|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
20.04.2018 Сәясәт
Казан Кремленең рәсми вәкиле имеш-мимешләрне туктатырга куштыЧүп-чарны тулысынча эшкәртеп бетереп булмый. Шуңа күрә Татарстанда чүп ягу заводы төзү мәсьәләсен барыбер хәл итәргә туры киләчәк. Республика җитәкчелеге шул фикердә. Лилия Галимова кайбер мәгълүмат чараларында татар телен укытуга бәйле имеш-мимешләрне туктатырга кушты. Татарстанда чүп яндыру заводын төзү чүп-чарны эшкәртү чылбырының соңгы ноктасы булырга тиеш. Хөкүмәт йортында узган брифингта Казан Кремленең рәсми вәкиле шулай дип белдерде. “Заводка яңадан эшкәртүгә яраксыз калдыклар гына озатылачак. Эшне исә чүпне аерып җыюдан башларга кирәк. Бу хакта кат-кат сөйләп торабыз”, – диде Лилия Галимова. Ул Казан мэры Илсур Метшинның әйткән сүзләрен дә искә төшерде. Шәһәр башлыгы чүп яндыру заводы төзү мәсьәләсенә бәйле халык белән очрашуда билгеләп үткәнчә, алдагы дүрт елда башкалада чүп җыю һәм аралаштыру юнәлешендә тулы бер система барлыкка киләчәк. “Сүз 14 станция турында бара”, – дип ассызыклады Татарстан Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе урынбасары.
Ә кайберәүләрнең, республикада чүп 100 процентка эшкәртелергә тиеш, дигән тәкъдименә килгәндә, бу – мөмкин эш түгел, диде Лилия Галимова. “Мондый тәҗрибә дөнья күләмендә дә юк. Югыйсә безнең белгечләр күптән шунда барып, эш тәртибен өйрәнгән булыр иде, – диде ул. – Татарстанда чүпне эшкәртү юнәлешен үстерергә кирәк булуы белән килешәбез. Шунысын да искәртеп узасым килә: киләсе елда республикада пыяла ватыгын эшкәртү буенча предприятие ачу күздә тотыла. Пыяланы икенчел эшкәртү – безнең авырткан җир”. Ясалма каучукны эшкәртү юнәлешен киңәйтү дә каралган. Лилия Галимова әйтүенчә, бүген Татарстанда гамәлдә булган чүпне юкка чыгару схемасы шактый искергән һәм куркыныч тудыра. “Казанда яшәүчеләр генә дә елына 600 тонна чүп-чар чыгара. Шуның нибары 5 проценты яңадан эшкәртелә, калганы исә полигоннарга озатыла”, – диде Казан Кремленең рәсми вәкиле.
Брифингта Осиново янында чүп яндыру заводын төзүгә каршы чыккан бер хатын-кызның гараждагы машинасын җимерүләренә бәйле хәлгә дә ачыклык керттеләр. Кайбер мәгълүматларга караганда, хокук саклаучыларга мөрәҗәгать иткән зыян күрүчегә иң элек полиграфта тикшерү узарга тәкъдим ясаганнар. “Әлеге хәл шәхси йортта килеп чыккан. Гараж ишегалдында урнашкан. Биредә сакчы эт бар. Гадәттән тыш хәл булган көнне ишегалдында өч автомобиль булган. Алар арасыннан безнең илдә җитештерелгәне генә зыян күргән. Аның тәрәзәләрен ватканнар”, – диде Казан Кремленең рәсми вәкиле. Кыкасы, бу вакыйга тирәсендә сораулар күп.
Лилия Галимова шаккатыргыч яңалык артыннан куып, мәгълүматны тиешенчә тикшермәүче журналистларга шелтә дә белдерде. Билгеле булганча, республикадагы кайбер мәгълүмат чаралары башкалада баласын татар теле дәресләренә йөртмәүче ата-анага штраф салулары һәм эштән куулары турында язды. “Мәсьәләне без дә өйрәндек. Беренчедән, тугызынчы сыйныфта укучы кыз икенче һәм өченче чирекләрдә урыс теле дәресенә йөрмәгән. Ассызыклап әйтәм: сүз нәкъ менә урыс теле турында бара. Икенчедән, дәресләрне даими калдырганы өчен кызның әнисен Авиатөзелеш районының балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссиягә чакырганнар. Мондый очракта уку йорты һәрвакыт шулай эшли. Ул утырышка килмәгән. Өченчедән, бу хатын-кызның соңгы рәсми эш урыны булып “Сириус” оешмасы тора. Ул аннан 2017 елның 30 апрелендә үз теләге белән киткән. Әтисе исә икенче бер предприятиедә эшләгән. Ул аннан 2017 елның 31 декабрендә үз теләге белән киткән. Кемнеңдер сүзенә генә таянып, материал язу бик үк дөрес түгел, бу өстәмә тикшерүләр һәм фактлар таләп итә”, – диде Лилия Галимова.
Татар теле турында сүз чыккач, Казан Кремленең рәсми вәкиленнән киләсе елга уку программасын әзерләү турында да сорадылар. “Әлеге юнәлештә эш туктамаган. Программа кабинетларда төзелә. Аның белән махсус белгечләр шөгыльләнә. Нинди дә булса нәтиҗәләр турында сөйләргә иртәрәк. Уку елы уртасында үзгәрешләр кертүнең мәгънәсе дә юк”, – диде ул.
Бу көннәрдә Башкортстанның Эстәрлетамак мәктәбендә булган хәлләр дә тынгылык бирми. “Бу – бик зур фаҗига. Татарстанда ел башыннан бирле мәктәпләрдә көчәйтелгән саклык чаралары гамәлгә кертелгән. Мөгаллимнәр укучыларның үз-үзен тотышын, социаль челтәрдәге “тормышы”н даими күзәтеп барырга тырыша. Республикада хәвеф-хәтәр китереп чыгарырга мөмкин булган балалар исемлеге юк, безнең өчен алар барысы да бертигез”, – диде Лилия Галимова.
Татарстанда сыер асраучыларга өстәмә ярдәм чаралары күрсәтергә мөмкиннәр. “Сөт кризисы барыннан да бигрәк, илнең Үзәк, Төньяк-Кавказ һәм безнең Идел буе төбәкләренә тәэсир итте. Федераль дәрәҗәдә ярдәм чаралары күрсәтелә. Татарстан Президенты өчен әлеге тармакка ярдәм итү өстенлекле бурычларның берсе булып тора. Сөт кризисы килеп чыккач та, Рөстәм Миңнеханов 800 миллион сум күләмендә субсидия бүлеп бирү турында карар кабул итте. Бу эш башкарылды инде. Өстәмә ярдәм чаралары күрсәтү мөмкинлеге дә бар”, – диде Казан Кремленең рәсми вәкиле.
Эльвира ВӘЛИЕВА |
Иң күп укылган
|