поиск новостей
  • 17.04 Хыялый. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Труффальдино — слуга двух господ» Кариев театры,18:30
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 17 Апрель
  • Бату Мөлеков (1928-1999) - композитор
  • Мәҗит Рәфыйков (1925-1986) - язучы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
16.04.2018 Мәдәният

Нурбәк Батулла: “Алтын битлек” алгач та дөнья үзгәрмәде

“Алтын битлек” премиясе зур нәрсә түгел, иң мөһиме - “Битлек”тән соңгы тормыш дип саный Россиянең иң данлыклы театр премиясе лауреаты Нурбәк Батулла.

“Алтын битлек” алгач дөнья үзгәрер иде кебек. Мин аның үзгәрмәгәнен аңладым, - диде бүген “Алтын битлек” лауреаты булып Казанга кайтып төшкән Нурбәк Батулла “Татар-информ” хәбәрчесенә. – Кичә алдым да, залда Туфан янына килеп утырдым. Әйе, алдым, менә, утырабыз. Казанга кайтабыз...”
 
“Алтын битлек” премиясе алу нәрсәне дә булса үзгәртергә мөмкинме? “Бирсен Ходай. Без үз эшебезне эшлибез һәм эшләүне дәвам итәбез. Алсак та, алмасак та, киләсе спектакль буенча эшли башлаган идек инде”, - ди Нурбәк. Ул “Алтын битлек”нең алдагы проектларны башкарып чыгу өчен юллар ачарга мөмкинлегенә дә өметләнә: “Без бит алтын таулары сорамыйбыз. Безгә репетиция ясарга бер урын кирәк”.
 
Сүз шул ук иҗатчыларның "Шәмаил" исемле яңа проекты турында бара. Аның премьерасы 13 майга планлаштырылган. Әмма ул спектакльнең нинди сәхнәдә куеласы да күзалланмаган.
 
“Сәнгать дөньясында уңай үзгәрешләр сизелә кебек. Шушы арада гына өч көчле спектакль карадык - Минзәлә театрының “Иблис”ен, Рус ТЮЗында “Выстрел” һәм Камалда “Тормышмы бу?”. Барысы да җиңү, барысы да “Алтын битлек”кә тиң, - ди Нурбәк. - Бу “Алтын битлек” алу шунда тукталып калмасын иде, ә, бәлки, эш системага әверелсен иде. Кичә Мәскәүдә заманча сәнгать, заманча бию турында бер очрашу булган иде. Заманча сәнгать ситауциясе Казанда гына түгел, бөтен ил белән шулай икән - дәүләт тарафыннан зур ярдәм күрмәүне әйтүем. Бөтен шәһәрләрдә шулай: заманча сәнгать белән шөгыльләнүче энтузиастлар бушлыкны тутыра, яшьләрнең энергиясе кулланыла, ә яшьләр аннары ул категориядән чыга, акча эшләргә мәҗбүр була. Чөнки һаман бушка энтузиазмда эшләп булмый. Бу - система түгел”.
 
“Алтын битлек” алу зур әйбер түгел, - ди Нурбәк. - “Алтын битлек”тән соң без һәм безнең җитәкчеләребез үзләрен ничек тотачак? Бу вакыйга ничек кабул ителер һәм ул системага керә алырмы? Моның өчен ярдәм кирәк. Өч-дүрт елдан безнең энтузиазм бетәчәк. Тагын да яшьләр килә, шул система җайга салынса, без сөенә алачакбыз. Әлегә әйе, булды инде “Алтын битлек”...”
 
Нурбәк Батулланы җиңүе белән дуслары-туганнары, Кариев театры директоры Мансур Ярмиев котлаган, “Инстаграм” аша Дамир Фәттахов котлап язган.
 
Искәртеп үтәбез, “Әлиф” хореографик спектакле биючесе Нурбәк Батулла заманча балет номинациясендә “Алтын битлек” милли театр премиясенә ия булды.
 
Мәгълүмат өчен. "Әлиф" хореографик спектакленең идея авторы, режиссеры – Казан яшь тамашачы театрының баш режиссеры Туфан Имаметдинов, хореографы - Марсель Нуриев, композиторы - Эльмир Низамов. Авторларның идеясен сәхнәдә биюче Нурбәк Батуллин гәүдәләндерә – ул татар халкында 1927 елга кадәр гамәлдә булган гарәп имласын бии. Хореографик спектакльдә музыкантлар да катнаша. Сәхнәнең икенче ягында өч җырчы кыз Нурбәкнең хәрәкәтләрен – ул биегән хәрефләрне авазлар белән белдерәләр.

---
Матбугат.ру
№ --- | 16.04.2018
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»