адресына гариза тутырып җибәрсәң, озак көттерми без синең белән элемтәгә керербез! Элемтә өчен телефон: 89871874308
--- |
Иң күп укылган
|