поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
08.03.2010 Мәдәният

РКАИЛ ЗӘЙДУЛЛА: «ЮГАЛЫРГА ХАКЫБЫЗ ЮК»

Милли Ватаныбыз Татарстаннан читтәрәк яшәсәк тә, бәйрәмнәребезгә танылган татар артистларының килеп йөрүе күптән гадәти хәлгә әверелде. Ә менә үткән көздә үткәрелгән Сөмбелә бәйрәменә Татарстанның атказанган артисты Фердинанд Сәлахов белән бергә шагыйрь, прозаик, драматург Ркаил ЗӘЙДУЛЛА да килгән иде.

Фердинандны безнең халык бик яхшы белә, һәр концертын көтеп ала, ул җырлаганда рәхәтләнеп ял итә. Ә менә Ркаил Зәйдулла кебек иҗат ияләре әлегә Самарада сирәк булалар, шуңа күрә дә андыйлар белән озаграк сөйләшеп торасы, эч серләрен беләсе килә.

 

Чыгыш ясаудан бушаган арада мин Ркаил әфәнде янында булырга тырыштым һәм үземне кызыксындырган барлык сорауларымны да биреп өлгердем кебек. Укымышлы, абруйлы язучы белән сөйләшкәндә аның күңел байлыгы, сүз осталыгы, фикерләрне кыска һәм аңлаешлы итеп кешегә җиткерә белүенә сокланып тордым.  Хәер, башта ул миңа аз сүзле, кырыс холыклы булып тоелды...

 

– Ркаил әфәнде, сез әсәрләрегезнең эчтәлеген алдан ук уйлап язасызмы, әллә язганда сюжет сызыгы читкә тайпылып, азагы бер дә сез уйламаганча барып чыгарга да мөмкинме?

 

– Каләм ул үзенең юлын үзе таба. Кайвакыт хикәяне бер фикер белән тәмамлап, нокта куяр вакыт җиткәч, ул әле тагын төрле тармакларга таркала һәм җәелеп китә, тагын да кызыклырак темалар туа, иҗат өчен яңа юллар ачыла.

 

– Ә шигырьләрегез ничегрәк туа?

 

– Шагыйрь шигырьне язмый, шигырь шагыйрьне ясый. Беренче шигырьләремне мин сигез яшемдә  үк  яза башладым. Ул чакта тормыш тәҗрибәсе дә, бернинди дәгъва да юк бит инде. Шулай да күңелемдә шигырьләр гел туа торды. Бу каннан, нәселдән киләдер, мөгаен. Әниемнең абыйсы Гариф абый Бәшири Тукайлар вакытында ук танылган шагыйрь булган. Гомумән, нәселебез каләм осталарына бай безнең.

 

– Ркаил әфәнде, сезнең тел байлыгыгыз, фикерләр тирәнлеге һәм хезмәтләрегезнең мәгълүматларга бай булуы нәрсәгә бәйле? «Кешенең эше аның хоббие белән тәңгәл килсә – бу зур бәхет»  дигән фикергә ничек карыйсыз?

 

– Мин Чуашстанда туып үстем. Мәктәптә русча укыдык. Татар теле фән буларак кына керә иде. Телебезгә мәхәббәтем гаиләбездә, халык белән аралашканда тугандыр дип уйлыйм. Язу эшен мин хобби дип атамас идем. Ул яшәү рәвеше. Аны тәкъдир дип әйтергә дә була. “Камиллекнең чиге юк”, диләр бит. Шагыйрь, язучы  күпкырлы белем иясе булырга һәм гади тормыш күренешләренә таянып, төрле ачышлар ясарга омтылырга тиеш.

 

 – Һәрбер һөнәрченең эше төрле   этаплардан  тора: башта әзерлек, материаллар туплау, аларны эшкәртү, аннан соң бергә җыю, шомарту һәм иң соңында майлау-буяу. Сезнең әсәрләрегез дә шул этапларны үтәдер бит?

 

– Әлбәттә. Тик мин әле әсәрләремне шомартыр алдыннан аларны суытыр өчен беразга читкә куеп торам. Кайнарлык белән язылган әйбер кайчакта дөрес үк булып бетми шул.

 

– Иҗат үрләренә менгәндә кыенлыкларга очрамадыгызмы? Татарстан матбугатында сез киң кырлы сәләт иясе булып танылдыгыз. Иҗади үсеш юлында сезгә ярдәм итүче танылган шәхесләр булдымы?

 

 – Юк. Мин әдәбиятка, шигърияткә бик яшьли килдем. Сигез яшьтән бирле әсәрләрем башта яшьләр матбугатында, ә югарырак классларда укыгында инде танылган газета-журналларда даими басылып килделәр. Унынчы класста укыганда «Казан утлары» журналында басылган шигырьләрем белән танылган әдипләребез Сибгать Хәким, Хәсән Туфан, Әмирхан Еники, Нури Арсланов һәм башкалар кызыксынып, уңай бәяли башладылар. Университетның бишенче курсында укыганда беренче китабым басылып чыкты.

 

 – Ркаил әфәнде, сез кешенең күңелен тетрәндерә алырлык табигый иҗатыгыз белән танылдыгыз. Татар әдәбияты, шигърияте зәвыклыгы белән башкалардан аерылып тора. Сезнең кебек сәләтле шәхесләр аны  тагын да үстереп, баетып тора. Шунысы кызганыч, без Татарстаннан читтә яшәп, матур әдәбиятның күп өлешеннән мәхрүм калабыз. Халыкның бар юанычы – ТНВ телеканалы тапшыруларын карау. Бу саташкан заманда ул безнең өчен гүзәллек утравы, оазис кебек тоела. Ләкин соңгы вакытта анда да затсызлык арта башлады. Милләтебез киләчәге турында сөйләүчеләр арасында бу хакта кайгыртучанлык сизелми. Сез моңа ничек карыйсыз?

 

 – Һәр нәрсәнең уңай һәм тискәре ягы бар. Үзгәртеп кору чорына кадәр әдәбияттагы чүп-чарны җентекләп аралыйлар иде. Хәзер инде сәнгатебездә дә базар мөнәсәбәтләре хөкем сөрә. Сәнгать халыкны ияртми. Киресенчә, ул җәмгыятебезне затсызлыкларга тартып төшерә, акчага сатыла.  Без моның өчен, әлбәттә, көенәбез. Ләкин каршы тору өчен дәүләт көче кирәк.

 

–  Ркаил әфәнде, югарыда әйткәнемчә, татар әдәбиятында, шигъриятендә матур чагылышлар бик күп: сүз осталыгы, күңел нечкәлеге, сюжет байлыгы, милли үзенчәлек, зыялылык һәм башка бик күп сыйфатлар. Чит ил әдәбиятында да, соңгы вакытта рус әдәбиятында да киң таралган буш һәм зәгыйфь эчтәлекле китаплар белән чагыштырганда, безнең матур басмаларның күбесе сокланырлык һәм аларны йотлыгып, онытылып укыйсың. Ә менә юмор ягына килгәндә - ул шайтан таяклары үскән ташландык кырны хәтерләтә. Анда рухи гариплек ачык күренә. Менә бу турыда сез ни уйлыйсыз?

 

– Әлеге дә баягы базар мөнәсәбәтен телгә алырга туры килә. Аның нигезендә җиңел акча эшләү мөмкинлеге ята. Хәзер бит һәркем җан байлыгын түгел, мал байлыгын кайгырта. Билдән түбән юморның популяр булуы – ул җәмгыятебезнең үзкыйммәте, дәрәҗәсе юклыгы күрсәткече. Сәхнәдән хатын-кызларыбыз күкрәкләрен, хәтта гәүрәтләрен дә күрсәтергә оялмагач, бу инде тормышта да гадәти күренешкә әйләнә башлады. Моңа каршы тору өчен бик күп көч куярга кирәк.  Ә андый көчләр бар, һәм аларга берләшергә генә кирәк.

 

Татар халкы төрле заманнарда авырлыкларны җиңеп, үз динен кадерләп, милләтен саклап килгән. Аллаһы теләсә, киләчәктә дә милләтебез сакланыр дип ышанам. Безнең югалырга хакыбыз юк.


Фәрит ШИРИЯЗДАНОВ
Бердәмлек
№ |
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»