|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
25.04.2018 Фаҗига
Бәхетсезлек очрагы: Татарстан табиблары ике кеше гомере өчен көрәшәӘлмәттә нефть скважинасы яну нәтиҗәсендә ике эшче җитди зыян күргән.Табиблар аларның тормышы өчен көрәшә. "Әлмәт таңнары" язуынча, бәхетсезлек очрагы 20 апрель төнендә Югары Мактама янында булды. Нефтьле сыеклык яну мәйданы 50 квадрат метр тәшкил итте. Янгында 54 яшьлек бораулаучы белән аның 33 яшьлек ярдәмчесе зыян күрде. Аларның тәннәре пешкән. Икесе дә хастаханәдә, авыр хәлдә.
Җинаять эше кузгатылган. Тикшерү бара.
--- |
Иң күп укылган
|