|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
13.04.2018 Авыл
Петрякска Хөрмәт грамотасыМарт ахырында Петрякс СПксында кооперативчылар җыены булып үтте. Чарада Пильна районы администрациясенең авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Петр Лиганов һәм баш инженеры Саяр Якупов та катнаштылар. Алар СПК коллективына район үсешенә куйган хезмәтләре өчен рәхмәт белдерделәр. Ә хуҗалык җитәкчесе Рафек Хәсәновка аграр тармакта күпьеллык намуслы хезмәте өчен Петр Николаевич Россия авыл хуҗалыгы министрлыгының Хөрмәт грамотасын тапшырды (фотода). Әлбәттә, Рафек Гафарович бу бүләккә лаек. Ул җитәкләгән “Петряксинский” СПКсы Пильна районында гына түгел, өлкәдә дә иң алдынгы авыл хуҗалыгы предприятиеләренең берседер. Иң мөһиме – бу хуҗалыкта тулаем диярлек җирле кадрлар эшли һәм алар лаеклы хезмәт хакы ала. Шуның өстенә биредә техник парк яңартыла һәм заманча технологияләр кулланыла. Бу аларга югалтуларны азайтып, мул уңыш алырга мөмкинлек бирә. Терлекчелек тармагында да алар алдынгылар сафында. Бүгенгә 650 баш мөгезле эре терлек асрыйлар, шуларның 360ы сыер. СПК өлкә максатчан программалар ярдәмендә яңа техника сатып алды, терлекчелек комплексларын яңартты, складлар төзеде. Быел, мәсәлән, иген киптергеч төзергә җыена. Җирле администрация белән бергәләп авылда төпләнеп калырга теләгән хуҗалык белгечләрен торак белән тәэмин итәләр. Әйтергә кирәк, биредә бөтен оешмалар үзара тату һәм тыгыз хезмәттәшлектә авыл халкы ихтыяҗына эшли.
Бүген Петрякста шәһәр шартлары булдырылган диярлек: мәдәни үзәктә төрле түгәрәкләр эшли, фитнес бүлмәсе бар, мәктәп янында менә дигән ял урыны булдырылды, хоккей корды кыш айларында буш тормый. Гомумән алаганда, петрякслыларга тырышып эшләргә дә, күңелле ял итәргә дә барлык мөмкинлекләр тудырылган һә монда җирле СПКның өлеше зурдан.
Ринат СӨННӘТОВ.
Элеонора Тарлыкова фотосы.
--- |
Иң күп укылган
|