поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
23.04.2018 Әдәбият

Кыш Бабай вәгъдәсе - олылар өчен әкият (ДӘВАМЫ)

Гөлфирәнең ачуы басылмаган иде әле. Харап, синдә генә булган ди теш, мин дә дә бар ул теш дигәне, кирәк булса, бармагыңны тешләп өзәрмен.

Әсәрнең башы монда

—Танышканда, егетләр башта үзләренең исемнәрен әйтәләр.
—Егет дип, мин бик үк егет түгел бит.
—Булса ни, барыбер башта сез әйтергә тиеш.—капрон колготки кабат үзен сиздерде, ялангач балтырларны  суык куыра башлады.
—Ярар алайса, шундый шарты булгач, әйтәм инде исемемне. Динислам булам мин.
 
Гөлфирә, ирнең исемен ишеткәч, кычкырып көлеп җибәрде.
 —Динислам! Кит ,шундый исем буламыный?
—Сезгә минем исем кызык булып тоела ахыры.
 
Кыз, ирне үпкәләтәсе килмичә, юк дигәндәй башын селкесә дә, барыбер ерык авызын җыя алмый тора.
—Бик беләсегез килсә, туташ, Динисламнар үзләре ошаткан кешеләрнең аяк астына бар дөнясын салып куя торган кешеләр.
—Нәрсә, мине ошаттым дип әйтмәкче буласыз мәллә?
—Ну инде, сугыш чукмары булган кызлар көн дә очрап тормыйлар.Исемегезне әйтегез инде.
—Гөлфирә! Ә сездән берни дә кирәкми миңа, бүген бер юләре бүләк бирде инде.
—Кем ул?
—Кыш Бабай.
—Абау, Кыш Бабай юләр буламыный?
—Уфф, бусы тагын. Сез дә Кыш Бабай чынлап бар дип әйтмәкче буласыз мәллә?
—Бар, билгеле, без кызым белән ел саен ,аңа шигырь сөйләп, бүләк алабыз.
—Әйе, әтисе кибеттән  култык астына кыстырып кайткан бүләкнеме?-дип, Гөлфирә ирнең кулындагы төргәгенә ишарәләде.
—Ярар алайса, Кыш Бабайны чынлыкта юк дисез инде?
—Юк.
—Тик мин сезгә Динислам исеме бар икәнен исбатлыйм хәзер.
—Ничек?
—Сезгә бик тә кирәкле әйберне алып бирәм, борчылмагыз, артык кыйбатлы түгел.
—Ә сез каян беләсез минем ни теләгәнне?
—Беләм, зинһар өчен китми торыгыз,-дип, ир кибет эченә кереп китте.
 
 Гөлфирә, бу кызыкның ахырын беләсе килеп, ирне көтәргә булды. Болай чибәр күренә үзе. Зыялы да ахыры, бик итагатьле, “сез”, “туташ” дип кенә сөйләшә.
 Ир кибеттән кулына төсле  кәгазьгә төргән зур гына төргәк күтәреп чкты.
—Мәгез, алыгыз, туташ, миннән бүләк булсын.
—Бик зур бит бу.
—Булсын, кыйбат түгел ул, алыгыз.
 Кыз төргәкне кулына алды да, иргә рәхмәт әйтеп, кайтыр якка борылды.
—Әй, туташ, туктагыз әле,-дип, ир аны туктатты-Динислам дигән исем бар икәненә  ышнадыгызмы инде?
—Бүләкнең үзен күрим башта, аннары, бәлки, ышанырмын,-дип, кыз иргә сабуллашкандай кулын болгады да кайтырга чыкты.
—Кайтуга ачып карый күрегез, сезгә кыш буе кирәге чыгар аның, минем уемча,-дип, ир елмайган килеш озатып калды.
 
 Күңеле күтәрелеп, квартирасына килеп керде кыз. Хатын- кыз холкын җиңә алмыйча, тизрәк ир биргән төргәкне керә-керешкә сүтеп ташлады.
 Ә матур кәгазьгә төрелгән төргәк эченнән, калын итеп сырылган, мамык ыштан килеп чыкты.
 
Әле Яңа елга ике атна вакыт калган булса да, Гөлфирәнең сәүдәсе атна башыннан ук гөрләп барды дисәң дә була. Кышкы аяк киеме сатып алучылар калган көннәргә караганда шактый күбәйде. Бүләк өчен яки бәйрәм кичәсенә матур итеп киенеп бару өчен, хатын-кыз халкы баерак, затлырак аяк киемнәренә күбрәк игътибар бирде. Ир-егетләр дә күп булды сатып алучылар арасында. Гөлфирә, сәүдә эшенә остарган эшмәкәр буларак,ни алырга белми аптырып йөргән ирләргә кыйбатлырак аяк киемнәрен мактый-мактый сатырга тырышты. Әйе ,быел Яңа елга тагын авылга  кайтып булмас инде. Сәүдәне ничек ташлыйсың? Бу- эшмәкәрләрнең кышкы урак өсте. Сигезенче мартка кадәр кабат сату эше акрынаячак.
 
Әле мартка кадәр ,товарның искесен сатып бетереп, яңа сезонга язгы аяк киемнәрен дә алып кайтып куярга кирәк. Эшмәкәр кешенең вакыты юк. Кыз, эшләре алга киткәч, ике бүлмәле квартирасын да булдыра алды, машинасы да бар. Тик менә ул квартирага кайтып керү бик күңелсез, чөнки анда аны беркем дә көтеп тормый. Бизнес белән әвәрә килеп, егетләр бөтенләй күзгә чалынмый. Динисламның бүләген, кабат төреп, шкафка тыгып куйды. Бер авылга кайтканда, әтисенә алып кайтыр әле. Болай усал шаяртуы өчен, иргә бик ачуы килде кызның. Артың туңмасын дип төрттергән бит.” Ярар, бер очрарсың әле”,- дип, хәтеренә сеңдереп куйды кыз.
—Гуля!- Гөлфирә пыяла стена аркылы күрше бутикка күз салды.
 
Пыяла стенага хатын-кыз баш киеме белән сәүдә иткән Рита килеп сарылган икән.
—Нәрсә, Рита?
—Син Яңа елны кайда каршылыйсың?
—Белмим, әле уйлаганым юк.
—Кабат үз квартираңда берүзең генә утырасыңмы?
Гөлфирә, белмим дип, иңнәрен җыерды.
—Әти -әниләр Италиягә китәләр. Яңа елны шунда каршыламакчы булалар. Әйдә безгә, бергә каршаларбыз Яңа елны.
 
Күршедәге бутик белән Рита идарә итми, ә аның әнисе. Кызлары менә сатучы булып эшли. Үзенә күрә семья бизнесы.
—Белмим Рита, уйлап карармын,-чынлыкта Гөлфирәнең бер дә урыслар арсында бәйрәм итеп утырасы килми иде. Юк, урысларны яратмаудан түгел, билгеле. Инде бәйрәм кичендә үз телеңдә дә җырлый алмагач, нинди бәйрәм булсын ди  ул? 
—Чынлап, Гуля, утырма бәйрәм көнне үзең генә. Аннары Яңа елны кем белән каршыласаң, алдагы елың шул кеше белән үтәчәк диләр бит.
—Ярар, уйлап карармын.-Шул гына җитмәгән иде. Алдагы елны урыс белән үткәрергә.
 Гөлфирә үзнең бутигына күз йөртеп чыкты. Киштәләргә тезеп салган товары шактый кимегән икән. Кыз, киштәләр артына кереп, аяк киемнәре белән шыплап тутырган картон тартмаларын актара башлады.
 
—Исәнмесез!
Кыз киштәләр аркылы башын сузып карады, исәнләшкән кешене күреп алды да чак артына аумый калды. Аның каршында кечкенә кызчык җитәкләгән Динислам басып тора иде.
Һе, эләктеңме егет? Кыз мәкерле елмаеп куйды.
—Исәнмесез, ни йомыш иде?
Динислам  кызга карап  елмайды да кызына иелә төшеп эндәште.
—Кызым, исәнләш апа белән.
Бер кулы белән әтисен җитәкләгән кызчык, атасына сыена төшеп, тыенкы гына исәнләште.
—Исәнмесез.
—Исәнме, матурым,-дип ,кызчыкка җавап бирде Гөлфирә.- Матур аяк киеме кирәк ахыры бу зур кызга.
—Әйе шул,-дип сүзгә кушылды Динислам-Гадәттә, без базардан берни дә сатып алмый торган идек. Мондагы товарлар арзанлы, шуңа күрә сыйфатсыз.
 
Гөлфирәнең ачуы кабара башлады. Акча букчасы, кая арзан товар күрәсең син, ә?Унбиш меңлек сапоги арзанмени синең очен, абау, гадәтсез?!
—Ник алайса безнең кебек кара халык арасына килеп керәсе иттегез?
—Менә кызым: “Әти, базар эчендә нәрсә бар?”- дип тинтерәтә торгач алып килдем инде. Ачык ишек аркылы сезне күреп алдым да керәсе иттем.
Олылар үзара сүз алышканда, кечкенә кызчык та тик тормады, тиз генә бутик эченә күз йөртеп чыкты.
—Әти, менә бу сапоги бик матур,-дип, кыз кинәт аларның әңгәмәсен өзде.
Гөлфирә дә, Динислам да кызчык күрсәткән кызыл төстәге аяк киеменә борылып карадылар.
—Алсинә кызым, әгәр аяк киеме кирәк булса, мин сиңа башка кибеттән алып бирермен, яме?
Алсинә иреннәрен турсайтты.
—Әти, миңа башкасы кирәкми, бу ападан алыйк инде, зинһар өчен.
—Кызым, базардан әйбер алган юк бит инде безнең.
—Әт-и-и! –дип, кыз киреләнеп сузды. – Алыйк инде бу апаныкын, матур бит.
—Нәрсә, байларның да  кесәсендә акча булмаган вакытлар була ахыры?
—Соң Гөлфирә акчасы барла аның, ышаныч юк минем базар товарына.
—Ай җаным, кыланып та карыйсыз , шул ук базар товарын кыйбатлы кибеттән сатып аласыз бит. Бәясе кыйбат булгач, затлы янәсе.
 Олылар сөйләшкәнен тыңлап торган Алсинә әтисенең кулыннан тартты.
 —Әти, син апаның исемен каян беләсең?
—Беләм инде кызым, апа югары тизлек  белән йөргән вакытта бәрелештек.
—Ух-х, авария булды мәллә?
—Шулай дисәң дә була кызым,-дип җавап бирде Динислам, елмаеп,-апага бүләк тә алып бирдем әле ул көнне. Ә бүләк ошадымы соң Гөлфирә?
—Бик зур рәхмәт бүләгегез өчен, әтигә алып кайтып бирермен инде аны, үземә әлегә кирәге юк.
—Сез алай- болай, кунак ашы кара-каршы дип, миңа да бүләк әзерләп куймагансыздыр.
—Киләсегезне алдан белгән булсам, әзерләгән булыр идем. Алай да зыяны юк. Әнә каршыда Кукмара апалары киез итекләр сата, бер ката алып биримме үзегезгә?
—Ката дисез инде,-диде Динислам, уйчан йөз ясаган булып.
—Әйе, киез ката дим.
Ирнең бер кашы өскә менеп китте.
—Ката начар әйбер түгел, дачада мунча кергәндә, аякка элеп йөрергә шәп нәрсә инде ул.
Ирнең, әкренләп, кармакка каба баруына күңеле булган кыз:
—Бик яхшы әйбер булгач алып бирәм үзегезгә, тик бар шарт белән,-диде.
—Ә-ә-ә, исемнән чыкан, сез  шартсыз-шортсыз сөйләшмисез дә бит әле. Яхшы-яхшы, шартың әйтче туташ, нәрсә кушсаң да күнәм.
—Алсинәгә  үзе сораган аяк киемен алып бирәсез.
—Ха, кара моны, хәйлә дә инде үзегездә, ярар, егет сүзе бер булыр, кызыма сораган сапогины алып бирәм.
Бу җавапка Гөлфирәгә караганда Алсинә күбрәк шатланды ахыры.
—Ур-ра-а-а! 
—Кызым, кычкырма инде шуның кадәр,-дип, кызына иелеп эндәште Динислам, күрше бутикка кереп киткән Гөлфирәне күзе белән озатып.
Кызчык атасының тун итәгеннән тартты.
—Әти ,кил әле ,колагыңа бер сер  әйтәм.
Динислам кызы янына чүгәләде.
—Әйт әле кызым, нинди сер ул синдә, кызлар серен тыңларга  бик тә яратам мин.
Кызчык шипоннар кебек як –як ягына каранып алды да  атасының колагына үрелде.
—Әти, бу апа бик тә чибәр.
Динислам да пышылдаган булып кызына эндәште.
—Шулай дисеңме?
Кызчык, әйе дигәндәй, башын селкеде, аннары атасына күзен кысты.
—Ну, син хатын- кыз кеше буларак ялгышмыйсыңдыр инде кызым, мин дә синең фикердә калам алай булгач.
Кызчык ,бармагын ирененә куеп, кабат атасына эндәште:
—Тс-с-с!
Динислам да бармагын иреннәренә куйды.
—Тс-с-с.
—Нәрсә ысылдашасыз анда?
 
 Аталы- кызлы ярамаган нәрсә өстендә тотылган кебек тураеп бастылар. Гөлфирә әйләнеп кергән икән, кызның кулында киез ката.
—Базарда матур кәгазь юк инде, шул килеш кенә аласызмы? Юк дисәгез, базар янындагы чәчәк кибетенә барып төрдереп алам.
—Ярар, алай ук азапланмагыз инде, болай да бата.
—Азсынсагыз, мин сезгә колаклы бүрек белән телогрейка да алып бирә алам,-дип, кыз иргә төрттереп тә алды.
Динислам көлеп җибәрде. Көлгәндә чибәрләнеп китә икән, каһәр.
—Анысы башка вакытка инде, ярармы? Әйдәгез, безгә дә кызым сораган сапогины бирегез инде.
 
Гөлфирә алып биргән аяк киемен кочагына кысып тоткан кызын җитәкләгән килеш, Гөлфирәгә эндәште ир.
—Сау булыгыз ,Гөлфирә туташ.
—Сау булыгыз, апа,-дип, кызга кулын болгады Алсинә дә.
 
 Алар чыгып киткәч, Гөлфирәнең күкрәк эчендә нинидер кошчык тынычсызлангандай кебек тоелды. Кызның җаны, шушы кечкенә бутик эчендә бикләнеп калырга теләмичә, канатланып талпынырга тотынды.
 
  Авылга кайта алмыйм дип борчылып йөргән Гөлфирә, барыбер кайтып килергә итте әти-әнисе йортына. Атнаның ике көне әрәм булды, тик шулай да бәйрәм алдыннан, авылга кайтып, әти-әнисенең хәлләрен белеп килүне кирәк дип санады. Ярар соң ла акчасы, әти-әни бер генә була. Гыйльфан абзый белән әнисе Рәдифә апа ике көн эчендә әллә күреп өлгерделәр кызларын, әллә юк, Гөлфирә икенче көнне үк китеп тә барды. Бәйрәмгә бер атна калып бара, сәүдәне мондый вакытта бөтенләй ташлап калдырып булмый инде. Тик шулай да туган йортта бер кич куна алган кызларына Гыйльфан абзый белән Рәдифә апа, Гөлфирәгә ераклатып кына булса да, кызларының яше утызга якынлашып килгәнен исенә төшерергә кирәк дип санадылар.
 
—Саймә кызы икенче баласын алып кайткан икән,-дип, кызы белән яңалык бүлешкәндәй булды Рәдифә апа.
 Саимә кызы Алсу Гөлфирәнең классташы, класста җиде кыз иде алар, шулар арасында  кияүгә чыкмыйча калган бары бер кыз гына калды. Ул да булса Гөлфирә.
 
Әнисенең кыек атып туры тидерергә теләгәнен бик яхшы аңлады кыз. Кызым, сиңа да үз парыңны табып, тормышка чыгарга кирәк, тупылдатып, үз балаңны сөймичә кала күрмә дип әйтүе инде Рәдифә апаның. Инде илле елга якын  бергә гомер итеп, бер-берсен ярты сүздән аңларга өйрәнгәнлектән, Гыйльфан абзый да, бик тиз абайлап алып, әңгәмәгә үз өлешен кертәсе итте.
 
—Ай, менә әйбәт булган, Саймә белән Рәүф оныклар сөеп рәхәтләнәләр инде хәзер.
   Кайткан саен шул сүз туган йортта. Гөлфирәгә шулай язган, әти-әнисенә бердәнбер бала булып үсте.Шуңа авыл кызына хуҗалыктагы эшләр дә хәтсез күп төште. Әти-әнисе иртәдән кичкә кадәр эштә булгач, күп эшләрне берүзенә генә эшләргә туры килде. Аннары арттан күзәтеп торучы булмагач,малайлар белән алма бакчаларына юлбасарлыкка да йөрде, балыкка да,  учак ягып,бәрәңге дә пешерде. Кыскасы, эше дә , авыл баласына хас шуклыклар дә бертигез эләкте кызга. Ахыры шуңа да Гөлфирә үз бизнесын булдыра алды. Квартирасы да бар, ә менә, күкрәгенә сыендырып, иркәләүче генә юк. Базарда ярый әле көн үтә. Ә менә кавртирасына кайтса, тоташ шомлык каршы ала, эчпошыргыч тынлык.
 
 Авылдан килгәч , Гөлфирә, буш квартирада үзе генә утырып торасы килмичә, кабаттан киенеп, каршыдагы бизәп куелган чыршы янына чыкты. Ял көне булганлыктан, чыршы тирәсендә кап-кара халык,  чыр-чу килеп, балалар йөгерешә. Култыклашып ,чыршы тирәли әйләнгән парлылар да бар. Шушы халык арасында япа ялгызы Гөлфирә генә иде ахыры.
 
 Чыршы янында бүген теге көнне кызга бәйләнеп азаплаган Кыш Бабай гына күренми. Каядыр китеп барган ахыры, бәлки, аның да ял көнедер . Кыз бу юлы җылы киенеп чыкты, капрон колготки сезоны үткән икәнен бик яхшы аңлады  узган атнада. Җитмәсә, Динислам да аннан  көлде.” Һе, артың туңа күрмәсен”,- дип ишарәләгән бит. Кыз Динислам белән Алсинә турында уйлап куйды. Кайда икән алар хәзер, рәхәтләнеп, телевизордан мультиклар карап утыралардыр әле. Ә Алсинә теге кызыл сапогины киеп йөри микән? Динислам турында һаман-һаман уйларга курыкты кыз, аның бит кызы бар, димәк, гаиләле кеше. Кеше гаиләсен җимереп, үз тормышыңны төзеп булмый, барыбер бәхетле була алмаячаклар. Аннары шушы сап –сары чәчле кызчыкны ничек итеп әтисез калдырырга кирәк.?! Авыр уйлардан арыныр өчен, кыз үзалдына көйләнергә кереште.
 
              Бәйрәм киче саф һава,
              Тәңкә-тәңкә кар ява.
              Мамыктай җиргә ята,
              Кыш Бабай кар ярата.
 
—Гөлфирә апа!
Кыз игътибар бирмәде, аны монда танып белүче юк, димәк, аңа атап эндәшмиләр.
            Бер күренә, бер күмелә
            Күктә ай, күктә ай.
            Чыршы янына чакыра
            Кар кызы Ак Сылукай.
 
—Гөл-фи-рә а-па, монда кара!
 Әллә чынлап аңа эндәшәләр инде, кыз, тавыш хуҗасын эзләп, як-ягына каранып алды.
—Гөл-фи-рә а-па, мин монда, тау өс-тен-дәәәә.
 Гөлфирә балалар шуар өчен ясалган кар тавына борылап карады.
  Тау өстеннән аңа кулын изәп, Алсинә басып тора иде. Ә кызчыкның аягында кып-кызыл сапогилар.
      Гөлфирә ,кызчыкның, үзен танып алып чакырганына күңеле булып, кызу –кызу атлап, тауга таба атлап китте. Алсинә аның килгәнен күреп алды да ледянкасына менеп утырды.
 
—Гөлфирә апа, мине карап тор.
 Кыз таудан шуып төшеп тә китте.
 
Гөлфирә кызның шуып төшкәнен ике кулын җәеп көтеп торды да, Алсинә, шуып, аның янына килеп җиткәч,  кызчыкны  ике кулы белән кочаклап алды.
—Оп!-тотып тора алмады, инерция белән икесе дә кар өстенә тәгәрәделәр.
 Аллы- гөлле төсләр белән бер янып, бер сүнеп торган чыршы янында ике кызның көлешкән тавышы яңгырады.
 Гөлфирә башта үзе калыкты, аннары үз артыннан, тартып, Алсинәне торгызды.
— Авыртмадымы бер җиреңдә, матурым?
Алсинәнең шатлыгыннан ике күзе дә ут булып яналар, авызы ерык.
—Юк, –дип җавап бирде ул Гөфирә апасына.
Гөлфирә кызны кочаклап алды. 
—Исәнме матурым, үзең генә түгелдер бит?
—Юк, без монда әти белән икәү килдек Гөлфирә апа, ә син кем белән килдең?
—Мин үзем генә килдем шул монда.
—Ә синең абыең юкмыни?
. —Юк шул.
Алсинә һаман тураеп баса алмаган Гөлфирәнең колагына үрелде.
—Гөлфирә апа, минем әтинең дә апасы юк.
—Шулаймыни, нишлисең инде, мин дә менә үзем генә үстем, әтиеңнең дә апасы булмау- бер дә гаҗәп түгел.
Кызчык як-якка башын селкеп алды.
—Юк, мин әйтәм, әтигә апасыз бик күңелсез.
—Ник, туганнан-туган апалары да юкмыни, Алсинә?
Алсинә, нидер аңлата алмавыннан борчылып, бераз уйланып торды да:
—Мин аннары әйтермен, яме Гөлфирә апа,-дип, тауга таба йөгереп китте.
—Гөлфирә туташ та чыршы янына чыккан икән.
Кыз янына килеп баскан Динисламга борылып карады.
—Исәнмесез ,Динислам! Әйе, чыктым әле, сез дә ахыры ерак тормыйсыз?
—Юк, әнә кибетләр артында гына безнең йорт. Алсинә барыйк та-барыйк дигәч, җыенып чыктым менә.
—Шулай икән шул, күрәм, минем каталар да яраган икән үзегезгә.
—Ә нәрсә булган?-дип җавап бирде Динислам, аягындагы каталарның карын каккандай итенеп.- Бик җайлы әле, аяк туңмый. Сез менә мин биргән ыштанны киеп чыкмагансыз.
Үпкәләмәде Гөлфирә, елмайды гына.
—Әти зур рәхмәтләр әйтеп алып калды аны.
—Алайса бөтенләй кирәксез булып калмаган икән.
—Сез гел юлыма очрый башладыгыз.
—Белмим, кем иң беренче  очрашулар эзләп йөргәндер әле, Гөлфирә туташ.
—Мин димәкче буласызмы?
—Билгеле, Сез.
—Шулай иткән диярләр тагын, юкны сөйләп йөрмәгез.
—Юк, Гөлфирә юкны сөйләмим, ә чынлап шулай.
—Ничек?
—Сез базарда, үзегезнең бизнесны будыру өчен, бутик ачарга рөхсәт кәгазе артыннан йөрдегез. Ул кәгазьгә “рөхсәт” дип кем кул куйды?
—Мин ул түрәнең үзен күрмәдем, сәркәтибе генә ,кул куйдырып, алып чыгып бирде.
—Ичмасам, фамилиясен карагансыздыр бит инде?
—Әйе, карадым.
—Соң, кем дигән инде анда?
—Кашапов  Д-д-д Динислам ... –Гөлфирә төшенә башлап тотлыгып калды.
—Шакирович-дип, кыз өчен төгәлләп бетерде Динислам.
Гөлфирәнең исләре китте, аның каршында яңа калкып чыккан барлык зур-зур базар бутикларның хуҗасы Кашапов Динислам Шакирофич үзе басып тора. Кыз, төш кенә күрәм ахыры дип, иргә сиздерми генә чәнчә бармагын чеметеп алды.Шулай да сер бирәсе килмәде.
—Булса ни, без бит анда бер-беребезне күрмәдек, шуңа күрә анысы саналмый.
—Санала.
—Саналмый.
—Ярар-ярар алайса, саналмасын. Ышан сиңа, бәхәсләшеп китсәк, тотып тукмарсың да  тагын.
—Курыкмагыз, тимәм.
—Анысына да рәхмәт әйтергә кирәктер инде.
—Билгеле, кирәк.
—Усалланганда, шундый чибәрләнеп китәсең син Гөлфирә.
—Әй-әй, бу юлы мин түгел, ә сез югары тизлек алдыгыз ахыры. Миннән түгел, хатыныгыздан кирәген аулагыз, бар.
 
 Динисламның йөзе үзгәреп алды.
 
АХЫРЫ КИЛӘСЕ АТНАДА
 

 


Зиннур ТИМЕРГАЛИЕВ
Матбугат.ру
№ --- | 23.04.2018
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»