• 22.10 Бизнес-форум (Радислав Гандапас, Маршалл Голдсмит, Аллан Пиз), Казань, «Korston Club Hotel».
  • 26.10 "Ут чәчәге" премьерасы. Кариев театры. 18.30
  • 30.10 ШТК югары лигасы. Уникс. 19:00
  • 01.11-05.11 Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимов. Уникс. 18:30
  • 02.11 "Мин Үзгәрдем SHOW". Лилия Хәйруллина концерты. Махсус кунаклар: Нурминский, Хаким. Эрмитаж. 19:00
Туган көннәр
  • 19 Октябрь Рәсим Хаҗиев
  • 19 Октябрь Рәүф Игъламов
  • 20 Октябрь Вахит Юныс (1930-2006)
  • 20 Октябрь Нәбирә Гыйматдинова
  • 20 Октябрь Әсгать Сәфәров
  • 20 Октябрь Алсу Каюмова
  • 20 Октябрь Ленар Фәйзетдинов
  • 20 Октябрь Мостай Кәрим (1919-2005)
  • 20 Октябрь Георгий Ибушев
  • 20 Октябрь Александр Сладковский
  • Зурларга 3ле (памперслар, пролежной матрас, инвалидное кресло ) сатыла кыйммэт тугел 89393972773
  • Казанның Новоселье урамы 4 йорт адресы буенча вакытлыча яшәп тору өчен 2 бүлмәле фатир тапшырыла. Мәйданы 58 кв.м. Җиһазландырылган, табак-савытлар да бар. Кер юу машинасыннан башка барлык техника куелган. "Глушко" тукталышына 5 минутлык юл. Якында гына кибетләр, мәктәп, балалар бакчасы. Яшь гаилә, тәртипле татар кызлары варианты беренче чиратта карала. Түләү айга 13000 сум+ ЖКХ түләүләре. Килешү өчен телефон: +79173960491 (Марат)
  • Дәүләт архивлары чыганаклары буенча шәҗәрәләр төзим. Шәҗәрәҗәге барлык фактларны архив документының фотокопиясе белән раслыйм. Бу өлкәдә эш тәҗрибәм 5 елдан артык. Тел./Ватсап: 8–917–874–16–40 Tongekuk@gmail.com Дамир Шәйхетдин. Чаллы
  • Казан шэхэре Ново Савин районында ике булмэле квартир сдавать итэм озак вакытка. Тел.89520460614
  • Угез ите сатыла 280 сумнан. Актаныш. 89063247545
  • Авиатозелеш р-нында 6 сотка жир сатыла. Ой хэм свеча очен фундаменты, сарае бар. Участокка кадэр асфальт юл, кыш коннэрен хэрчак юллар чистартыла. Ел эйлэнэсе яшэучелэр куп, куршелэребез дэ шунда кышлый. 89377752225
  • Яхшы хәлдә погрузчик сатыла. Актаныш 89196399203
  • Тана ите 280 ботлап Актаныш 89376101008
  • Яхшы травматолог эзлим, тел.89093080784
  • Казан шэхэренен РКБ янында урнашкан Оренбург тракты 138в йортында, ботен унайлыклары булга бер булмэле квартира озак вакытка арендага бирелэ. Начар гадэтлэре булмаган, похтэ, чисталык яратучы кешегэ яки гаилэгэ. Телефон: 89874092154, Йолдыз.

 

 

 
Архив
 

26.04.2018 Әдәбият

"Чит кеше баласы тәрбияләргә әзер булсаң гына, миңа өйлән" (ЯЗМЫШ)

– Нурсил!
– Әү, Сөмбеләм!
– Син башка килеп йөрмә минем янга.

“Дөрес ишеттәмме соң?” – дигән кебек Нурсил Сөмбеләне кочагыннан чыгарып, йөзенә текәлде.
 
– Нурсил, күңелем сизә, яхшылык белән бетмәс бу безнең качып-посып очрашулар.
 
– Әйдә, качмый-посмый гына очрашыйк, алай булгач.
 
– Анысы ничек була инде?
 
– Өйләнешәбез дә куябыз.
 
Сөмбелә җитди сөйләшүнең шаяруга борылуып китүен теләмәде.
 
– Син һәрвакыт шаяруга борасың да куясың. Халык теленә бер керсәң, чыгармын димә. Ярый ла мин – ферма мөдире генә, син бит райкомның икенче секретаре. Хатының бер сизмәсә, икенче тапкыр сизәр... Мин дә гомер буе карт кыз булып йөрмәм, язган булса, кияүгә дә чыгармын.
 
– Җаным-алмам, эчеңә корт төшә башлаганмы синең дисәм?
 
– Төшер дә... Айда бер, кайда бер очрашып.
 
– И-и-и! – дип сузып җибәрде Нурсил, – әллә очрашулар җитмиме, ул хатаны гына төзәтербез, миннән калмас! Син генә риза бул, җаным-алмам!
 
Нурсил Сөмбеләне кабат кочагына алды. Сүз ничек кисәк башланды, шулай ук тәмамланды да. Сәгать телләре төнге икене сукканда да, аерылырга теләмәгән ике җанны тәрәзәгә сак кына чирткән тавыш аерды: Нурсил Вазих улының шәхси йөртүчесе Камил үзенә әйтелгән вакытка килеп җиткән иде.
 
Ярты сәгать дигәндә, Нурсил район үзәгендәге аерым ихаталы йортының капка янында иде инде: “Камил, сәгать сигезгә килеп җит, “Урал” колхозына барасы булыр,” – дигән күрсәтмәсен биреп, җай гына атлап өенә кереп барганын беркем дә күрмәде, абайламады. Киң ятакта рәхәт мизгелләр кичерүдән ләззәт алган гәүдәсен сузып җибәргәч, хатыны Фаягөлнең ял йортыннан тагын бер атнадан кайтып җитәсен уйлапмы, әллә Сөмбелнең “айда бер, кайда бер очрашып” дигән кинаясе исенә төшепме: “Иртәгә “Урал”дан соң турыга “Ленин” га сыпырырга кирәк булыр” – дигән уйлар белән йокыга талды.
 
Сөмбелә будильнигын иртәнге бишкә куеп ятса да, иртәрәк торды. Иртәнге савымга ул барысыннан да алдарак килергә гадәтләнгән. Бу көннәрдә әтисе ял алып, күрше авылда, Сөмбеләнең бертуган сеңелесе Лилиядә, атна-ун көнләп “кунакта”. Кунак дигәнең, Лилиянең балалары янына күз-колак булып тору. Үзенә эшкә йөрергә кирәк, ә авылда балалар бакчасы һаман төзелеп бетмәгән. Сөмбелә әтисен кайт дип ашыктырмый, сеңлесен жәлли. Әтисе бер айлык отпуска ялын анда үткәрсә дә риза. Лилиянең ире Азат – бригадир. Көне-төне колхоз эше дип чаба.
 
Сөмбелә сеңлесе кияүгә чыкканда авыл хуҗалыгы институтының зоотехниклар әзерләү бүлегендә бишенче курста укып йөри иде. Колхоздан юллама белән укырга кергән Сөмбелә, диплом алгач, турыга үзләренә кайтты. Ялгыз тормыш иткән әтисе өчен бу зур куаныч булды, әлбәттә. Баш зоотехник ярдәмчесе булып өч ел эшләгәннән соң, ул үзе теләп сөтчелек фермасы мөдире вазыйфасына күчте. Әнисе эшләгән ферманың район күләмендә артта өстерәлеп барганына укып бетереп кайтканнан бирле эче поша иде Сөмбеләнең. Беренче көннәрдән үк ул үзенең институтта укып алган белемен эшкә җикте. Сөт савып алуда югары күрсәткечләргә ирешүенең төп сәбәпләрен, үрчем алу ысулларын эзләде. Фермада эшләүчеләрнең эшен механикалаштыру буенча да хуҗалык җитәкчесе Мирсал Мидхәтовичка үзенең фикер-тәкъдимнәрен еш белдерде. Нәтиҗәсе булып, район гәзитләрендә Сөмбелә җитәкләгән сөтчелек фермасы турында хәбәрләр языла башлады. Яшь белгечне район җитәкчелеге дә күрми калмады...
 
Кышкы авыл иртәсе Сөмбеләгә бүген аеруча матур тоелды. Йолдызлы күк кенә микән моның сәбәбе? Бәлки, анысы да бардыр. Бер кеше күрмәгән матурлыкны да күрә белә шул Сөмбелә. Мәктәптә иншаларны иң матур язуы белән аерылып торды, шигырьләр язарга да һәвәс булды ул. Тел һәм әдәбият укытучылары: “Сөмбелә, сиңа тел белгеченә яки журналистика буенча укырга керергә кирәк”, – дип тукып торсалар да, ул берсенең дә әйткәненә колак салмый, авыл хуҗалыгы институтына документларын илтте дә бирде. Ходай биргән гомере кадәр савымчы булып эшләгән әнисе янында бәләкәй чактан ярдәмләшеп йөргәнгәме, ул үзенең сайлаячак һөнәрен авыл хуҗалыгында күрде.
 
Быел гына бастырып алган киез итекләре белән вак-вак атлап ферма өенә килеп кергәндә, каравылчы Илфат кайтырга әзерләнә иде.
 
– Сөмбелә кызым, килеп җиттеңме? Миңа карчык янына кайтып ятырга буламы?” – дип, көндәгечә рөхсәт сорады.
 
– Илфат абый, бар да тәртипме?
 
– Тәртип, тәртип, балам, төн буе керфек тә какмадым.
 
Сөмбелә Илфатның ничек “төн буе керфек тә какмаганын” чамалаганга, елмаеп куйды. Иң мөһиме,  гадәттән тыш хәлләр булмасын.
 
Каравылчы кайтып китү белән, савучы Фирүзә апа килеп керде.
 
– Сөмбелә, хәерле иртә, балам. Бүген төшемә “Сандугачым” керде, бозауламады микән, Илфат бер сүз дә әйтмәдеме? – дип, чөйдә эленеп торган халатына үрелде. И, тынгысыз кеше дә инде бу Фирүзә апа! Бөтен җанын биргән эшенә. Шуңа күрә районда гына түгел, республикада билгеле аның исеме.
 
– Юк шул, Фирүзә апа, сөйләнмәде. Әле көннәре бар бит әле “Сандугач”ыңның.
 
– Кайчак бик туры да килеп бетми шул, Сөмбелә балам.
 
Авыл җирендә бер-берсенә “балам”, “кызым” , “улым”, “апа”, “абый” дип эндәшү гадәте булганга, Сөмбелә институтта өйрәнеп кайткан Фәлән Фәләновичларны бик тиз онытты. Нурсил Вазиховичка гына “Нурсил” дип эндәшергә озак өйрәнде. Танышулары да рәсми җыелышта башланды бит.
 
Аларның икесе арасында булган мөнәсәбәтне Нурсилнең шәхси йөртүчесе Камилдән башка беркем дә белми иде. Егерме җиде яшенә җитеп ир-ат куенына кермәгән Сөмбелә беренче назларны Нурсилдән алды. Карышып та маташмады, үкенмәде дә. Яратып, чын күңелдән бирелде ул аңа. Тик соңгы вакытта әтисе генә кем янына “свидание” га чыгып югаласың дип ешрак сораша башлады. “Бергә институтта укыган идек, күрше районда эшли,” – дип әйтте әйтүен Сөмбелә, тик әтисе ышанмады бугай. “Ник таныштырмыйсың, көндез дә берәр килеп күренеп китсен,” – димәсенме әтисе беркөн! Менә шуңа да, эш зурга киткәнче, Нурсил белән араны өзәргә уйлады Сөмбелә. Кичә кич бу турыда сүз кузгатса да, Нурсил аны тыңларга теләмәде. Сөмбелә аңлый: “Өйләнешәбез дә куябыз,” – дип әйтүе дә чынлап түгел икәнен. Нишләп ул, Сөмбелә дип, районның зур бер оешмасын җитәкләгән кешенең кызын аерып җибәрсен? Ун елга якын балалары булмау да берни түгел, булыр әле. Әнә бит, хатыны тагын дәваланып йөри, бәби тапмаган хатын-кызларга ярдәм итә торган ял йортына киткән, кыш уртасы дип тормаган. Җәй җитсә, диңгез буеннан кайтмый.
 
– Сөенче, бозаулаган “Сандугачым” – дип әллә кайдан кычкырып килеп җитте шул арада Фирүзә апа.
 
Сөмбелә, уйларыннан арынып, көндәлек ферма эшенә чумды.
 
Нурсил, караңгы капкач, озак көттермәде. Кичке ашны чак әзерләп өлгерде Сөмбелә.
 
Тыштан алып кергән суыкны түргә үткәреп җибәргәч, ике сагынышкан яр ишек төбендә бик озак бер-берсенең кочагыннан ычкына алмый тордылар.
 
– Сагынгансың, ахры, җаным!
 
– Сагындырып кына йөрисең бит!
 
– Бүген иртән генә аерылыштык түгелме соң, алмам!
 
– Бер ел үткән кебек булды, Нурсилем!
 
Нурсил Сөмбеләне курчак кебек күтәреп алды да түрдә пәрдә белән генә бүленгән йокы бүлмәсенә алып кереп китте. Кичерәсе хисләргә күптән әзер булган уртак түшәк, аларны дүрт күз белән көтеп алды.
 
Таң беленә башласа да, Сөмбелә Нурсилне җибәрәсе килмәгән кебек, Нурсил дә Сөмбеләдән һич аерылырга теләми иде.
 
– Сөмбелә, мин кичә сиңа: “Әйдә, өйләнешәбез”, – дип әйткән идем, синең җавап уңаймы? – дип Нурсил сүз башлады.
 
Сөмбелә Нурсилнең күзләренә карап эндәшми генә көлемсерәп куйды.
 
– Йә?!
 
– Нурсил, син үзең ишетәсеңме ни сөйләгәнеңне? Була торган эш түгел ул.
 
– Нигә алай дисең Сөмбелә? Әллә минем хисләремнең чын икәненә ышанмыйсыңмы? Физик якынлык өчен генә башкаларны да табарга була. Синсез киләчәгемне күз алдына да китермим.
 
– Нурсил!
 
– Сөмбелә, тыңла. Хатын ял йортыннан кайту белән аерылышу хакында сүз кузгатам. Баласыз йорт чәчкәсез гөл кебек бит ул. Табиблар, синең гаебең юк, хатыныңда гаеп, диделәр. Шулай булгач, ул да аңлар, каршы килмәс дип уйлыйм.
 
Сөмбелә, Нурсилне озаткач, ни уйларга да белми аптырап калды. Болай да ике атна башы эшләми. Авырга калу-калмавын төгәл генә әйтә алмаса да, бөтен билгеләре тәңгәл килеп тора. Тик Нурсилгә серен ачмады. Ир-атны белеп булмый. “Тапма, аборт ясат!”– дисә?! Ә Сөмбеләнең яраткан кешесеннән бик тә бала табасы килә. Сеңелесе Лилия дә аңлар, фермадагы апалар-абыйлар да. Әтисе ничек кабул итәр соң? Ирсез балага узу – авылда бик сирәк күренеш...
 
Егерме елдан артык хуҗалык җитәкчесе булып эшләгән Мирсал Мидхәтович Сөмбеләнең эшеннән канәгать иде. “Алма агачыннан ерак төшми дигәннәре дөрес, күрәсең: әнисе кебек чырыш, эшсөяр, әтисе кебек төптән уйлап эш итә торган булып чыкты әле бу кыз, ” – дип хатыны Филзәгә дә бер көн көндезге аш вакытында мактап та алды.
 
– Тик мактаулы кызыңа егетләр якын килергә курка бугай. Үтә кызыл тиз уңа диләрме әле, – дип, Филзә бер кашык дегетен салырга да онытмады.
 
– Егетләр, карчык, буа буарлык, Сөмбелә берәү генә. Маһира түтинең Илһамына эчтән генә димләп йөрим дә бит, никтер ишетүче юк.
 
Мирсал шулай диде дә хатынына карап куйды, ни әйтерсең, янәсе. Филзә авыз чите белән генә елмаеп:
 
– Белмим, белмим, сиңа ошаса, бик тиз генә өйләнмәс әле Илһам, утыз бишкә җитмичә.
 
– Шул шул, ашыкмый. Кылын да тарткалап караган идем, бүгеннән өйләнердәй беркемем дә юк дигән булды. Хәзер аның яшьтәшләре барысы да башлы-күзле, унсигез яшьлек кыз килми инде аңа. Сөмбеләдән дә кулае юк, өч-дүрт яшь бугай инде аралары. Икесе дә колхозда менә дигән эшлиләр, берсе агроном, икенчесе - ферма мөдире. Өйләнешеп башка чыгабыз дисәләр, йорт җитештерешергә дә ярдәм итәр идек. Үзләре дә төшеп калганнардан түгел.
 
Төшке аштан соң колхоз җитәкчесе, кабинетына да кереп тормый, турыга фермага китте. Бишьеллык тәмамланырга санаулы гына айлар калып бара. Сөмбелә җитәкләгән сөтчелек фермасының күрсәткечләрен район җитәкчелеге энә күзеннән үткәреп карый. Алдынгы булуның да бер кыен ягы бар шул, гел күзәтү астында. Республика күләмендә барган ярышта катнашкач, берни эшләп булмый: булган бөтен ресурслар җигелә. Райкомның икенче секретаре Нурсил Вазихович та булган проблемаларны хәл итәргә тырыша. Каян вакытын табадыр, колхозны урамый калган атнасы юк.
 
Мирсал Мидхәт улы Сөмбеләнең савымчылар, терлекчеләр белән җыелышып сөйләшкән чагына туры килде.
 
– Таналар бозаулаганчы фермага тагы ике савымчы кирәк булачак, – диде Сөмбелә җитәкчегә, икәүдән-икәү генә калгач.
 
– Хәл итәрбез.
 
Сөмбелә: “Ничек әле бик тиз ризалашты, гомергә булмаганны” – дип уйлап, рәхмәт әйтте дә, хуҗаның кузгалып киткәнен көтә башлады. Тик ул китәргә ашыкмады.
 
– Кара әле, Сөмбелә, син эшнең иң кызган чагында кияүгә китеп бара күрмә инде тагын.
 
“Бәй, иртән тыңлап торганмы әллә безнең сөйләшкәнне… Әллә Нурсил шул арада “сөенче” алдымы? Булмас, бала-чага түгел, аннан әле хатыны белән дә сөйләшмәс борын…
 
– Мирсал Мидхәтович, никах сәгате сукса, берни дә эшләп булмый инде.
 
Сөмбелә үзенең җавабына үзе дә аптырап куйды. Кай арада башына килеп керде?
 
– Менә, менә, шул никах сәгате үзебезнең авыл егете белән сукса иде димен.
 
Сөмбелә тыйнак кына көлеп куйды.
 
– Андый егет тә бармыни ул безнең авылда?
 
– Ник булмасын, бар – Илһам!
 
– Кайсы Илһам? – дигән булды Сөмбелә. Ул хуҗаның аны кемгә димләгәнен чамалап алган иде инде...
 
Нурсил хатыны Фаягөлне каршы алырга шофeрын гына җибәрде. Иртәгә бюро утырышында караласы сораулар шактый гына катлаулы, шуңа күрә дә бүген барлык әзерлекне яңадан тикшереп, документларны тагын бер тапкыр барлап чыгарга кирәк булыр. Беренче дә чакырмый калмас, бюро утырышы буласы алдагы көнне һәрдаим шулай гадәткә кергән.
 
Фаягөл белән булачак сөйләшүне күз алдына китерергә тырышмаса да, бөтенләй үк башыннан һич чыгарып ата алмады Нурсил Вазихович. Дегет кебек чем-кара бөдрә чәчләрен  артка таба сыпыра-сыпыра, ишекле-түрле йөренеп тә алды.
 
Ни дисәң дә, тугыз ел әз гомер түгел. Бер-берсенә ияләшеп, күз карашыннан аңларга өйрәнеп беткән кешеләр бит алар. Тик менә ни өчендер Ходай аларга бала бирмәде. Ишле гаиләдә үскән Нурсил өчен баласыз өйгә кайтып керү – кабергә төшү белән бер иде. Кайларга гына йөртмәде хатынын: диңгезе дә калмады, ял йортлары да, табиблар да. Үзе хәтта бер тапкыр, белемчегә дә барды. “Өч балаң була, сабыр ит”, – дип әйткән булды анысы. “Берәү булса да җитәр иде әле, булсын гына үземнең каным, үземнең дәвамчым”, –дип юл буена теләп кайтты шул вакытны ул.
 
Беренче белән тоташтырып торган телефон шылтыраганда, ул тулысы белән иртәгә булачак утырышка әзерләнеп беткән иде. Арыганын сиздермәскә тырышып, Талип Абдуллович кабинетына юл тотты.
 
Беренченең кәефе шәп иде. Ишекне ачып керү белән, кәнәфиеннән торып, Нурсилгә каршы атлады.
 
– Нурсил, өстән күңелле хәбәр җиткерделәр, күрсәткечләребез республикада иң яхшылардан. Терлекчелек тармагы буенча алдынгы тәҗрибә уртаклашу максатыннан безнең район хуҗалыкларының берсендә семинар-киңәшмә үткәрмәкчеләр. Син ничек уйлыйсың, булдырырбызмы?
 
– Максат итеп куйсак, булдырырбыз, без булдырмаган эш юк, Талип Абдуллович! Авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы белән иртәгә үк сөйләшермен, планнар корырбыз.
 
Беренче дәшмәгәч, сүзен дәвам итте: “Тәҗрибә уртаклашып кына калмыйча, белгечләр җыелган җирдә терлекчелеккә этәргеч ясый торган факторларны ачыклау турында фикер алышырга да кирәклеге турында тәкъдим  итәр идем”.
 
Нурсил райком бинасыннан чыкканда,  сәгать уклары кичке тугызны күрсәтәләр иде. Ул бушанырга тырышып, җәяү генә атлады. “Йә инде, көз дә үтеп китеп бара, рәтләп күреп тә булмый үзен!” – дип уйлады ул эчтән генә. Ә кичке һава шундый рәхәт, гүя бөтен дөньяның сафлыгы шушында җыелган да, Нурсилне өенә кадәр озатырга уйлаган. Сөмбелә юкка гына көзнең шушы чагын яратмый да, юкка гына күңел хисләрен шигырьләренә салмый шул! Әле аларның берничәсен Нурсил яттан да белә.
 
Көзнең язы әле –
Көязләнеп...
Йомарланган чагы чәчәккә. 
Хуш исләрен сирпеп атачак ул
Алтын төсен биреп бизәккә.
Табигатьтә гүя көзге роман 
Җайлап ачып куйган битләрен. 
Көзләремдә яз сулышын тоеп,
Ирексездән яна битләрем...
 
Нурсил, капкадан үткәч, бераз гына ишек алдында таптанып торды да, звонокка басты. Ишек ачкан ыңгайга, авызы колагына җиткән Фаягөл Нурсилнең кочагына ташланды.
 
– Нурсил, сөенче, ышанасыңмы, мин бит балага узганмын! Нурсил безнең балабыз булачак, ишетәсеңме!
 
 ***
 
– Әнкәй!
 
– Әү, балам!
 
– Нигә тәкыям килеп чыкмый, сүтелә дә сүтелә?
 
– Кызым, син бит чәчкәләрен дөрес сайламагансың. Яхшылабрак кара әле, каршыңда гына сиңа дигәннәре...
 
– Әнкәй, булыш әле миңа, синең белән нинди рәхәт... Әнкәй, кулларың шундый йомшак синең, җылы.... Әнкәй... Әнкәем...
 
Көзге кояшның соңгы җылы нурлары тәрәзә аша кереп: “Йә, уян инде, уян” – дигәндәй,  Сөмбеләнең битләренә коелдылар, иркәләп үптеләр. Тик уянгач әнкәйле төшеннән аерыласы килми, торырга ашыкмады Сөмбелә. “И әнкәй, нигә иң кирәк чакларда син ташлап киттең икән безне? Нишләргә миңа, киңәшең бик кирәк бит  синең, әнкәем? Мәхәббәтем өчен көрәшергәме, әллә язмышыма күнимме?” – дигән уйлары чигәләрне ярып, чәнчеп үтте.
 
Нурсил ике атна элек килеп, араларны өзеп киткәч, Сөмбелә ут эчендә калган күбәләк кыяфәтендә калды. Беренче көннәрне ул: “Әллә авырлы икәнемне әйтми ялгыш эшләдем микән, белгән булса, бәлки, хатынын түгел, мине сайлаган булыр иде”, – дип уйлады. Тик Мирсал Мидхәтович Илһамнан башкода булып өченче көн өйгә килгәч тә: “ Юк”, – дип кенә кистереп әйтмәде.
 
Әтисе: “Кызым, мин сине көчләп кияүгә бирергә җыенмыйм, ата-ана өчен бала бервакытта да артык булмый. Ата-бабадан калган йола, һәркем башлы-күзле, иптәшле булырга тиеш. Әгәр дә үзегез килешәсез икән, мин бәхил. Илһам төшеп калган, күршегә акыл сорап керә торган егетләрдән түгел”, – дигәч, “Ярый, әткәй, уйлармын”, – диде Сөмбелә. Чынында ул барысын да уйлап хәл итеп куйган иде инде.
 
Илһам белән икәүдән-икәү калгач, Сөмбелә сүзне уратып тормады, ни булса да булыр дип, турыга ярды да салды.
 
– Илһам, син чит кеше баласы тәрбияләргә әзер булсаң гына, миңа өйлән, мин авырлы.
 
Илһам җавап кайтармады. Сөмбеләне сак кына кочагына алып, күкрәгенә кысты. “Карале, кочаклый да белә икән әле бу, үзе өйләнә алмый утыздан узган”, – дип  эчтән генә көлеп куйды Сөмбелә.
 
– Мин риза, тик бер шартым бар.
 
– Нинди шарт?
 
– Баланың әтисе бары мин генә булам, бу турыда бер кеше дә белергә тиеш түгел.
 
– Ә чын әтисе белергә теләсә?
 
– Чын әтисе мин аның, аңладыңмы?
 
Ноябрьнең  азаккы ялында никах укытып, туй ясадылар. Сөмбелә карынында яткан бала – әтиле, Маһинур түти киленле булды.
 
Июнь аенда ике гаиләне сөендереп,  сабыйлар туды. Фаягөл тупылдап торган малай, Сөмбелә курчак кебек кыз алып кайтты. Тормыш дәвам итте.
 
Маһинур түти: “Килен, килен”, – дип теше төшсә дә, килененең  җиде айдан бала алып кайтканын бер дә ошатмады. Бала туып, исем туйларын уздыргач, ихатада Илһамның үзен генә туры китереп :
 
– Улым, бер дә җиде айдан туган балага ошамаган, сиңарданмы соң бу?  Куна килгәләп йөргән кешесе дә булган икән ди, имеш, – дип әйтүенә, артык күп сөйләнергә яратмаган Илһам:
 
– Минеке! – диде дә, әнисенә борылып та карамый, капка төбендәге мотоциклына атланып, басу ягына җилдерде.
 
Фаягөлне бала тапканнан соң алыштырып куйдылармыни. Ничә ел иренә “ярый” дан башканы белмәгән хатын, уллары Азамат тугач, “чын хуҗабикәгә” әйләнде. Нурсил эшендә тоткарланса да, өйдә “Сафура бураннары” купты. Баштарак малай туу шатлыгыннан бу әйберләргә игътибар бирмәсә дә, тора-бара Нурсилне  мондый тормыш туйдыра башлады.
 
Җитмәсә, шундый вакытларда, Сөмбелә искә килеп төшә дә, бәхетле мизгелләргә алып кайта. Ленин исемендәге колхозга элеккечә еш килмәсә дә, сугылып киткән чаклары булгалый. Сөмбеләнең кызы туганын да ишетте. Колхоз җитәкчесе бер килгәндә:
 
– Җиде айдан туса да, бик тере кызлары, нәселе бит затлы, – дип күкрәгенә төртеп, мактанып та алды.
 
Сөмбелә, терлекләр җәйләүләргә күчеп, җәйге көн тәртибе белән эшли башлагач, декрет ялыннан эшкә чыкты. Иң беренче булып саву һәм суыту җиһазларын карап чыкты, малларны ашату һәм эчертү ничек көйләнгәнен тикшерде. Терлекләрнең ял итү урыннарын карап, кирәкле җиһазларны барлады. Аның эшкә чыгуына савымчыларның күпчелеге шат иде. Яңгырлар булмау сәбәпле, көтүлектәге яшел үләннең үсеп китә алмавына зарланып та алдылар. Сөмбелә башы-аягы белән эшкә чумды.
 
Илһам да колхоз эшен жигелеп тартты. Тик шулай да, үз дөньяларын да кешенекеннән ким-хур алып бармадылар. Наза да, бер-бер артлы туган өч энесе дә әти-әни назына төренеп, сөекле балалар булып үстеләр.
 
Нурсил белән Сөмбелә күрешми тормадылар, тик бу очрашулар фәкать эш белән бәйле, эшкә кагылышлы мәсьәләләр буенча гына булды. Ә шулай да.... бер очрашу булды икән.
 
Ул елны Мәскәүдә комсомол съезды узды. Район комсомол оешмасыннан делегат итеп Сөмбелә сайланды. Нурсил республика киңәшмәсенә юлга чыгарга җыенып кына торганда, комсомолның икенче секретаре Камаевтан телефон шылтырады.
– Нурсил Вазихович, сезне башкалага юлга кузгалырга тора диделәр. Машинагызда урын булса, делегатыбыз Сөмбеләне утыртып җибәрер идек, мөмкин булса.
 
Нурсил каушаганын сиздермәскә тырышты:
– Табырбыз, делегатыбыз өчен ничек тә табырбыз.
Район җирлеген чыкканчы алар сөйләшмәделәр. “Махсус оештырганмы әллә бергә юлга чыгуны Нурсил”, – дип Сөмбелә башта шикләнебрәк барды. Нурсил: “Тырышсаң да болай туры китереп булмас иде, Сөмбелә!” – дигәч, очраклылык икәненә ышанырга мәҗбүр булды.
Нурсил республика делегатларының Мәскәүгә иртәгә генә китәчәкләрен белә иде. 
– Димәк, бүген кунакханәдә куначаксың?
– Юк, туганнарымда тукталам.
Сүз тагын өзелде. Шәһәргә керер алдыннан Нурсил шоферга кафе янында туктарга кушты. 
– Делегат белән тагын кайчан чәйләп утырып була әле, форсаттан файдаланып калыйк, – дип, тавышына элеккечә шаянлык өстәп, Сөмбеләне кафега чакырды.
 
Заказны Нурсил мулдан бирде. Өч сәгатькә якын юлда килү алҗыткан да, ачыктырган да иде. Чәй китергәндә, икесендә дә моңа кадәр булган салкынлык әзрәк үткән кебек тоелды.
 
– Сөмбелә, синең район гәзитендә басылган шигырьләреңне укып барам, бик матур язасың. Арада безгә багышланганнары да бар кебек.
 
Сөмбелә елмайгандай итте.
 
– Мин аларның кайберләрен яттан да беләм әле. Сөйлимме?
 
– Ихтыярың.
 
Бармы тыңлаганы, дустым, синең җанның
Язгы нәфис җилнең тынып җылаганын?
Кайнар яшьләр белән ике күзе тулган...
Сәбәбе дә шунда – канатлары сынган...
Җилдән алда агар иде болыт...
Тик җил генә, исми, никтер кәттә булып...
Җавапсыз мәхәббәт җилне биләп алган...
Кай җирләрдә, иркәм, сөюләре калган?..
Ирексездән җылый – җанны тыя алмыйм:
Искән җилнең кире кайталмасын аңлыйм...
Кайталмасын аңлыйм...
 
Шул арада официант ризыкларны китерде.  Икесе дә ризыкка үрелергә ашыкмады.
 
– Сөмбелә, син миңа үпкә саклап яшәмә инде, яме. Бәлки, теге вакытны хаклы да булмаганмындыр. Хәер, син акыллы хатын, үзең әни кеше, аңлыйсың барысын да. Фаягөлне авырлы килеш ташлау – җинаять булыр иде. Авырлы хатын-кызны, балаларын ташлап киткән ирләрне мин атыр идем, закон минем кулда булса.
– Кызык. Алай булгач, нигә әле сине беркем дә атып үтермәде? – Сөмбелә авызыннан бу сорау чыгып китүен үзе дә сизмәде.
– Ничек инде атып үтермәде? Шөкер, мин үз балаларымны үзем үстерәм. Ике малай янына тагын бер кыз да алып кайтырга планлаштырып торабыз! Әйткәне чын булса, миңа бер елны күрәзәче әби: “Ике улың, бер кызың була” – дигән иде.
 
Сөмбелә кияүгә чыкканда Илһамга биргән сүзен бу елы тыеп тота алмады, теле кабат аңа аркылы килде:
– Күрәзәче дөрес әйткән, ике улың, бер кызың бар. Наза – синең кызың.
Нурсилнең кулындагы чәшкесе эчелеп бетмәгән чәе белән бергә идәнгә тәгәрәде. 
 
Ватылган чәшке калдыкларын җыярга килгән кафе хезмәткәре Нурсилгә нидер әйтте. Тик Нурсил аны ишетмәде. Бу мизгелдә аның колагында бары Сөмбеләнең үтә дә тыныч тавыш белән: “Наза – синең кызың... Наза – синең кызың... Наза – синең кызың” дигән сүзләр генә тибрәлә иде. 
– Сөмбелә, уйнап сөйләсәң дә, уйлап сөйлә, диләр.
– Нурсил, кулымнан тотып кына йөрмәдең бит, ник аптырадың әле?
– Син бит сакланам дия идең... Димәк, Наза – минем кызым! Нигә яшердең миннән авырлы икәнеңне?
– Яшермәгән булсам, ни эшләр идең? Өйләнер идеңме миңа? 
Сөмбелә үзе биргән сорауга үзе үк җавап бирде:
– Юк. өйләнмәс идең. Я, ярый... Хәзер бар да үткәнәрдә калды, үткәннәргә кабат юл юк. Бәлки үземдә дә гаеп булгандыр. Синең гаиләле икәнеңне белеп очраштым бит. Мәхәббәт дигәнебез дә мавыгу гына булмады микән дип, уйлап куям әле мин, килеп-килеп. 
– Юк, юк, мавыгу дип әйтмә, мин әле дә сине оныта алмыйм! Син дә мине ярата идең, йөрәкне алдап булмый, Сөмбелә!
Сөмбелә башкача сүзне дәвам итергә теләмәгәненә ишарә итеп, сәгатенә күз салды.
– Ирең беләме Назаның атасы кем икәнен?
 
– Белә. Наза – аның үз кызы!
 

---
Өмет
№ --- | 25.04.2018
Өмет печать

 
comments powered by HyperComments

Фикерләр

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
ТНВ
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Туган як
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Яңарыш
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Идел
Себерке
Өмет
Диләфрүз
Татарстан Язучылар берлеге
comments powered by HyperComments