поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
25.04.2018 Матбугат

Татарстанда барлык журналистларны туплаган берләшмә барлыкка килергә мөмкин

Татарстанда барлык өлкә журналистларын берләштергән ирекле оешма барлыкка килергә мөмкин. Бу хакта бүген “Татар-информ”да узган матбугат очрашуы вакытында билгеле булды. Матбугат конференциясе “Ватаным Татарстан” газетасының 100 еллык юбилеена багышланды.

Татар-информ” хәбәрчесе “Ватаным Татарстан”ның баш мөхәррире Миңназыйм Сәфәровка Татарстанда журналистларны бергә туплаган оешма булдыру кирәклеге һәм бу бергәлекне әлеге газета базасында булдыру тәкъдиме белән чыкты.
 
“Кеше кайчан туплана? Авыр вакытта. Йорт салганда, үлем-китеп булганда, татарларның күмәк башкара торган эше – өмәсе бар. Җәмәгать, безгә хәзер шундый заман килде. Хәзер бер-беребез белән бәйләнешеп китә торган чак түгел, кирәк вакытта бер-беребезне тулыландырып, ярдәм кулы сузып эшли торган вакыт килеп җитте. Чөнки безнең кечкенә генә эшебез дә милләт өчен бик зурга әйләнәчәк, – диде Миңназыйм Сәфәров.
 
Ул шулай ук әлеге идеяне тормышка ашырыр вакыт җитүенә дә басым ясады.
 
“Татарстан Журналистлар берлегендә мин президиум әгъзасы түгел. Әмма мине, татар журналистлары белән эшләсен дип, рәсмирәк кенә бер вазифага куйганнар иде. Күңеле булсын, дип кенә. Мин дә ярар дидем. Алар күңеле булсын, дип куйды, мин аларның күңеле булсын, дип йөрим шунда. Менә моны чыннан да тормышка ашырыр вакыт җиткән икән. Безгә беркем дә: “Татар журналистлары, әйдә, утырыгыз яки татар журналистларына импульс бирегез”, дип әйтмәячәк. Кемгә кирәк ул? Бүген һәркемнең үз кайгысы бар. Безгә үзоешма булып, үзебезгә оешырга вакыт җиткән икән”, – диде “Ватаным Татарстан” газетасының баш мөхәррире.
 
Миңназыйм Сәфәров оешманың якынча форматын да күз алдына китерә.
 
“Берләшү ул - бер-берең янына килеп, матур күлмәк күрсәтү генә түгел, җан тарткан кешеләр белән аралашуларны, очрашуларны ешайтырга кирәк безгә. Шулай булганда, безгә тия алмыйлар”, - диде ул.
 
Матбугат очрашуында катнашкан журналистларга мөрәҗәгать итеп, Миңназыйм Сәфәров: “Сез теләктәшлек күрсәтсәгез, мин бу эшне башларга, бергәлек оештырырга әзер”, – дип тә өстәде.

---
Матбугат.ру
№ --- | 25.04.2018
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»