• 14.06-30.06 Дельфинарий в Казани. "Ак Барс" яшьләр үзәге. 11:00
  • 21.06 Мәхәббәт FM. Г.Камал театры 19:00
  • 28.07 "VII Мунчәли-Укулары" дини җыен Чүпрәле районы Мунчәли авылы
  • 01.08-19.08 Салават. 30 сезон. Юбилей концерты. Г.Камал театры. 19:00
Туган көннәр
  • 18 Июнь Сөмбел Таишева
  • 19 Июнь Ләйсирә Фазлыева
  • 19 Июнь Гөлгенә Шиһапова
  • 19 Июнь Илдус Әхмәтҗанов
  • 19 Июнь Илдар Хәкимов
  • 20 Июнь Венера Шәмиева
  • 20 Июнь Рафаэль Сәхәбиев
  • 20 Июнь Марат Мухин
  • 21 Июнь Ранил Шәрифҗанов
  • 21 Июнь Ренат Галиаскаров
  • Бакчачылык турында тәмләп, тәфсилләп һәм яратып язучы кеше кирәк (журналист булуы мөһим түгел, иң кыйммәтлесе - каләме һәм матур телле булуы). Язмаларыгызны nailfa00@gmail.com га җибәрегез.
  • Бозау ите сатыла. Авылдан, шәхси хуҗалыктан. Кыйбат түгел. 89178761613
  • Казанның Галия Кайбицкая урамында 1 бүлмәле фатир вакытлыча арендага бирелә. Фатирда кер юуу машинасы, суыткыч, җиһазлар бар. 16 мең сум. Коммуналь түләүләр шушы бәягә кергән. Т.8-962-558-58-42
  • Продаю Газель тентованный 2007 года и иже каблук на базе ваз 2107 2012 года. Не дорого. Заинск. 9397333989
  • Казанда булмә сатыла 17 кв м. балконы бар ремонт ясалган. 89509469991
  • Кәҗә тәкәсе сатыла, бәтиләре дә бар. 89534010031
  • Продаю коляску-трансформер. Все аксессуары, сумка-переноска, переходники. Универсальная коляска зима-лето Качество коляски отличное. возможна доставка. Казань тел 89274544590
  • Требуется личный водитель для руководителя. Все вопросы по тел. 89503243636
  • Продаются кресло-коляски с приводом для управления одной рукой комнатная и прогулочная,в том числе для детей-инвалидов. Цена договорная. 89179150564
  • Квартирага яшәргә ике кыз эзлибез. 89270352070

 

 

 
Архив
 
26.04.2018 Мәгариф

Гаугалы "СОлНЦе" мәктәбе директоры Павел Шмаков: Татар теле начар укытылды, нәтиҗәсе — ноль

Мәктәпкә балалар ничек сайлана, ни рәвешле укыйлар, соңга калган укытучыларны, "2"гә укыган балаларны нишләтәләр, "пижама" кичләрендә балалар нишли, ник Шмаков үзе Казанда, ә гаиләсе Хельсинкидан күчмәгән, һәм татар теле өчен Шмаковтан үч алалармы, юкмы, балаларны ничек тәрбияләргә, укуга ничек кызыксындыру уятырга - барысы да биредә. Рәхәтләнеп укыгыз!

— Павел әфәнде, тел низагы башланганнан бирле “СОЛнЦе” мәктәбе матбугат битләреннән төшми, суд юлыннан кайтып кермисез, мәктәбегез белән бәйле эшләр атна саен диярлек карала, үзегез дә түбәтәйле татарның милли каһарманына әйләндегез. Бу рәвешле килеп чыкканга үкенмисезме?
 
— Мине, татар телен яклый, дип кабул иттеләр, әмма чынында гаделлек, канунның өстен булуын телим. Системаның, аерым кешеләрнең канунсыз эш итүләренә каршы чыктым. Кеше кимсетүне кабул итмим. Татар теле укытучыларын мыскыллыйлар икән, моңа күз йома, түзеп тора алмыйм. Прокуратура, Рособрнадзор уйланмаган карар чыгара, ә гаепсез кеше эштән колак кага. Уку елы уртасында хезмәткәрләремне кая чыгарып җибәрим? Әйе, татар теле дәресләрен кыскарттык, алар урынына татар теле түгәрәкләре уза, тик укытучылар мәктәптән китмәде.
 
Үзем Казанда тудым, әтием татарча яхшы белә иде. Совет чорындагы мәктәпне хәтерлим. “Син — татармы? Бар, татар теле дәресенә кер, ә син — урыс, теләсәң, әнә футбол уйна!” — дигәнне күрдек бит. Сабак булды. Ник тагын хатаны кабатларга? Татар теле математика дәресеннән кайсы ягы белән ким? Мәктәптә татар телен уку, аны куллану — биредә яшәгән халыкның мәдәниятенә карата ихтирам. Татарстанда яшибез. Татарстан ул — татарларның Мәккәсе. Әлегә бу мәктәптә мин — директор һәм балалар арасында мондый бүленешкә юл куймаячакмын. Татар теле укытучыларын ниндидер күрсәтмә нигезендә эштән куып, кешелек йөземне югалтасым килмәде, өстәвенә прокуратура канунсыз эш итте, алар мәктәпкә килмичә, документларны, расписаниене тикшермичә, карар чыгарды. Моны кабул итмәдем, шуңа судлашабыз.
 
Кешеләрне милләт буенча бүлергә ярамый. Дәүләт теле мәҗбүри булырга тиеш. Хәзер Федераль белем бирү стандартларының (ФГОС) яңа вариантын уйлыйлар, әмма милли телләр мәҗбүри өлешкә кермәгән. Бу — зур хата. Атнага ике булсын, тик балалар җирлек телен белергә тиеш. Ник инглиз, француз, немец телләре мәҗбүри, ә татар-башкорт, коми телләре ихтыярый? Ямьсез күренеш: чит дәүләтнең теле мөһимрәк килеп чыга. Суд нәтиҗәсе нинди булыр — белмим, ләкин гаделлекнең өстенлек итүенә ышанам.
 
— Барысы да прокуратура күрсәтмәсе каршында баш игәндә, сез судлашып йөрисез. Җил тегермәне белән сугышасыз, туктагыз, дип әйтәләрме, артыкка китте, дип куркытучылар, басым ясаучылар бармы?
 
— Турыдан әйтмиләр, тик төрле яктан “сәлам”нәрне җиткерәләр. Барыбер җиңмәячәксең, дип тә әйтәләр, эшсез калырга мөмкинсең, дигән сүзләр дә ишетелә. Иске мәктәп янында яңа бина төзелә, ул кинәт тукталып калырга мөмкин бит, диләр. Югарыда утыручылар, бу очракта республика Президенты турында әйтмим, судтан гаризаны алуны сорадылар, сөйләшүгә чакырдылар. Курыкмаска өйрәндем. Тормышның төрле сынауларын үттем, куркыныч фаҗигаләрне үз башымнан кичердем.
 
Яратып гаилә кордым, улыбыз туды. Әмма бәхетебез озакка сузылмады, хатыным автоһәлакәткә эләгеп үлде. Улыбызга 5 яшь иде, тол калдым. Мәрхүмә хатынымның әти-әнисе, елап, үзләрендә калдыруны сорагач, бала ике ел аларда яшәде, аннары аны үземә алдым. Язмыш, тәкъдир бар ул, шушы балам үсеп җиткәч, акыллы белгеч булып җитлеккәч, әнисе кебек, 25 яшендә һәлак булды. Авыр сынауларны үткәнгә күрә, кемнеңдер “киңәше”ннән, басымыннан сыгылып төшәргә җыенмыйм. Русиядә халык куркып яшәргә күнекте. Урыннары, балалары өчен куркалар. Системага каршы чыксаң, җелегеңне корытырга мөмкиннәр. Ә мин инде чыныктым. Өч тапкыр эшемнән алып, кире куйдылар. Кешеләр, аларга карата канунсыз эш итәрләр, дигәннән дә шүрли. Тик намус белән дустанә яшәргә кирәк. Минем өчен бу мөһим.
 
— Судтан соң берничә тапкыр штраф салдылар. Бу — чыгым. Сезгә ярдәм итүчеләр бармы? Социаль челтәрдә татар яшьләре, штрафларны капларга кирәк, дигән чакырулар язган иде...
 
— Суд озак барачак, штраф салуны дәвам итәләр. Чыгымнарны капларга халык булыша, төрле яктан акча килә. Урамнан барганда да, танып туктатып, кесәгә акча салалар. Сез кем, дим. “Мөһим түгел, Аллаһ күрә, шул җитә. Рәхмәт сезгә!” — дип китәләр. Халыкка каршы көрәшү мәгънәсез. Тел мәсьәләсендә Татарстан җитәкчеләренең ярты юлда туктап калуын да аңлыйм. Тагын да ныграк каршы чыксалар, федераль үзәк аны акчасыз калдырып, бөлгенлеккә төшерә ала. Халык начаррак яшәр, бу хәл авыр кичерелер иде.
 
— “СОЛнЦе” гел тел очында, әмма ул нинди мәктәп, анда кемнәр укый, ни рәвешле укырга керә — белмибез. Бүген сездә ничә бала укый?
 
— Хәзер 180 бала укый, алар гел артып тора. Яңа бина төзелсә, 200-300 була ала. Мәктәп бик иске, 5 ел дәвамында яңаны төзибез, дип вәгъдә иттеләр. 2018 елның 1 сентябренә ачабыз, дигәннәр иде, спортзал, ашханә булырга тиеш, чөнки гел шуның өчен штраф салдылар, ябарга теләделәр. 2016 елның апрелендә безгә кунакка Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов килде. Шул елның 1 августында төзелеш башланачак, диделәр, әмма чынында 2018 елда гына булды. Бинаны яңа уку елына өлгертерләрме — белмим. Миңа үч итеп, укучыларны мәктәпсез калдыру адымына бармаслар дип ышанам.
 
Бу — муниципаль мәктәп, интеллектуаль яктан кызыксынучы балалар өчен уку йорты. “Одаренный” белән бутамагыз. Биредә нәрсәдер эшлисе килгән балалар белем ала, араларында авыр укыганнар да бар. Икенче елга калучылар да, еллык аттестатларына “2”ле төшкәннәр дә була. Әмма бер фәннән начар билге чыкса, башкасыннан ул “+5”кә укый. Һәркайсының яраткан дәресе бар, шул юнәлештә басым ясала. Калган фәннән “2”лесе өчен сүкмибез, аны төзәтергә мөмкинлек бирәбез. Төзәтми икән, тагын бер елга утырып кала. Безгә керү дә, уку да җиңел түгел. Конкурс зур, беренче сынаудан кереп киткән балалар сирәк. Уку елы дәвамында 9 тапкыр имтихан бирәләр.
 
Балаларның күбесе безгә түгәрәкләргә йөри, аннары V сыйныфка алабыз. Уку бушка, әмма ата-аналар ярдәм итә ала икән, рәхмәтлебез. Бай яшәмибез, үзегез күрәсез, өстәлләр, парталар төрле, кемдер өеннән алып килә, бүләк итә. Аерым кабинетым юк, укытучылар белән утырабыз һәм моннан кимсенмибез. Интернатыбыз бар, анда айлык яшәү өчен түләү — 1800 сум.
 
— Укытучы, мәктәп директоры булып күптән эшлисез, чит илдә дә белем бирдегез. Бар ата-ана баласын яхшы мәктәпкә бирергә тели, әмма “яхшы” дигән төшенчә нинди ул?
 
— Балалар мәктәпне ярата икән, бу — яхшы белем йорты. Күпчелеге үз итми бит. Алар берничә укытучыны якын күрергә мөмкин. Теләсә нинди мәктәптә яхшы укытучылар бар, кайдадыр күп, башка җирдә аз. Безнең мәктәпкә килергә теләгән балалар бик күп, 9 имтихан да куркытмый. Аларга биредәге атмосфера якын. Бер юнәлештә эшли торган мәктәпләр бар, мәсәлән, математика, IT технологияләргә басым ясала, гуманитар фәннәрне күбрәк укучылар җитәрлек. Бездә аерым юнәлеш юк, бөтен фәннәрне дә өйрәтәбез. Байлык, фәкыйрьлек буенча да аермыйбыз, инвалидлар да укый. Барысына да бертигез шартлар, белем алу мөмкинлеге булырга тиеш.
 
— Павел әфәнде, балалар мәктәпне яратырга тиеш, дидегез. Ә тәртип бозсалар?
 
— Мәктәпкә ата-аналарны чакыру яклы түгелбез. Бик зурга китә икән, чакыртабыз, бу да укучы өчен авыр мәсьәлә. Тик башта бала белән аңлашырга тырышабыз. Ата-ананы укучы ниндидер зыян эшләгәнгә чакыртуны кабул итмим. Балалары мәктәпкә йөри икән, бу — аларның да йортлары! 3 айга бер ата-аналар җыелышына килеп чикләнсәләр, андыйларның балалары белән элемтәләре өзелә. Шуңа да әти-әниләргә, даими килегез, укытучылар белән аралашыгыз, балагызның мәктәбе — сезнең дә белем йортыгыз, дибез. Бала белән бергә булыгыз, бу ике арадагы элемтәләрне ныгыта, алар тагын да дуслаша. Мәктәп белем бирү учагы гына түгел, тәрбия урыны да, дип саныйм. Балаларны сүгәргә ярамый. Әйе, бик начар гамәлләр күзәтелә, мәсәлән, хайванны җәзаласа, аны әрләргә кирәк. Һәр баланың кызыксынуы бар, әмма әти-әни моны сизмәскә мөмкин. Аны үстерергә, хупларга кирәк. Тик ата-ана акча эшли, вакытлары юк, ул бала белән аралашыр урынга, телевизор карый, “Инстаграм” актара. Бер ата-ана баласының бөтен фәннәрдән дә “5”легә укуын тели, таләп куя. Кирәкми, бу — ялгыш фикер. Ул яраткан фәнен өйрәнсен, башкасыннан “4” яки “3” алса, куркынычмы? Беренче чиратта бала бәхетле булсын.
 
— Тәрбия дигәннән, мәктәбегезне еш кына әхлаксызлыкка этәрә торган уку йорты, дигән тәнкыйтьне дә ишетергә мөмкин. Бу сездәге “пижама” көне кебек гадәткә бәйле. Балалар мәктәптә пижамадан йөри, шунда йоклыйлар, бу бернинди кысага сыймый, диючеләргә ничек җавап бирер идегез?
 
— Әйе, андый гадәт бар. Беренчедән, ул шимбәдән якшәмбегә каршы уздырыла, бу көнне балалар, чыннан да, мәктәптә кала. Әмма аның шартлары бар. Һәр бала, әти-әни моңа ризалыгын белдерә, сыйныфта укытучы белән бергә кимендә бер ата-ана булырга тиеш. Ата-ана балаларын ризык белән тәэмин итә. Алар ул төнне йокламый, кино карыйлар, гитарада уйнап җырлыйлар. Иртәнге сәгать 6 да әти-әниләре килеп алырга яки үзләре кайтып китәргә тиеш. Әйе, бу — соңгы чиккә җиткән иреклелек. Тик мәктәптә укытучылар кала, ата-аналар күп була бит. Гадәттә, 100 укучы, 15 кеше — өлкәннәр. Минем белән килешмәскә мөмкиннәр, тик фикерем шундый: кыз баланың беренче тапкыр 13 яшендә үбешүе 17 яшендә авырга калуына караганда хәерлерәк. Әйе, мәктәптә кочаклашалар, тик барысы да күз алдыбызда. Аларга берникадәр ирек бирергә кирәктер. Тик бу бик авыр һәм берникадәр хәвефле. Шуңа күрә бөтен кеше дә азат булуны күтәрә алмый, чөнки ирек — җаваплылык.
 
Финляндиядә бакчага йөргән балаларны ашарга утыртканда: “Кемнең су эчәсе килә — баш бармакны, сөт кирәк булса, чәнти бармакны күрсәтегез”, — диләр. Балалар уйлый һәм үзенә кирәген сайлый. Аларга сораганны бирәләр. Бу — сайлау хокукы һәм ул кечкенәдән сеңдерелә. Русия бакчаларында ул юк. Бала сайламый, аның каршына сөт куялар, бөтенесе дә уйнаса — уйныйсың, йоклыйлар икән, теләмәсәң дә, йоклыйсың! Әмма Финляндиядә башкасы да бар. Мәсәлән, балаларны, әти-әниең, әби-бабаң яки абый кычкыра, зыян сала икән, полициягә хәбәр ит, дип өйрәтәләр. Безнең менталитет нигезендә бу — Павлик Морозовлар тәрбияләү. Әни кешенең балага эләктереп алуын яхшы дип санамыйм, тик моның өчен аны суд каршына бастыру кирәкми.
 
— Мәктәбегезгә укытучылар коллективын ничек туплыйсыз? Бу да мөһим эш бит. Бер яктан, алар профессионал булырга, икенче яктан, үзенчәлекле мәктәп форматына да сыешырга тиеш.
 
— Менә бу — катлаулы эш. Аларны берәмтекләп эзлим, һәркайсы алтын бөртегедәй кадерле. Финляндиядәге мәгариф системасы яхшы дип санала, тик анда да проблемалар җитәрлек. Әм​ма бер мөһим әйбер бар. 1970 елларда Финляндиядә РО​НО кебек оешмалар юк ител​гән. Анда бездәге сыман Рособрнадзор кебек хезмәтләр юк. Укытучыларны күзәтүче, кул​ларына сугып торучы ор​ганнар юк. Әйе, министрлыклар, методистлар армиясе бар, финанс контроле дә эшли. Тик укытучы ирекле!
 
Бер яктан, мәктәбемдә тәртип юк, укытучыны тикшермим, ул дәрескә соңга да кала ала. Тик талантлы кешенең соңаруы куркыныч түгел, дәресләр беткәч калып, балаларга күбрәк мәгълүмат бирәчәк, игътибарын бүләк итәчәк, ул эше​нә иҗат буларак карый. Андыйлар өстәмә дәресләр укытырга да кыенсынмый. Шулай булганда, балаларда да, ата-аналарда да сорау тумый, чөнки программаны барыбер үтиләр. Финляндия мәк​тә​бендә укытканда, элек​трон журналны тутыра алмыйча интектем, беренче​дән, бу — минем өчен яңа күренеш, икенчедән, өлгерми идем. Шуңа борчылдым, үземне битәрләдем, кисәтү ясарлар, эштән куарлар, дип куркып йөрдем. Бер сүз әйтмә​деләр! Тагын бер очрак: укытучы махмырдан соң дәрес​кә килде, ата-аналар директор белән сөйләшкәч, өч көннән әлеге мөгаллим китте. Исәпкә алыгыз: аны эшеннән түрәләр азат ит​мәде, бу — балалар, ата-аналарның теләге, җәмәгатьчелек контроле.
 
Куркып эшләгәннең түгел, ирекле укытучының эше алга китә, ул аны сыйфатлырак башкара. Әйе, киңәшмәгә йөрмәүче укытучылар да бар, бу — ми​нем өчен уңайсыз, мәгълү​матны яңа​дан аңлатырга кирәк. Әмма үз эшен югары дәрәҗәдә башкарган кешеләргә тел-теш ти​дерәсем килми. Кемдер авыррак эшләсә, ул бездә тоткарланмый. Минем өчен профессиональ педагог булуы да, аның балаларны яки укучыларның аны яратуы мөһим. Бу — төп критерийлар.
 
— Финляндияне бик еш мисал итеп китерәсез. Белүемчә, гаиләгез дә шунда, ә сез — Казанда. Менә дигән ил, тормыш шартлары яхшы, ә бүген Татарстанда прокуратура белән тарткалашып яшисез... Казанга кайтканыгызга үкенәсезме?
 
— Туган шәһәремә кайттым. Үкенмим, эшем кызык, мәктәп, балалар, укытучыларым белән якынайдым, алар минем өчен бик кадерле. Казанда үземне өйдә кебек хис итәм. Гаиләм Фин​лян​диядә калды, мөнә​сәбәтләр авыррак. Хатынымның бирегә күченергә те​ләге булмады. Аны аң​лыйм да, чөнки андагы яшәү шарт​лары, социаль яктан яклану югары дәрәҗә​гә куелган. Мин дә, ул да балаларны тәр​бияләргә тели, шуңа тарт​калашабыз, уртак фикергә килә алмыйбыз. Тәр​​биягә карата карашларыбыз төр​ле. Ничек кенә булмасын, намус белән дус булырга кирәк. Өч кызым бар. Өл​кән кызым ярты ел — Казанда, ярты ел Финляндиядә яши. Кызымны татар теленә гашыйк иткән укытучылар булды, ул азмы-күпме сөй​лә​шә.
 
Вакытында Казаннан куып чыгардылар дисәң дә була, башта Мәскәүгә кит​тем, аннары хатыным бе​лән Хель​синкига күчендек. Дө​рес, иң яхшы мәк​тәпләр​дә укыттым, тәҗрибә тупладым. Чит илдә 11 ел яшәдем. 2009 ел​да Казан мэры Илсур Мет​шин, тәҗ​рибә уртаклашыр өчен, Финляндиягә килде, аны иң ях​шы фин мәк​тәбенә алып бардылар, иң көчле укытучылар белән таныштырдылар, алар арасында мин дә бар идем. Ике ел кайтырга үгетләделәр. Ә минем барысы да яхшы, фатирым тәрәзәләре фин култыгына карап тора. Эшем дә җайланган, бөтен шартлар тудырылган. Метшин белән ике тапкыр очраштык, өченчесендә, 2012 елда Казанга кайтам, дип килештек.

— Әңгәмәне татар теле белән башладык, шуның белән тәмамлыйк. Татар теленең дәрәҗәсен ничек күтәрергә?
 
— Татар теле начар укытылды, нәтиҗәсе — ноль. Акча да бар кебек, бүленә дә, әмма файдасы юк. Китаплар да, дәреслекләр дә язылды, арада яхшылары да, начарлары да бар. Күпчелек очракта уңышсыз дәреслекләр кулланылды. Балаларда телгә битарафлык туды. Бүген урыс балаларына аны тагу, дәресләрдә югары таләп кую кирәкмидер, иң мөһиме — кызыксыну уяту һәм мә​хәббәт хисен тудыру. Татар телле мохит кирәк, җитәкче​ләр, татар теле кирәк, дип әйтә икән, алар да сөй​ләш​сен! Татарча мультфильмнар, кинофильмнар булуы мөһим. Танылган татар ке​ше​​ләре максатка ирешә икән, бу — балалар өчен зур үрнәк. Алар: “Татар телен яратам, туган тел, дәүләт те​ле мөһим”, — дип әйтү дә зур этәргеч булыр иде.

---
Ирек мәйданы
№ --- | 25.04.2018
Ирек мәйданы печать

 
comments powered by HyperComments

Фикерләр

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
ТНВ
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Туган як
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Яңарыш
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Идел
Gong-TV
Себерке
Өмет
Диләфрүз
Татарстан Язучылар берлеге
comments powered by HyperComments