• 22.10 Бизнес-форум (Радислав Гандапас, Маршалл Голдсмит, Аллан Пиз), Казань, «Korston Club Hotel».
  • 26.10 "Ут чәчәге" премьерасы. Кариев театры. 18.30
  • 30.10 ШТК югары лигасы. Уникс. 19:00
  • 01.11-05.11 Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимов. Уникс. 18:30
  • 02.11 "Мин Үзгәрдем SHOW". Лилия Хәйруллина концерты. Махсус кунаклар: Нурминский, Хаким. Эрмитаж. 19:00
Туган көннәр
  • 17 Октябрь Айгөл Хөснуллина
  • 17 Октябрь Роза Туфитуллова
  • 17 Октябрь Әхмәт Саттар
  • 17 Октябрь Рәшидә Җиһаншина (1917-2003)
  • 17 Октябрь Лидия Әхмәтова
  • 18 Октябрь Әнвәр Гобәйдуллин (1922-2012)
  • 18 Октябрь Кадрия Фәтхуллова
  • 18 Октябрь Юныс Сафиуллин
  • 18 Октябрь Илсур Хадиуллин
  • 18 Октябрь Равил Бохараев (1951-2012)
  • Тана ите 280 ботлап Актаныш 89376101008
  • Яхшы травматолог эзлим, тел.89093080784
  • Казан шэхэренен РКБ янында урнашкан Оренбург тракты 138в йортында, ботен унайлыклары булга бер булмэле квартира озак вакытка арендага бирелэ. Начар гадэтлэре булмаган, похтэ, чисталык яратучы кешегэ яки гаилэгэ. Телефон: 89874092154, Йолдыз.
  • Сдаю 2 комнатную квартиру на Спартаковской 88Б (Центр). Новый дом с ремонтом, мебель, бытовая техника 89276766077
  • Парина, Сыртланова, Пр.Победы тирэлэреннэн торырга булмэ эзлим. Эшли торган, начар гадэтлэре булмаган хатын-кыз. 89274745077, 89274661604
  • Торле авырлыктагы таналар. Буаз тана декабрь 89372913008
  • Балтач районы. Үгез ите сатыла. Казанга китереп бирү мөмкинлеге дә бар. Тел: 89874232810
  • Симертелгэн суяр очен тере килеш казлар сатам. 1500 сум. т89196907476.
  • Казанда квартираларга, бүлмәләргә матур итеп ремонт ясыйбыз. Стена тигезләү, штукатурка, шпатлёвка, обой ябыштыру, буяу эшләре, электрика, линолеум, ламинат җәю, плинтуса кую х.б.эшләр. Оста куллар, уртача бәяләр, күпъеллык тәҗрибә. 89061103971
  • Өч бүлмәле фатирның бер бүлмәсенә кыз(лар) эзлибез. Казан.WhatsApp: 89872147611

 

 

 
Архив
 

20.04.2018 Тарих

Йөзьяшәр аксакал

Төрле төбәкләрдә яшәп, татар халкын таныткан, аның мәнфәгатьләрен кайгыртып хезмәт куйган олы шәхесләр күп безнең милләтебездә. Шуларның берсе Камил ага Хафизов Сафаҗайда яши. Ул хак динебезне таратуга, аны саклап үстерүгә күп көч куйган гомерендә, шигырь язу осталыгы да бар.

Бүген без сезне, хөрмәтле газета укучылар, аның үзе язган биографиясе белән таныштырабыз һәм кайбер шигырьләрен тәкъдим итәбез. Камил аганың иҗаты үзенчәлекле булуга карамастан, кызыксынучылар булыр дип ышанабыз.
 
Мин, Хафизов Камил Сәмигулла улы Түбән Новгород өлкәсе Пильна районының Сафаҗай  авылында  1929  елның  2 октябрендә  туганмын.  Әтием  Сәмиулла Хафиз  углы  1901  елгы,  әнием  Заһирә  Вилдан  кызы  1907  елгы  иделәр.  Әтием  Мухсин  хәзрәт  Хабибулла  углында,  әнием  Насретдин  хәзрәт  Шиһабетдин  Мәрҗәнинең шәкертләрендә  яхшы  уку  укыган  кешеләр иделәр. Мин беренче белемне – яттан ясин сүрәсен,  егермегә  якын  кыска  сүрәләрне һәм намазны алардан өйрәндем. 1939 елда әтием  кинәттән  вафат  булды.  1941  елда сугыш  башланганда  бары  11  яшендә  идем, әни авыру булу сәбәпле бар авырлык миңа калды.  Ул  елларда  безнең  бар  теләгебез –  сугыш  елларын  үткәреп,  исән  калу  иде. 
 
Безнең укытучы ирләребезне сугышка алдылар, һәр көн бер-ике сәгать укыгач, укытучылар булмау сәбәпле букчаларыбызны алып өйгә  кайтып  китә  идек.  Миңа  12  яшендә йортта хуҗа булырга туры килде. Шуңа күрә 29 яшькә кадәр авылда яшәдем. 1959 елда өйләнеп,  Свердловск  шәһәренә  киттем. 
 
Анда  СНИИВИ  югары  уку  йортына  столяр булып эшкә кердем. 5-6 айдан соң агач йорттан фатир бирделәр, эш урынымда өстәмә спорт эшләрен дә миңа йөкләделәр. Безнең институт  спорт  эшләре  буенча  медиклар райкомына буйсына иде. Райкомда берничә ай  эчендә  район  күләмендәге  спортчылар белән танышкач, тренерлар арасыннан мине рәис  итеп  сайладылар.  Өлкә  күләмендәге ярышларда  катнашырга  һәм  команданы күрсәтергә туры килә иде. Без төрле спорт төрләре – чаңгыда узышу, волейбол шахмат,  шашка,  тау  слаломы  кебекләр  белән шөгыльләнә идек. Спорттагы уңышларыбыз өчен  булса  кирәк,  медиклар  райкомы  1965 елда  мине  Красноярскийга  тау  туризмы  буенча Бөтенсоюз сборларына юллады. 1967 елда  институтны  яңа  биналарга  урман эченә  күчерделәр.  Райкомга  йөрүе  кыен булганга, 1967 елда миңа райком белән саубуллашырга  туры  килде.  Мин  СНИИВИдә 1959 елдан 1989 елга кадәр эшләдем. 1989 елда  мәчеткә  намазга  йөри  башладым. 
 
Анда  Свердловск,  Чиләбе  өлкәләренең мөхтәсибәте урнашкан иде. Имам-мөхтәсиб Үмәр  хәзрәт  Вәлиев  галимнәренә  миннән имтихан  алырга  кушты.  Имтихан  алгач, мине  имам  мөхтәсибенең  укыту  буенча урынбасары итеп билгеләделәр һәм дә ике өлкә  мәчетләренең  ревизион  комиссиясе рәисе  итеп  сайладылар,  Свердловсктагы татар-башкортлар дуслыгы оешмасы вәкиле итеп  тә  билгеләделәр.  Шунда  эшләгәндә миңа Казаннан килеп йөрүче “Казан утлары” журналының  редакторы  Шаһинур  әфәнде һәм  академик  Абрар  Кәримуллин  белән танышырга  туры  килде.  Мин  аларны  кичке Казан поездына озатып бара идем. Автобуста  барганда,  Абрар  Кәримуллин:  “Камил кардәшем, сез фәнне яхшы беләсез, ничек дин  юлын  сайладыгыз?”  –  дигән  сорауны бирде.  Мин  анарга  шигъри  юллар  белән җавап кайтардым. “Бу дөньяда зирәклек булмас димә, илһам белән килгән, Ходай биргән гыйлем бар бит ул”, - дидем. Мөхтәсибәттә эшләгәндә  миңа  Свердловск,  Чиләбе өлкәләренең  күп  шәһәрләрендә,  районнарында,  поселокларында  булырга  туры  килде.  Анда  курсалар  ачып,  укытып,  соңрак аларны тикшереп йөрдем. Пышма, Сафакүл районнарында,  Серов,  Северо-Уральcк, КрасноУфимск,  Ревза  кебек  шәһәрләрдә күп  тапкыр  булдым. 
 
1991  елда  Казанга съездга  барырга  мандат  бирделәр.  Казанга  баргач,  анда  яңа  гына  оешкан  мәдрәсә барлыгын  ишеттем  һәм  кереп  чыгарга  уйладым. Мәдрәсәнең ишеген ачу белән бер маляр эшен эшләп йөрүче бабайны күрдем. Ул  миңа  эш  арасында  эчкә  узыгыз  дип ишарәләде. Анда кергәч мәдрәсәнең укытучысы Җәфәр Мөбәрәкшин белән таныштым. Ул минем каян килгәнемне, ник килгәнемне һәм  башкаларны  белгәч,  шәкертләр  кар-шында  дәрес  алып  баруымны  сорады. Мин  шәкертләргә  Болгар  тарихын  сөйли башлагач,  теге  маляр  карт  дигәнем  кереп утырды  да,  бик  озак  тыңлап  торды.  Дәрес беткәч  саубуллашып  чыгып  киттем.  Ә  теге тыңлап  торучы  картның  Абдулхак  хәзрәт Саматов  булуын  соңрак  аңладым. 
 
Икенче  көнне  янә  шул  мәдрәсәгә  бардым  һәм гафу  үтендем.  Шунда  мин  аңа:  “Сезнең мәдрәсәгә укырга килергә мөмкинме?” - дидем,  кайда  эшләвемне  сөйләп  бирдем.  Ул миңа: “1992 елда килегез, карарбыз”, - диде. Шуннан  Исхак  хәзрәт  бүлмәсенә  кергәч, Галия  ханымны  күрдем,  ник  килгәнемне, каян  килгәнемне  сөйләгәч,  укырга  килергә мөмкинме,  дидем.  Ул:  “Килегез,  карарлар”, - диде. Мин 1992 елда Казанга килгәч, Зәкәрия хәзрәт дәресләрендә укып йөрдем. Ничәдер атна үткәч, миңа башта яшь балаларны укытырга тәкъдим иттеләр. Күпмедер үткәч, олы шәкертләргә тәҗвид фәне, татар тарихы  буенча  дәресләр  бирергә  тәкъдим иттеләр. Шунда эшләгәндә мөфти Абдулла хәзрәт безгә мәдрәсәгә килгән иде, “Камил Хафизов  синме  буласың?”  -  дип  сорады. Танышкач:  “Без  сине  мәдрәсәгә  мөдәррис итеп билгелибез”, - диде. Мин таныклык алгач, “Алланың рәхмәте сезгә булсын”, - дип җавап кайтардым. 1997 елда әниемә туксан яшь тулды, мин аны туган авылына алып төшәргә уйладым, шунда  ул  миңа:  “Улым,  мине  үлгәч  авыл зиярәтләренә җирлә”, - дип васыять әйтте. Шуннан соң үземнең хәлемне аңлатып, Исхак  хәзрәткә:  “Казанга  кабат  баралмам”, -  дип  телефонограмма  җибәрдем.  Мин әниемне 2002 елга кадәр тәрбияләдем, вафат булгач, сораган зиярәтенә дәфен кылдым.
 
Эволюция
Эволюциянең төп максаты – 
Дәхридән инсанны тәрбияләү.
Дәхрилекне бөтенләй инкарь итү,
Кешелек сыйфатларын бәяләү.
Эволюциянең бер максаты –
Алдан раббыларын таныту.
Әмре мәгъруф, нәхи мөнкәр белән
Кешелек сыйфатларын баету.
Язмаларны кабул итмәгәннәр
Инде өченчесе булалар.
Диңгез утраулары, кара урманнарда
Инсаннардан качып торалар.
Нәрсә күрсә - шуны ашый алар,
Кеше итеннән дә бизмиләр.
Инсаннардан качып яши алар,
Үзләре дә шуны сизмиләр.
Эволюция гафу итми,
Артка калганнарны мактамый.
Безне кардәш итеп берләштерә,
Аерылганны изә, якламый.
Бергәләшеп алга бару кирәк,
Һәр эштә дә бергә булырга.
Бәхет бит ул сине эзләп килми,
Аны кирәк яулап алырга.
 

---
Туган як
№ --- | 20.04.2018
Туган як печать

 
comments powered by HyperComments

Фикерләр

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
ТНВ
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Туган як
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Яңарыш
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Идел
Себерке
Өмет
Диләфрүз
Татарстан Язучылар берлеге
comments powered by HyperComments