поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
19.04.2018 Ана теле

Ана теле. Кабатлау осталыкмы, әллә артыклык кәсәфәтеме?

Бу юлы да эшне “күнегү дәфтәре”ннән башлау фарыздыр. Тик мисалларны бик тә уңайдан башлыйсы килсә дә, юк бит, гел тискәре мисал... Әйләнеп кайтчы минем үземә... Радионы ник кабызганыма үкенеп утырам: йөз тапкыр кабатлады инде: берсендә әче итеп суза, икенчесендә мөңрәгән тавыш, янә сыктау... Нишләргә соң?

Өзмәсәң, көне буена сузыла бу, берәрсе килеп кереп, өзеп ташласа гына инде, көне буе сыктап- үкереп ятачак. Ярар, бүтәннәрне дә интектермик инде. сүндерик... Бераздан кабызган идем...Төштә күрәм авылымны... Бер йөз тапкыр тәкърарлагандыр...

Сүндердем.... Сөйләмдә мәгънә һәм хис төсмерен эзләп табу һәм аны белдерүдә тел чарасын кабатлау ихтыяҗы әледән- әле килеп чыгып тора. Телебез бу чараның шәкелләренә дә ифрат бай. Ул, мәсәлән, берничә баланы балалар дип тә, бала-чага дип тә әйтә ала. Тик татар теленең бу уңай сыйфаты сөйләмдә тискәре күренешкә дә әйләнеп куя. Артыклык кәсәфәте сәбәпләреннән берсе нәкъ кабатлау да инде. Аеруча җырларда.

Сүзне генә кабатлау булса иде дә, бөтен бер озын тезмәләр, куплетлар, җыр тулаем кабатлана: Талларым, тирәкләрем дип өзелә үзәкләрем... Бер утыз тапкыр кабатланадыр. Балалар җырында да Җирдә миңа ни кирәк / Әллүкиле көй кирәк дип кабатлана. – Көзге җил.../ яфраклар җиргә коела... Туктаусыз шушы сүзләр кабатлана. Һәр сүзне кабатлагач, мәгънәсе турында тукталып уйлый башлыйсың. Мәгънәсен төшенгәч, “нигә кабатлыйлар?” дип уйлыйсың. Җиргә сүзе нигә кабатлана? Ул бит гомумән дә кирәкми, яфрак җиргә коелмыйча кая коелсын... Сүзче (шагыйрь дияргә тел әйләнми), урысча уйлап, шулай хаталы язган, татар алай исрафлык ясамый. Ничә тапкыр кабатлануын санап утырдыңмы? диярсез. Санадым шул.

Ә нишлисең, җыр бүтән вазыйфа йөкли алмагач (ачыш ясау, сөенү, көенү һ.б); Көт, көт, көт – бер юлда 6 сүз; кушымта-строфада дүрт юл (4±6). Шул строфа ун тапкыр кабатлана. – Үпкәләдем, үпкәләдем, үпкәләдем... үпкәнгә... – Сиңа, сиңа, сиңа... мең тапкыр кабатлады... Монда авторлардан бигрәк радио алып баручыларына шелтә әйтергә кирәктер. “Болгар”да “Миңа барыбер” дигән җыр ”барыбер”не утыз тапкырлап кабатлый. Шул туктаганга сөенгән тыңлаучының янә теңкәсендә уйнап, алып баручы шул сүзне кабатлап, бөтен нәрсә дә безгә барыбер булмаска тиеш, дигәнрәк фәлсәфә сата башлый.

Бу комментар үзе үк “барыбер”не янә кабатлап, тыңлаучының теңкәсенә тию булып чыга. Ярый инде бу сүзгә карата тискәре мөнәсәбәт кинаясе бирелә, тик җырга карата түгел. Алып баручының тискәре карашын төшенгәч, тыңлаучы ”нигә алайса ярты сәгать буе тыңлаучының җанын талкып, аны акырттыгыз”, дип вәсвәсәләнә. Нигә ул җырны тотарга, юньлерәкләренә кирәкле урынны биләтеп. Икенче бер талымсыз алып баручы иртәгә үк тагын акыртмас дип кем ышандырган!? Кабатлауның зарары нәрсәдәме? Сүз кабатлана икән, димәк. төшенчә-фикер, тормыш үзе кабатлана. Бу татар табигатенә, менталитетына хас түгел, ят нәрсә. Бөтен композициясе кабатлауга корылган җырлар бар: Елмай, елмай, елмай ... (Ун тапкырдан да күбрәк әйтелә); Тормыш бит ул, тормыш бит ул. Тормыш бит ул үзгәрә / Тормышның рәхәт көннәре килер әле безгә дә; Ак каеннар безне көтә-көтә, көтә безне көтә якташлар; Картайгачтын соң була; Картайгачтын соң була; Картайгачтын соң була... (Әллә бер егерме тапкыр кабатлый инде!).

Элекке заманда иске патефонның тәлинкәсе әйләнгәндә төртелеп кала да бертуктаусыз шулай кабатлап тора иде...; Ярый әле андый вакытта чын җырчыларның чын җырлары искә төшеп, җанны тынычландыра. Хәйдәр Бигичев Муса Җәлилнең “Җырларым”ын җырлый (Салих Сәйдәшев көе). Җыр язмышы, автор-кеше-тоткын язмышы, ачы язмыш бер хәсрәт төере булып тамакка төелә бара, шул ук вакытта ул өмет суты белән дә сугарылган, йотыла... Ник бер сүзе кабатлансын! Хәтта иң хисле фикер, хәтергә уйдырылып калыр өчен кабатлансын иде, дип куясың, юк, кабатланмый, җырны күңелгә сеңдерер өчен вакыт әрәм итми... Тыңлагыз әле Габдулла Рәхимкуловның Әхмәт Рәшит шигыренә язылган “Зәңгәр күлмәк” җырын. Озынрак җыр. Тик анда ник артык сүз булсын, ник бер сүз кабатлансын. Була урынлы кабатлау. Гөлсем Сөләйманова: Авыр җан сөйгәннәрнең булмавы... Янә бер кабатлый. Бер мәртәбә!!! Юк, бу кабатлау түгел, бу фикерне, хисне көчәйтү максатын, ихтыяҗын үтәү. Фикер шулай шома, аһәңле агарга тиеш ки, шунда гына ул бүтәннәрнең күңеленә үтеп керә ала. Нәкъ вакытында, нәкъ урынында кабатланганга күрә.

Ә кабатлау өянәге ул чын хастага әверелә. Менә түзә алмыйм, “Тәртип ФМ” радиосына фаразый шылтыратам (3 дек. 2016 ел). Хәрмәтле журналистларыбыз! “Хуҗа Насретдин” дигән туктаусыз кабатланып торган нәрсәкәйне (җыр дип әйтергә тел бармый; урыс радиолары хәзер андыйларны композиция диләр шикелле). Насретдин дигән саен аның мәгънәсезлеген аңлаудан аптырап, көләсе килә башлый, шулай бер йөз тапкыр кабатлаганнан соң көлә-көлә эч катып тәгәрәшеп китә яздык. Физзарядкагыз өчен рәхмәт сезләргә!” Кабатлау ул табигать күренеше, яшәеш ихтыяҗы, диярсез.

Килешәм, әйтик, биегәндә, көе, хәрәкәте табигый кабатланганга, сүзләре дә кабатланмый мөмкин түгел. Әгәр такмаза (аны җыр дию дөрес булмас) көне-төне туктаусыз калтырап, дерелдәп, селкенеп, сикергәләп, тыпырдап торган дискотека өчен, сәхнәдән боргаланып-сыргаланып үзеңне, яки кемнедер бүтәнне булган бөтен нәрсәңне күрсәтү максатында язылган икән, анда мәгънәсен уйламыйча тавыш чыгару өчен генә кабатлау зарури гына түгел, мәҗбүри дә шарт, ничек инде сәгатьләр буена тибенергә мәгънәле сүз табып бетерәсең. Тик такмазаны чын җыр белән бутамаска иде... Менә мондый “тәмсез” хәбәрләрне һәр тыңлаучы, һәр радиога җиткерә ала лабаса. Файдасы тими калмас иде әле.

Илдар Низамов, филология фәннәре докторы.


Илдар НИЗАМОВ
Матбугат.ру
№ --- | 19.04.2018
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»