поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
20.04.2018 Шоу-бизнес

Әнвәр Нургалиев: "40 – 45 яшькә кадәр җырламыйча ничек түздең", - дип сорыйлар"

“Дуслык күпере” фестивалендә Башкортстанда яшәп иҗат итүче популяр җырчы Әнвәр Нургалиев та чыгыш ясады. Фестиваль вакытында ул төрле шәһәрләрдә тамашачының чыгышларны ничек кабул итүен күзәтеп барган һәм үзе өчен кайбер нәтиҗәләр ясаган. Аныңча, җырчы гади халыкка якын булса, аны яхшы кабул итәләр. Һәрбер җырчы репертуарында халык җыры булырга тиеш.

 
– Әнвәр, сине Башкортстанда бик популяр, диләр, Татарстанда исемең соңгы елларда гына ишетелә башлады.
 
– Минем эстрадага килүемә 18 ел булды. Дөрес, иртәрәк тә эшли башларга була иде. Уфа сәнгать училищесында укыганда ук, ә бу туксанынчы еллар, эстрадага чыгарга талпынып карадым. Башлыча Салават җырларын җырладым. Әмма үз юнәлешем булмаганга, тамашачыны кызыксындыра алмадым. Укытучылар исә, ташлыйм дип икеләнеп калганда, эзләнергә, үзеңнекен табарга кирәк дип, мине юата килделәр. Алар сүзен тыңлап, опера юнә­лешендә укырга дип, сәнгать академиясенә дә кердем. Шунда укыганда без Марат Шәйбәков, Гүзәл Әхмәтова белән “Ихлас” төркемен оештырдык. Ләкин бу төркем дә алдырып ки­тә алмады. Шуннан бизнес эшенә керештем. Үзем эшлим, үземнең җырлыйсы килә. Янә сәхнәгә кайттым. Бу вакытта үземә нәрсә кирәген, тамашачыга нәрсә әй­тергә телә­гәнемне аңлый идем инде. Татарстанда еш сорыйлар: каян килеп чыктың син, 40 – 45 яшькә кадәр җырламыйча ничек түздең, дип. Үз өстемдә эшләдем, егетләр. Төр­ле чаклар булды. Хәзер үз юнәлешемне таптым дип уйлыйм. Безнең эстрада кызык бит: монда акча эшләргә киләләр. Минеке киресенчә килеп чыкты: төзелеш бизнесыннан кергән табышым эстрадага кереп бетте. Тагын шунысын аңладым: укып кына җыр­чы булу мөмкин түгел икән.
 
– Бүген “Соң дисең микән?”, “Гомерләр бер генә” кебек җырларың популяр. Аларны ничек сайлыйсың?
 
– Җыр сайлаганда эчке си­зем­ләвемә таянам. Ул мине җил­кетсә, тамашачыны да җилкетә­чәк. Зифа Нагаева, Рөстәм Гыйз­зәтул­лин, Эльмира Җәләева бе­лән карашларыбыз туры килә. “Соң дисең микән?” – миңа атап язылган җыр түгел иде. Автор аны башка кешегә биргән, ә ул аны җырламаган. Ә мин беренче юлларыннан ук үзем­неке икәнен аңладым. Радиога ротациягә дә бирмәгән идем, җыр интернет аша таралды. Артист өчен ике проблема бар: килешле кием һәм яхшы җыр. Җыр да, кием кебек үк, үзеңә килешле булырга тиеш. Бөтен җыр да җырчыга бармый. Минем җыр­ларны ха­тын-кызлар ярата. Тама­шачы­ларым­ның 95 проценты – урта яшьтәге гүзәл затлар.
 
– Җырыңа, үзеңә гашыйк булган гүзәл ханымнар гаи­лә­ңә куркыныч тудырмыймы?
 
– Гаиләм – минем өчен иң кадерлесе.  Бар булмышым алар өчен. Ирина белән биш ел йөр­дек, бер-беребезне белеп, аңлап, яратышып өйләнештек.  20 ел  бергә яшибез, ике бала үсте­рәбез.

– Мин үземне үзем күтәр­дем, дисең. Эстрадада хәзер яңа кү­ренеш – продюсерлык та күтә­релеп килә.
 
– Бездә әле җырчы белән продюсер мөнәсәбәтләре көй­ләнеп бет­мәгән. Шуңа күрә мондый мөнә­сәбәтләрнең ахыры хәерле тәмам­ланмаганнары да бар.  Чөнки, чыннан да, бу әле – яңа күренеш. Кем­гәдер ул кирәк, кемдер аннан башка да үзенә юл яра. Мин – үз-үземә хуҗа.
 
– Татарстанда – Тямаев, Башкортстанда – Нургалиев, диләр...
 
– Гомумән, җырчы белән җыр­чыны чагыштыруны яратмыйм. Популярлык ягыннан әй­тәсез икән, дөрес, миңа халык йөри. Еш кына икешәр концерт бирәм. Иртәгә кеше килерме мине тыңларга, юкмы – анысын белмим. Күкрәк сугып мактану, арзанлы алымнар белән игътибарны җә­леп итү, кирәк­мәгәнгә сүз кө­рәш­терү – минеке түгел.  Халык, масаеп кит­сәң дә, ясалмалык чыгарсаң да, сизә. Сизә икән, тора да, чыгып китә. Сәхнәгә әшәке уйлар белән дә чыгарга ярамый. Хисләрең ихлас, уең матур икән, чыгышың күпләрне җә­леп итәчәк. Тамашачыга гадилек кирәк. Аларга хәтта тавы­шыңның көч­лелеге, камиллеге дә беренче урында түгел. Аларга синең үз-үзеңне тотышың, мәгънәле сүзең, алар турындагы җырың кирәк.

– Бүген эстраданың төп проблемасы нинди?
 
– Җырлыйм дип кеше алдалау, ягъни фонограммага җыр­лау.  Концертымда андый юлга бармыйм. Программада берничә авыр җыр бар иде. 2-3 сәгать концерт биргәч, тавыш арый, шуңа күрә алардан баш тартырга туры килде. Хәзер көндәшлек ничек корыла: син тере тавышка җырлый­сың, кайвакыт “әтәч” тә киткәли, ә башкалар Мәс­кәүдә югары сыйфатлы студиядә яздырган җырга авыз ачып тора. Билгеле, алар чыгышының сыйфаты яхшырак була. Монда тамашачы тере тавышны гына ярата дип тә әйтеп булмый. Халык еш кына белә торып алдана. Аранжировкага кил­гәндә, мин монда сыйфат ягында. Музыка никадәр сыйфатлырак, җырлавы шулка­дәр җиңелрәк.
 
– Татарстанга ничә ел концерт куярга килергә куркып йөрдем, дип әйтәсең. Килдең, күрдең, концерт куйдың. Нинди фикердә кайтып киттең?
 
– Ничек кенә карама, эстрада сездә көчлерәк. Монда артистлар күп, көндәшлек бар. Ләкин Башкортстанда яшәүче татар­ларның үз өстенлекләре бар.  Татар эстрадасында моң икенчерәк планга калган икән. Баш­кортстанның татар эстрадасында алай түгел. Без­дә хәтта рок та милли үзен­чә­лекләрне бирә. Репертуарга башкорт халык җы­рын алырга дигән фикергә килдем. “Сибай” булырмы ул, “Азамат”­мы – белмим әле. Бу үземә үзем оештырган имтихан да булачак.
 

 


Гөлинә ГЫЙМАДОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 20.04.2018
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»