10.03.2010 «65»
ЗУР ӘТИГӘ...
Мин Башкортстанның Тәтешле районыннан Мөхәммәт Нури булам. Бөек Җиңүнең 65 еллыгына багышланган конкурста катнашырга булдым. Минем зур әтием (ягъни бабам) 1943 елның 23 февралендә Харьков өлкәсендә катлаулы бәрелештә батырларча үлеп кала. Аны Булахи дигән хуторда туганнар каберлегендә җирлиләр. Зур әти атлы кавалерист була сугышта. Шигырләрем аның якты истәлегенә багышлана.
.
ЗУР ӘТИГӘ
Зур әтием, Әхмәдиша Нурмөхәммәтовның якты истәлегенә багышлана
Кырык бернең җәе искә төшә
Тугайлардан атлар кайтканда.
Кешеләр генә түгел, ул елны бит
Армиягә китте атлар да.
Рәшит Гәрәй.
Яу кырына ирләр белән киткән
Авылымның күпме атлары.
Булган диләр, алар арасында
Алмачуарлары, аклары.
Зур әти дә аты белән киткән,
Ат атланып яуга ташланган.
Дүрт ел буе барган бу мәхшәрдә
Аның юлы шулай башланган.
Тугры дусты – аты булган янда,
Йөргән чакта үлем янәшә.
Әйткәндер ул, атын юаткандай:
“Чын ир-егет шулай көрәшә!”
Бирешмәскә теләп салкыннарга
Кочкандыр ул газиз аткаен.
Аның белән серен бүлешкәндер,
Сагынганда туган якларын.
Туплар шартлап, җирләр тетрәгәндә,
Төтен тулган чакта күзләргә,
Аты янда булу булышкандыр,
Бәлки, зур әтигә түзәргә.
Ат атланып яу кырларын үткән,
Иң катлаулы чагын сугышның.
Аты белән алгандыр ул, хәтта,
Үлем килгәч соңгы сулышын...
“Ниләр күрми, – диеп, – ир-ат башы”
Җырлаганнар безнең бабайлар.
Зур әтигә шушы шигырем белән
Телим бүген һәйкәл куярга.
* * *
СЫЗЛЫЙ ҺАМАН ЯРАЛАР
Сугыш бетте күптән,
Алтмыш биш ел үткән,
Тик яралар һаман сызлыйлар.
Әти күрми үскән.
Кайгыларга түзгән,
Сугыш балалары елыйлар.
Киткән кайтырмын дип.
Сөйгән ярын үбеп.
Соңгы тапкыр сөеп баласын.
Белмәгән бит алар
Газиз сабыеның
Туу белән ятим каласын.
Алтмыш биш ел - ул күп,
Күз яшьләре түгеп,
Үтелгәндер шушы гомерләр.
Уртак хыялларны
Ялкын ялман алды,
Пыскый инде соңгы күмерләр.
...Үтте инде еллар,
Алга илтә юллар,
Сугыш уты башка янмасын!
Туган илебезне,
Газиз җиребезне
Кара сөрем каплап алмасын!
* * *
ОНЫТМАГЫЗ
Еллар уза, ә сугышның шавы
Әле тынмый, гүя кайтаваз.
Үлгән яугирларның тавышлары
Ишетелгәндәй: «Әле кайтырбыз!»
«Кайтырбыз без, киек кошлар булып,
Баш очыннан сезнең очарбыз,
Язгы җилләр булып, якыннарның
Иңнәреңнән назлап кочарбыз.
Онытмагыз! Сездә – безнең гомер,
Безнең шатлык, безнең өметләр!
Без яшибез әле оныкларда,
Алар да бит безнең кебекләр!
Тиз кайтырбыз, диеп, киткән идек,
Кичерегез, озак йөрелде.
Күпләр инде мәңге кайта алмас,
Гомерләр бик яшьли өзелде.
Имәннәрдәй гөрләп яшәр чакта
Өзелде шул гомер юлыбыз.
Онытмагыз, зинһар, искә алып,
Хәер биреп, дога кылыгыз.
Кайтмадылар, диеп, рәнҗемәгез,
Кайтыр юллар безнең ябылган.
Сугышларда үлү насыйп, димәк,
Маңгайларда шулай язылган.
Язмышларын беркем алдый алмый,
Ниләр язган – шуны күрәбез…
Еллар үткәч, кайттык һәйкәл булып,
Җан шатланыр, килеп йөрсәгез!
Фотода: зур әти үзенең гаиләсе янында
Мөхәммәт НУРИ. Башкортстан, Тәтешле районы
Матбугат.ру
№ --- | 10.03.2010