поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
13.04.2018 Җәмгыять

Журналист һөнәр алмаштыра: Кая монда ашау кайгысы?!

Җир йөзендә һөнәрләр күп төрле һәм аларның һәркайсы зур игътибарга лаек. Аерым һөнәр иясе турында язу, һөнәрнең барлык нечкәлекләренә төшенү өчен үзеңне аның урынында сынап карау кирәктер. Һәр вакыйганы, һәр мизгелне үзең аша кичергәч кенә аның бөтен тирәнлеген ача аласың.

Башка һөнәр турында уйлаганда, әлеге һөнәр иясенең эше синекеннән күпкә җиңелрәк, кызыклырак та булып тоела әле. Мәсәлән, кемгәдер журналист һөнәре җиңел кебек. Андыйлар фикеренчә, син һәрвакыт кызыклы чараларда катнашасың, төрле шәхесләр белән аралашасың, иң беренче булып күпчелек вакыйгалардан хәбәрдар буласың… Удмуртия Республикасының Россия гвардиясе идарәсе тарафыннан үткәрелгән “Журналист һөнәр алмаштыра» акциясе кысаларында әлеге өлкәдә хезмәт итеп караганга кадәр, бу һөнәр ияләренең хезмәте хакында башкача фикердә идем. Ике көн буена сугышчы егетләр белән бер сафта булып, шәһәребезнең ничек яшәвен Росгвардия хезмәткәре сыйфатында күзәткәннән соң, карашым, әлбәттә, үзгәрде.
 
Беренче көн
 
Беренче хезмәт көне Рос­гвардиянең ведомстводан тыш саклау бүлегендә иде. Иртәнге шәһәр “бөке”ләрен ера-ера, гади булмаган хезмәт көнемнең уңышлы һәм кызыклы үтәчәгенә үземне психологик яктан әзерләп, билгеләнгән сәгатькә яңа хезмәт урыныма килеп тә җиттем. Саклык белән генә ишек төймәсенә басуга, эчке яктан “Узыгыз!” — дип эндәшү күңелемә тынычлык өрде, димәк, көтәләр. Кизү торучы бик җитди йөзле егетләр бераз көтәргә киңәш иттеләр, иртәрәк килгәнмен, ләбаса. Бу көнне әлеге бүлектә хезмәт итәчәк барлык журналистлар да җыйналганнан соң, Россия милли гвардиясенең Удмуртия буенча ведомстводан тыш идарәсе җитәкчесе урынбасары, полиция подполковнигы Андрей Потапов әлеге өлкәнең барлык нечкәлекләренә төшендерде. Ведомстводан тыш идарә, иң элек, объектларны саклау, урлауларны булдырмау, хокук бозуларны һәм җинаятьләрне ачу функцияләрен башкара. Идарә сагында бихисап объектлар тора, шул исәптән кибетләр, социаль-мәдәни биналар, банклар. Бүлек белән танышып барышлый бикле ишекләрнең күплегенә игътибар иттем. Бу бүл­мәләрдәге компьютерларга махсус җиһазлар ярдәмендә сак астында булган объектлар турында диспетчерларга мәгълүмат килеп тора икән.
 
Тимер ишекләр аша диспетчерлар янына үттек үтүен, тик аларның безнең белән аралашырлык вакытлары юк, экрандагы мәгълүматтан, сигналлардан күзләрен алмыйлар, һәрдаим шалтырап торган телефоннан хәбәр алалар. “Ник шулай шалтырату күп?” — дип кызыксынуыма: “Иртәнге якта кешеләр эшкә китешли йорт­ларын сак астына куялар”, — ди хезмәткәрләр. Сак астына куелган фатирның ишеге ачылуга, экранда кызыл яна, әгәр хуҗалар элемтәгә кермәсә, димәк, караклар. Йортларны сак астына кую караклардан гына түгел, су басу, янгын чыгу кебек афәтләрдән дә сак­лый икән. “Моның өчен махсус датчиклар урнаштырыла”, — ди белгечләр.
 
Иртән эшкә килүгә хезмәткәрләр махсус саклык киемнәре киеп, мошенникларны тоту опера­ция­лә­рендә катнашырга әзер булу-булмавыбыз белән кызыксынганнар иде. Бик сөенеп ризалашкан идем, тик башка тимер каска, өскә 3-5 килолы бронежилет кигезеп куйгач, хәлләр мөшкелләнде. Ул киемнәр белән йөгерү түгел, чайкалып барып, машинага көчкә кереп утырдым. Шулай да сер бирәсе килми, алда кызыклы хезмәт көтә.
 
Шул арада рациягә ашыгыч хә­бәр килде: “Архив бинасында урнаштырылган җиһазның ярдәм сорау кнопкасы басылган!” Анда нинди проблема булуы билгеле түгел, ярдәмгә килүчеләр җинаятьчеләрне куркытмас өчен бина белән элемтәгә керми. Юлыбыздагы “бөке”ләрне, светофорларны кинолардагыча ашыгыч ярдәм күрсәтү сигналы белән тиз арада уздык. Бу минутларда горурлык хисләре дә кичердем, әйтерсең мин — чып-чын коткаручы. Бинадан читкәрәк туктаганнан соң, бер-беребезне ышык­лап, алга үттек. Эчке якта кизү пункты янында торучы бер ир-ат, тиз арада кирәкле документлар китерелмәсә, һөҗүм итәчәге турында кычкырды. Кулында коралы бар. “Хезмәттәшләрем” аңа бик озак җикеренергә ара куймыйча, тиз генә бөтереп алып, кулларын богаулап, урамга чыгып та чаптылар. Без, “яңа пешкән хезмәткәр”ләр, авыр киемнәребез белән өстерәлеп, машина янына килеп җиткәндә, җинаятьченең богауларын ычкындырып та өлгергәннәр иде. Сораулы карашыбызга, әлеге очракның махсус безнең өчен өйрәтү дәресе булуын аңлаттылар.
 
Бу дәресләрне узганнан соң, иң кызык маҗаралар башланды. Безне патруль машиналарына бүлеп утыртып, шәһәрнең төрле районнарына тараттылар. Патруль булгач, хезмәткәр бер урында гына утырырга тиеш түгел, шуңа да шәһәр урамнары, йорт ишегаллары буйлап йөреп, тәртип бозучылар юкмы дип күзәтеп йөрдек. Шул арада рациягә тагын бер хәбәр: сак астында булган бер фатирда сигнал эшли башлаган. Патрульдә булган экипажлар арасында әлеге адрес буенча без иң якыны булганлыктан, тиз арада шунда юл тоттык. Сак­лык белән күршеләр ярдәмендә подъезд ишеген ачтырганнан соң, җинаятьчене ычкындырмау өчен хезмәттәшләребезнең берсе баскыч буйлап, калганнарыбыз лифт ярдәмендә өскә күтәрелдек. Тирә-юньдә тынлык, андый-мондый куркыныч сизелми, фатир ишеге бикле. Хезмәттәшләрем база белән элемтәгә кереп, хуҗаларга куркыныч янамавы турында хәбәр иттеләр.
 
Янәдән патрулебезне дәвам итәбез, урамнарда тәртип бозучы күренми. Рация тагын хәбәр салды. Ленин урамында урнашкан кафеда куркынычсызлык кнопкасы басылган. Әлеге хәбәрдән соң хезмәттәшләремнең йөзе никтер үзгәрде, безгә җитди караш ташлап: “Машинадан төшмәскә, ни генә булмасын, саклык белән эш итәргә!” дигән команда яңгырады. Янәшәмдәге журналист егетнең кызыксынуы чиктән ашкан иде: “Атышу булырга мөмкинме?” – диде. Никтер үзем дә куркуга калдым. Уеннан уймак чыкмагае, мин бит әле, иң элек, ике бала анасы. Бинаның арткы ягына килеп туктадык. Хезмәттәшләрем коралларын алып, саклык белән койма буйлап ишеккә таба юнәлделәр. Без, “яңа хезмәткәрләр”, машинада калдык. Күңелдә курку, җитмәсә, рация бертуктаусыз черелди, безнең экипажның исемен атап, элемтәгә чыгарга чакыра. Эх, алып эндәш идең дә… Шул арада рациядән безнең экипаж егетләренең тавышы яңгырый: “Куркыныч юк, отбой…” Әлеге рация аларның машинасына гына түгел, куркынычсызлык жилетына да беркетелгән икән.
 
Сәгать көндезге өчләр тирәсе иде инде. Янәшәмдәге “яңа хезмәткәр” егетләргә: “Ә төшке ашны кайчан ашыйсыз соң?” – диде аптырап. Кая монда ашау кайгысы?! Шулай да патрульдәге экипажлар берсен-берсе алыштырып, ашарга вакыт таба икән. Бу минутларда минем иң зур теләгем – өстемдәге авыр жилеттан котылу иде. Теләкләребезне укыгандай, Росгвардия хезмәткәрләре бүгенгә эш көнебезнең тәмам булуын хәбәр иттеләр. Бу хезмәт көне аеруча физик яктан арыткан иде, таштай авыр кас­ка һәм жилетны салгач, өстән әллә ниләр төшкәндәй булды.

Икенче көн
 
 
Ике ел элек барлыкка килгән Росгвардия ведомствосы үз алдына җитди максатлар куя. Бу өлкәдә хезмәт итүчеләр җәмәгать тәртибен саклыйлар, террорчылыкка, экстремизмга каршы көрәш алып баралар. Алар, чын мәгънәсендә, илебездә тынычлык саклаучылар. Росгвардиянең тармаклары күп төрле. “Хезмәт итүемнең” беренче көне ведомстводан тыш бүлектә узса, икенче көн Удмуртиянең ОМОН һәм СОБР бүлекләренә билгеләнгән иде. Биредә шулай ук җитди ир-егетләр хезмәт куя. Алар һәрдаим сугыш барган өлкәләргә командировакаларга баралар. Ни кызганыч, араларында сугышларда батырларча һәлак булучылар да бар. Батырлар һәрвакыт хәтердә, йөрәктә. Шул максаттан, биредә һәлак булган хезмәттәшләр исемлеге уелган хәтер ташы урнаштырыл­ган. Әлеге хезмәт белән танышуыбыз да бер минутлык тынлыктан башланды. Россиядә 27 март – Милли гвардия көне буларак билгеләп үтелә, тик ведомство үзе нәкъ 2016 елның 5 апрелендә барлыкка килә. Биредә әлеге тарихи мизгелләрне, Росгвардиянең тормышын чагылдырган музей да булдырылган.
 
Гвардеецлар һәрвакыт физик яктан нык, көчле булырга тиешләр. Шуңа да һәрвакыт спорт белән шөгыльләнәләр. Моның өчен барлык уңайлыклары булган спорт залы булдырганнар. Бу көнне егетләр белән берлектә тренировкада безгә дә шөгыльләнергә насыйп булды. Махсус тренажерларда берникадәр шөгыльләнеп, көч туплап алганнан соң, сугыш күнекмәләрен өйрәнә торган залга үттек. Егетләр үзләре пычак, таяк кебек кораллар белән сугыша, махсус хәзерлек үтәләр. Салкын коралларын безнең кулга тоттырмасалар да, бергә-бер чыгып карадык без сугышчылар белән. Ничек кенә бирешмәскә тырышып карасак та, кая инде ул юлбарыс­тай көчле зат­ларга каршы тору… Тиз арада чөеп алып, кулыңны каерып җиргә салалар. Гвардеец булдым дигәч тә, имгәнеп кайтып булмый бит инде, бәладән баш-аяк дип, тизрәк бу залдан качу ягын карадык.
 
Тирдан ату тавышы яңгырый. Көчле кулларга каршы тора алмасак та, атуын гына булдырырбыз, дигән уй белән нәкъ шунда юл тоттык. Батырларча килеп, винтовканы кулга алуга, авырлыгыннан гәүдә чайкалып куйды. Күтәреп торырлык түгел, мишеньгә ничек төз атарга икән?! Шулай да җөрьәт итеп, мишеньгә төбәп, күреккә бастым… Винтовка атып җибәрүгә мин читкә тайпылдым, ату тавышыннан баш әйләнеп, хәтта берничә секунд нәрсә булганын аңламый тордым. Аттым бит! Тик пулям мишеньгә тию түгел, якын да килмәгән…
 
Каяндыр “Тревога!” сигналы яң­гырады. Безне ашыктырып, тиз арада УАЗ машинасына утырттылар, каядыр юлга кузгалдык. Машина бик кызу чаба, дөбер-шатыр килә. Егыл­маска тырышып, ике куллап утыргычка тотындым. Шулай озак кына чапканнан соң, каядыр килеп туктадык. “Тревога” безнең җитезлекне тикшерү өчен булган икән. Туктаган урын гвардеецларның күнекмәләр ясый торган биек җайланмалары булып чыкты. Тугыз катлы йорт биеклегендә эшләнгән махсус стена буйлап баулар ярдәмендә егетләр, төрле маневрлар ясап, аска төшәләр. Бу күнекмәләр фатирда булган җинаятьчеләрне кулга алу өчен тәрәзә аша керергә өйрәтә икән. Гвардеецлар үзләре берникадәр күнекмәләр үткәннән соң, куркынычсызлык каешларын тотып, безнең янга килделәр. Телемә килгән беренче сүз: “Ю-ю-юк, миңа бүгенгә җитте!” Физик яктан да, рухи яктан да аруым чиктән ашкан, бауга ябышып, ул биеклектән төшү түгел, җеп өзәрлек тә хәлем калмаган иде. “Отрядыбызда хезмәт итүчеләр төрле яктан әзерлек узарга тиеш. Авыр атлетика, көрәш, ату осталыгы. Һәр көнебез минутына кадәр билгеләнгән, төгәл расписание буенча шөгыльләнәбез. Бирешмәскә кирәк!” — дип елмая биредә хезмәт итүче Павел. Әйе, егетләрнең ничек шөгыльләнүен, максатларына ирешү өчен күп көч куюын күргәч, биредә теләсә кем хезмәт итә алмый дигән фикергә килдем. Чынлап та, Росгвардиядә бары тик профессионаллар гына хезмәт итә ала! Бу шулай булырга тиеш тә, чөнки илебездәге иминлек нәкъ әлеге һөнәр ияләренең хезмәтенә бәйле.

Ләйсән ӘХМӘТОВА
Яңарыш
№ --- | 13.04.2018
Яңарыш печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»