поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
24.04.2018 Милләт

Ирек Шәрипов: «Татарстан дизайнерлары тагын да үссен өчен «Этнодар» конкурсның Россия күләмендә булуы әһәмиятле»

Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов этно стильдә эшләүче дизайнерларны Казанга җыйды. “Корстон” үзәгенең Пушкин залында “Этнодар” яшь дизайнерлар регионара конкурсының финалы үтте.

“Барыгызны да Дәүләт Думасының Милләтләр эшләре буенча комитеты һәм Татарларның федераль милли-мәдәни автономиясе исеменнән әлеге матур конкурста сәламлим. Елдан ел конкурста катнашучылар арта бара. Йөздән артык гариза килгән. Бу күрсәткечләр конкурсның киләчәге булуын күрсәтеп тора”, — диде Илдар Гыйльметдинов видеоэкран аша.
 
Оештыручылар Россиянең 35 төбәгеннән 120 гариза керүен әйтәләр. Алар арасыннан 36 коллекция сайлап алынган һәм тамашачылар шушы коллекцияләрне тамаша кылдылар. Дизайнерлар Россия халыкларның этник мотивларын кулланып заманча костюмнар иҗат иткәннәр иде.
 
Коллекцияләр Көндәлек костюм, Бәйрәм костюмы, Заманча татар костюмы, Спорт һәм ял костюмы, Костюм-фэнтези номинацияләренә бүленделәр. Жюри рәисе – “Мисс Татарстана” иҗтимагый оешмасы президенты Изольда Сахарова иде.
 
“Этнодар” конкурсы Россия Президенты фонды грантына үткәрелә.
 
 
Финалга чыккан 36 коллекция арасында Татарстаннан тыш, Башкортстан, Удмуртия, Чувашстан, Бурятия, Ставрополь дизайнерлары бар иде. Татарстаннан Алсу Борһанова “Туган як моңнары”, Резеда Хәсәнова “Асыльяр”, Альбина Әхмәтова “Нечкәбил” коллекцияләрен тәкъдим итте.
 
“Бу конкурсны бик кирәкле дип уйлыйм. Илдар Ирекович бик дөрес тоемлаган, дөрес башлаган аны, — диде тантана кунагы Татарстан Дәүләт Советы депутаты һәм Татарстан халыкларының Дуслык йорты директоры Ирек Шәрипов. – Конкурска күпме төбәктән килгәннәр. Күпме идея! Кулланырга кирәк!”
 
Ирек Шәрипов үзе эшләгән колективтагы һәр кешенең милли киеме, милли аксессуары булуын ассызыклый.
 
“Кемдәдер алкалар, кемдәдер читек, кемдәдер изү. Мин кызыксыну булуын күрәм. Минем махсус тегелгән милли костюмым бар, — ди ул. — Бу уңышлы конкурсны зуррак мәйданга чыгарырга кирәк. Моның башында Татарларның милли-мәдәни автономиясе тору белән горурланырга кирәк. Без моны аз файдаланабыз. Күбрәк эшләргә кирәк. Монда бүген киеп йөрерлек өч-дүрт коллекция бар”.
 
Конкурсларны Ирек Шәрипов “язгы чәчү” дип атады. “Ә чәчелгән орлыкның барысы да шытып чыкмый. Чәчмәсәң бөтенләй чыкмый, — диде ул. – Чәчәбез – дөрес эшлибез. Үсеш бар”.
 
Шулай да Ирек Шәрипов милли компонентның азрак булуын таныды.
 
“Әмма безнең Татарстан дизайнерлары тагын да үссен өчен бу конкурсның Россия күләмендә булуы әһәмиятле”, — дип ассызыклады ул.
 
Жюри әгъзасы, Татарстан Җыр һәм бию ансамбле баш хореографы Раилә Гарипова яшьләребезгә гарәп киеменнән бигрәк үз милли киемнәребезгә өстенлек бирергә киңәш итте. “Нинди матур бит безнең киемнәребез!” – диде ул җиңүчеләрне бүләкләгәндә.
 

---
Addnt.ru
№ --- | 18.04.2018
Addnt.ru печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»