|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
13.04.2018 Җәмгыять
Балаларга депутат бүләге5 апрельдә Зур Рбишча авыл советының иң актив депутаты Ансар Насибуллин “Сәламәтлек көне” кысаларында туган авылы Кече Рбишча мәктәбенең башлангыч классларында белем алучыларга “Күңелле стартлар”, ә өлкән класслардагыларга мини-футбол ярышларыннан торган спорт бәйрәме бүләк итте. Чараны башлар алдыннан, әлеге уку йортын филиал итеп үз канаты астына алган Абдулхамит Садеков исемендәге Зур Рбишча урта мәктәбе директоры Гөлнара Фәхретдинова интернет чорында яшь буынны сәламәт яшәү рәвешендә тәрбияләүгә зур өлеш керткәне өчен Ансар Хайдәр улына рәхмәт белдерде. Ә Ансар әфәнде, үз чиратында, бу чараны оештыруда һәм алып баруда ярдәм иткән педагог-оештыручы Сылу Насибуллина белән физкультура укытучысы Гаяз Айсин һәм шундый бәйрәмнәр оештырырга ярдәм итеп килгән “Адҗа авыл” егетләре исеменә рәхмәт юллады. 3 класс укучыларының спортка багышланган шигьри чыгышларыннан соң, башлангыч класс укучылары “Сильные” һәм “Смелые” исемле командаларга бүленеп, 10 конкурстан торган ярышларга керештеләр һәм төрле кыен күнегүләрне дә җитез җиңеллек белән үтәделәр һәм жюри “кыюлар”ны җиңүче дип атады. Аннары бәйрәмнең икенчеөлеше булган мини-футболда 5-9 классларының 25 укучысы 5 командага бүленеп ярышты. Шуны да әйтеп үтмичә ярамас, соңгы елларда кызлар да бу спорт төрен яратып үзләштерә башлаган һәм биредә унлап кыз бигрәк оста уен күрсәтте. Футболда “Торпедо” командасына тиңнәр юк иде, ә “Зенит” белән “Адҗа авыл” командалары икенче һәм өченче урыннарны бүлеште. Башлангыч һәм өлкән классларда җиңгән һәм призлы урыннарны яулаган коман-далар грамоталар, ә барча катнашучылар истәлекле бүләкләр белән бүләкләнделәр. “Иң шәп капкачы” Айгөл Якупова белән “Иң шәп уенчы” Айдар Әхмәтҗанов та грамоталарга лаек булдылар.
Ә тулы булмаган һәм аз тәэмин ителгән гаиләләрдә тәрбияләнүче 16 бала спонсор тарафыннан һәм авыл халкының мәҗлесләрдә махсус җыелган садакалар исәбеннән акчалата бүләкләнделәр.Бәйрәм ахырында Кече Рбишча мәктәбе җитәкчесе Юсыф Нуреев та Ансар Насибуллинның бишенче ел рәттән шундый матур спорт чаралары оештырып килүен хуплады, балаларның үсеп җиткәч туган авылларына ярдәмле булуларын теләде.
Ришат РАМАЗАНОВ.
Автор фотосы.
--- |
Иң күп укылган
|