|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
21.04.2018 Мәдәният
"Людк,а Людк!" Актриса Нина Дорошина вафатВладимир Меньшовның "Любовь и голуби" фильмында төп рольләрнең берсен башкарган Нина Дорошина 84нче яшендә вафат булган. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.
Аңа 20 апрельдә "ашыгыч ярдәм" чакырганнар, ләкин актриса хастаханәгә барудан баш тарткан диелә.
Дорошина "Любовь и голуби" фильмыннан тыш, "Человек родился", "Первый эшелон", "Неповторимая весна", "По семейным обстоятельствам" һәм башка киноларда да төшкән. 1959 елдан бирле ул "Современник" театрында эшли иде. Актриса шулай ук Щукин исемендәге театр училищесында укытты. 2010 елда Дорошина Дуслык ордены белән бүләкләнде.
--- |
Иң күп укылган
|