|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
17.04.2018 Мәдәният
Урмай халкы тинчуринлыларга рәхмәт әйттеЕлгаларда язгы ташкыннар башланмаган әле, менә Урмай авылы мәдәният йортына килгән тамашачының күңел ташкыны ургылып-ургылып агып үз урынына кайтырга мәҗбүр булды. Гомере буе тәрбия биреп тә, милләт, гаилә, туган якка мәхәббәт уятырга көч табылмаска, аның нәтиҗәсен күрмәскә мөмкин. Театр исә, киресенчә, ике-өч сәгать эчендә күңел дәрьясын, тамашачының җанын өзгәләп, әрнетеп, кемдер гомере буе бирмәгәнне шул кыска мизгелләрдә әвәләп, тәрбиясен җанына мәңгегә урнаштырып куярга мөмкин.
4 апрельдә Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры күренекле татар язучысы, драматург Аяз Гыйләҗев әсәре буенча куелган «Ефәк баулы былбыл кош» спектаклен Урмай авылы йортында күрсәтте. Мелодрама әдипнең тууына 90 ел тулуга багышлана. Режиссеры — Россиянең атказанган артисты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Рәшид Заһидуллин.
Эчтәлеге бик гади. Авылда яшәүче халык, милләт тузып бара бөтеп бара, аның өстенә гаиләнең кыйммәте, аның кирәклегенә шик өстәлә, бала белән ата-ананың бер-беренә булган мөнәсәбәте кыргыйлана, халкыбыз гадәтеннән аерыла башлый. Адәмнең нәфесе бөтен нәрсәне туздыра. Шуларны барысында үз урынына мәхәббәт дигән төшенчә генә кире кайтырып үз урыннарына куя ала, һәм барысы да үз җаена кайта. Әлеге тема Чуашстан татарларына әллә ни хас түгел, әмма гыйбрәт өчен бик кирәкле тема. Барны югалтырга күп кирәкми. Әлеге глобали замана шаукымы милләтебезнең теленә, мәдәниятенә, гореф-гадәтенә тискәре тәэсир иткән вакытта, шундый спектакльәрнең булуы бик кирәк.
Бездә театр яратучы, зәвыкъне аңлый торган халык яши. Татарстанның халык артисты Исламия Мәхмүтова сәхнә түрендә беренче адымнарын ясауга тамашачы аны алкышларга күмә. Аннан режиссер куйган әсәрендә күңелләрне кыл тибрәтеп җибәргән урыннарында янәдән алкышлый башлый, беркемдә аны мәҗбүриләми, тамашачы артист иҗат иткән образлар белән бергә яшәп, аларны уйнар өчен аларга тагын да илахый көч бирә, аны сөя, шуның өчен һәрвакыт алкышларга күмә. Спектакль бетте дигәндә, бер-ике минутлык тынлык, халык уяна һәм алда сөйгән артистлары икәнен күреп, янәдән торып-басып, тагын да озак итеп алкышларга күмә. Бусы инде рәхмәт алкышлары. Димәк милләтебез әле бик озак яшәячәк, ким-хур булмыйча бик озак гөрләячәк!
Чуашстанда яшәүче татарлар елына бер-ике тапкыр булса да Кәрим Тинчурин театры артистлары белән очрашып килә. Сәбәбе — республикабызның милли-мәдәни мөхтәрияте һәм Кәрим Тинчурин театры дирекциясе белән тыгыз элемтәдә булу, аралашып яшәү. Казанда концерт фестивальләребез шушы театр бинасында үтсә, үзебездә аларның спектакльләре, ике якта отышта. Кирәк булса, стационарга тарихи театрның үзенә барып та спектакль карыйбыз. Ерак түгел бит, 160-180 км гына. Искиткеч! Аралашып яшәүгә ни җитә?
Урмай мәдәният йорты хезмәткәрләре дә бик гади, авылча төп йортка кайткан нигездә яшәүчеләр сыман шурбаларын пешереп, чәйләрен кайнатып, кыстап-кыстап булган ризыклары белән сыйлап җибәрә беләләр. Мәшһүр артистларыбыз да бик гади, яратып киләләр. “Кара пулат” мәчетенә кереп хәер-сәдәкаларын салып, әрвахларга дога укып чыктылар, җирле этнография экспозициясе белән таныштылар, хәтта Исламия апа Мәхмүтова туку станогы артына утырып яшьлеген искә төшереп, үзенең хатирәләрен сөйләргә дә вакыт тапты. Артистларның һәммәсе дә бик шәп уйный, җитәкче администраторлары, техник хезмәткәрләре, хәтта автотранспортларда алып йөрүчеләре дә үз эшләрен белеп, яратып эшлиләр. Афәрин, шәп! Киләчәктә дә шундый очрашулар насыйп булсын!
Фәрит Гыйбатдинов.
Чувашия Республикасы, Комсомол районы, Урмай авылы
--- |
Иң күп укылган
|