поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
12.04.2018 Җәмгыять

Аулак өй: кем белән кем кунар икән (ХАТИРӘ)

Дус кызым Венера, мәктәпкә барганда миңа сер итеп кенә, шимбә көнне үзләрендә аулак өй буласын әйтте. Әтиләре Шаһи абзый – колхоз рәисе. Аларда әле аулак өйнең булганы юк икән. Зур, биек, дүртпочмаклы йорт. Өйдә бик зур мич, сәндерәләре дә бар. Сәндерә дигәне биек йортларда гына була иде. Гаилә ишле. Ләйсән апа 10нчы класста укый, без Венера белән башлангычта. Берсеннән-берсе кечкенә тагын өч балалары бар.

Без көтеп алган шимбә дә килеп җитте. Шаһи абзый белән Фәрхениса түти, төпчекләре Раифны алып, атлы кошевка белән иртүк бер авылга кунакка киткәннәр. Аулак өйне Ләйсән апа үткәрәсе. Укудан кайткач мин дә аларга барам, алар янында чуалам. Венера, Фоатлар белән бергә уйнап үскәч, мине дә үз кешеләре кебек кабул итәләр. Кич җитүгә, Венера, Галия һәм мин сәндерәгә үрмәләдек. Караңгы төшүгә егетләр, кызлар да җыелыша башлады. Үзебезнең тирәдән генә дә йорт саен ике-өч егет, кыз. Аларның барысының да диярлек, шул исәптән минем дә, әткәйләр сугышта ятып калдылар. Габделхакларда зурлары икәү, өченчесен, яшь булса да, инде аулак өйләргә чакыралар, чөнки ул гармунчы (аннан ул егет – Изаил Һадиуллин, Сарман мәдәният йортында гомере буе баянчы булып, бөтен Сарман халкына хезмәт итте).
 
Аулак өйгә кызлар егетләрдән дә күбрәк килде. Урыныбыз биектә булганлыктан, безгә барысы да уч төбендәге кебек күренә. Зурлар җыелгач, Фоатны да этеп-төртеп өйдән чыгарып җибәрделәр. Әле безне дә аяктан сөйрәп караганнар иде, һи-и, тотарсың безне – сәндерәнең иң түренә постык. Бу вак-төяк нәрсә аңлый соң диптер инде, кул селтәделәр.
 
Аулак өйгә килүчеләр башта арка сугыш, йөзек салыш, аннан “күгәрчен туйдыру” дип аталган безгә аңлашылмый торган уен уйнадылар. Монысы шуннан гыйбарәт: бер кыз белән егетне күгәрчен туйдырырга дип өй алдына чыгарып җибәрәләр. Алар анда биш минутлар торып керәләр, үзләренең күзләре ялтырый. Гадәттә бу пар инде күпмедер вакыт очрашып йөрүчеләр була. Без аптырыйбыз: анда нинди күгәрчен булсын, шул караңгыда аларны ничек ашаталар икән? Өйдә дә керосин лампасы яна торган чаклар бит.
 
Инде кара-каршы җыр башлыйлар. Егет җырлый:
 
Атның аласы була,
 
Җем-җем карасы була.
 
Кызлар белән йөрмим әле,
 
Йөрсәң аласы була.
 
 
Бер кыз җаваплый:
 
 
Магазиндагы сатинның
 
Метрлары ничә сум?
 
Син үзең өчен әлләкем,
 
Безнең өчен нипочем.
 
 
Егетләрнең берсе дәвам итә:
 
 
Урманнарга кергән идем,
 
Имән өстендә имән.
 
Бер генә кич куныйк әле,
 
Бер җиреңә дә тимәм.
 
 
Менә-менә, безгә иң кызыклы өлеше инде аулак өйнең: кем белән кем кунар икән? Ул елларда шулай егетләр белән кызлар сәкедә тезелешеп, өсләрендәге күлмәкләрен дә салмыйча куну гадәте бар иде.
 
Көне буе чапкынлап арылган, башта Галия йоклап китте. Аннан Венера белән мин дә йоклап киткәнмен. Аулак өйнең азагын күрми калганбыз. Иртән җиделәрдә сәндерәдән төшеп, мин дә үзебезгә кыякладым. Кунганнармы ул көнне кызлар-егетләр, белми калдык. Үзебез үсүгә аулак өйләр, кунулар да бетте, клубка йөри башладык.
 

---
Татарстан яшьләре
№ --- | 12.04.2018
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»