• 17.07-31.07 Дельфинарий в Казани. Молодежный центр "АК БАРС"
  • 28.07 "VII Мунчәли-Укулары" дини җыен Чүпрәле районы Мунчәли авылы
  • 01.08-19.08 Салават. 30 сезон. Юбилей концерты. Г.Камал театры. 19:00
  • 19.08 Всемирный Гран-При Казани по пляжному теннису. "Казанская академия тенниса". 10:00
  • 30.08 "Болгар радиосы" бәйрәм концерты. Пирамида. 18:00
  • 29.09 Лилия Муллагалиеваның "Мин" концерты. Пирамида. 17:00
  • 30.10 ШТК югары лигасы. Уникс. 19:00
Туган көннәр
  • 23 Июль Мәхмүт Гәрәев
  • 23 Июль Марат Фәйрушин
  • 24 Июль Айрат Ильясов
  • 24 Июль Чулпан Закирова
  • 25 Июль Гүзәл Хөсәенова
  • 27 Июль Илшат Әминов
  • 27 Июль Иршат Минкин
  • 27 Июль Клара Хәйретдинова
  • 27 Июль Фәнил Галиев
  • 27 Июль Альберт Гыйлметдинов
  • 3 бүлмәле квартираның бер бүлмәсенә бергә яшәргә кызлар эзлибез. Йорт Мәскәү районында. 89270352070
  • Казанда Авиастрой районында яна йортта метро янында 1 булмэле 35 м.кв. чиста хэм якты фатир арендага бирелэ. Холодильник, савыт-саба юу машинасы, кер юу машинасы, барысыда бар. Тэртипле студентлар хэм баласыз яшь гайлэлэр очен бик унайлы вариант. Метрога кадэр 8 минут, автобус тукталышына - 1 минут. Капкалы ишек алды. 89872101001
  • Кара тостэ кулдан басылган киез итеклэр, оптом бэясе 650 сум. 89297270404.
  • Грузовой УАЗ тимер бортлы. тент. инжектор. 10000-йоргэн. 89297270404 89270389295.
  • Казан шәһәренең Вознесение бистәсендә 2 катлы йорт сатыла. 110 метр квадрат. 4 сутый җир. Җимеш агачлары. +79172308993
  • Казан шәһәре Горки метро станциясе тирәсендә барлык уңайлыклары булган 1 бүлмәле фатир арендага бирелә. Риелтор түгелмен. 89196255266
  • Актанышта 2 бүлмәле фатир сатыла телефон: 89375796644
  • Зеленодольск районы Караужа авылында 110 кв м йорт сентябрь аеннан сдавать ителэ. Ботен коммуникациялар бар, ой зур, ойдэ жылы салкын су, мунча, туалет, вай фай. Бакча 25 сот. тел 89600696970 ватцапка язарга. Тулэу бэясе 10000+счетчики.
  • Казан Гукина урамында зур булмә сатыла. Ремонт ясалган балконы бар. 89509469991
  • Туй, никах мәҗелесләренә һәм башка бәйрәмнәр өчен яңа суелган үрдәк һәм индоүрдәк түшкәләре сатыла. Шулай ук заказ буенча да суеп бирә алабыз. 1кг- 400 сум Күпләп алучыларга ташламалар. Түбән Кама, Зәй, Яр Чаллы шәһәрләренә китереп тә бирә алабыз. Тулырак телефон аша. 89872847460

 

 

 
Архив
 
12.04.2018 Ана теле

Ана теле: Тел хәзинәсендә берни артык түгел, ә сөйләмдә?

Бу язманы да күнегүдән башлыйк әле. Укучым чамалап алды булса кирәк, бүген сүз сөйләмдә тел чараларын урынсыз кабатлау кимчелеге турында булачак икән. Ә бу кәсәфәт тел кулланучыларны даими борчып тора.

Интернетчыбыз Мансур Сәгъдиевнең шактый озын күзәтүләреннән нәкъ шушы тезиска кагылган мисалларны китерәбез: “Бик хөрмәт иткән таныш шагыйрәмнең "син дә язмышларга буйсынасың бугай, күрәсең" дигән сүзләре сәеррәк тоелып, Такташның "үзе бер дә усал түгел кебек шикелле"сен хәтерләткән иде...

Бу мисалларда ике синонимның берсе артык, миңа калса...; Һәм дә дип сөйләү телебезне чүпләмиме ул? ”Бик популяр җырыбызда "сайрый-сайрый, сайрый-сайрый сагындыра башлады" дигән сүзләр гомумән саруны кайната. Нинди адрессыз сагындыру турында сүз бара анда?Берничә җырчыга үз вариантымны тәкъдим итеп карадым - җырлаучы юк.Минем вариант болай:"сайрап-сайрап, сайрап-сайрап, әйләндерә башларны!"

Иҗатчыбызның тәкъдиме нигә алай төксе кабул ителгән, монысы аның хәстәре, тик милләттәшебезнең гомумән сөйләм кимчелегенә борчылуы, хәлне үзгәртү өчен уйланып, дәлилле фикерләр әйтүе, әлбәттә, хуплауга лаек. Бу хакта әле язмабызда да сүз булыр. Татар сөйләме кимчелекләре рәтендә, күрдек ки, мђгънђ тљгђллеген арттырып ќибђрњ очраклары иң күбесе: дњшђмбе кљнне, август аенда, утыз гектар мђйданда, 100 километр озынлыкта, быелгысы елда, башын аска иде џ.б. кебек артыклыклар аеруча еш очрый; ”Безнең солдатлар көчле рәвештә “Ура!” кычкырып алга йөгерәләр; Анда башына шлем, өстенә шинель кигән, кулларын кыр сумкасына куйган кызылармеец...” (Я.л., 1977, 23 февр.); Бармагымдагы йөзегем (Җырдан); Бүгенге көндә Ростов өлкәсе бакчачылары алма үстерергә кредит алырга интегә (Н.Сафиуллина. Т.я., 2014, 25 окт.); Бүгенгесе көндә (Хуҗалык җитәкчесе. Өч тапкыр. Татарстан радиосы, 22 сент., 2015); Хәзерге көндә Казанда яшәүче (Болгар, 23 март, 2018). Башын түбән иде; Тагын бер кат кабатлыйбыз (Азатлык); Телефонын тагын бер тапкыр кабатлыйм ( Болгар, 11 май, 2001). Әйләнә-тирә мохит (Азатлык, 8 дек., 1996). “Болгар” радиосы СМС җибәрү тәртибен аңлата: “...ике сүз арасында “буш ара калдырырга”, ди.

Арасы аңлашыла, ә нәрсә ул буш? Сүзлеккә багам: предметка, урынга карата әйткәндә “анда бернәрсә дә юк”, диелә. Димәк ки, ике сүз арасындагы бушлыкта бернәрсә дә юк дигән мәгънә икән. Ара үзе бушлыкны белдергәч, нигә аңа тагын буш дияргә?! Шул ук “Болгар”да Шәмсия Жиһангирова: “Ара калдырып”, диде. Бар бит артыклыкны тоемлау сәләтенә ия затларыбыз! – Артыклык аваздан, иҗектән башлана: – хата бер генә аваз (хәрефтән) торса да, ул сөйләмдә мәгънә китеклеге китереп чыгара, урынсыз (артык йә ким) авазны, иҗекне (кушымчаны) тыңлаучы, укучы тоеп, кәефсезләнә, шуны уйлауга вакытын, көчен исраф итә.

Әйтик, урысча уйлап татарча сөйләргә күнеккән балалар (кешеләр) “урысчада аерым аваз да мәгънә белдерә, ә аны татарча әйтеп булмый”, дип көрсенә. “О”, “с”, “и” һ.б. мәгънәле төшенчәләрне истә тотып. Урыста берәмлек булгач, алар бирә торган мәгънәгә татарда да сүз эзләп азапланалар. Ә татарга аларның кирәге дә юк, татарның башка чаралары бар. Мәсәлән, авазы, иҗеге. Чын татар: Әни турында сөйләдем”, димәс, әнине сөйләдем, дияр. Туу турында таныклык, димичә, туу таныклыгы, дия ала; Бүгенге гаммәви чараларда бихисап кулланылган сайлаулар сүзендәге артык -/ларга исраф ителгән чыгымны татар санарга тиеш тә бит. Татарстан радиосының бер тапшыруында (8 июнь, 2017) шушы коллективта бергә эшләүче ике хезмәткәр бер үк мәгънәле төшенчәне ике төрле: җәйге каникул һәм җәйге каникуллар диде. Икесе дә шул ук сүзформаны берничә тапкыр әйтте.

Ягъни алар шул рәвешкә күнеккән. Хаталы әйтүчегә кисәтү ясалды, ахрысы, ул “Көмеш кыңгырау”ның 8 июль тапшыруында тапшыру буена, теге хатасын төзәтеп, “каникул” диде. Шул ук вакытта тапшыруның мөхәррире дә, катнашучы татар балалары да “ларылдапмы-ларылдадылар”: күп кешеләр, төрле түгәрәкләр, бик күп яңалыклар, бик күп дуслар таптым һ.б. Шул арада Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйлметдинов дөрес итеп “Җәйге каникул вакытында”, диде (Яңа гасыр, 19 июнь, 2017); Шушындый үрнәкләр ешрак булсын иде! Димәк ки, татарның сөйләмдә исрафлыкка юл куймау чарасы авазларны кыскартудан ук башлана. Язмада иде, әйтмәдә ие; Көндәлек сөйләмдә мөмкин булганда сыйфат формасы урынына исем формасы кулланыла. Кура җиләген еш кына кураҗиләк дию; Җырда: кура җиләк тә җир җиләк; Бу мөмкинлекне җырда ритм саклау өчен куллансалар (Таң җиленә тәрәз ачтым). алынмаларда ул басым канунын үтәү өчен файдаланыла (гадәттә соңгы иҗеккә басым төшмәгәндә а авазы кыскартыла: програм, реклам, газет, реплик һ.б.).

Ә нигә бу канунны көндәлек сөйләмдә активрак кулланмаска. Тик әйтмә сөйләмдә хаталы өстәүләр очрап тора: “Балаларга ярамагын тагын (тагы урынына)”; “Юл төзү планын 110 пронцент үтәдек”. Шул ук вакытта урынлы өстәүләр дә сөендерә. Менә бу мисалларда иҗат табышларының сөйләм таләпләренә ни дәрәҗәдә җавап бирүен (урынлымы-түгелме) үзегез ачыклагыз әле: Күпләр өчен (дөресе: күпләргә) үрнәк; Галим тарафыннан язылды (дөресе: галим язды) (Болгар радиосы); Мин ялгышамдыр, мөгаен (шигырь); Аннары алар, балалар сыман тотаклашып, болын сукмагыннан атладылар (Г.Бәширов. К.у., 1976, №11, 103 б.); Материал җитми, ялгыш юллар белән табыштырабыз (Җитәкче сөйли. Татарстан радиосы, 3 ноябрь, 1989); Ул Ленин әсәрләрен конспектлаштырып укып чыкты; Ш.Бабич “Шура” журналында языша (Г.Гыйлманов); Бригадир көне буе кешеләрне күзәтергә, әйдәкләргә тиеш булган (Татарстан радиосы, 17 апр., 2016); Йөрәгем бөтенләе белән урыныннан кубарыла (Татарстан радиосы, 25 апр.,1983); Хуш, иртәгегә хәтле (Нәни принц. Радиоспектакль. Татарстан радиосы, 4 гыйнв., 2016); Түбәләү, ягъни түбә ябу (Арча районы Бәрәзәбаш авылы экономисты. Татарстан радиосы, 6 март, 1991); Ирләр өчен җылытылган аяк киеме әзерлиләр (Татарстан радиосы, 7 сент.,1990); Соңгы ике елда халыкара хәл шактый яхшыланды (Татарстан радиосы, 13 авг.,1988); Әкият тыңларга җыйналдыгызмы инде? (Татарстан радиосы, 5 окт., 1983); Актаныш укытучысы (математика бугай, телнеке түгел; 85 яшьлек). Тиеш диясен гел тиешле, ди. Кечкенәрәк балалар (“кечкенә” урынына); Алҗытылган (арылган урынына; Бар икәнлеген (икәнен урынына) (Болгар радиосы, апр., май, 2017). Аралык (Ара урынына) (“Безнең мирас”); Әйтче, зинһар, Сөембикә...; Хәтеремнән чыкмый әле һаман ...; Итү белән иттерү аермасын тоймаучылар да еш очрый.

Дәвам итте, дәвам иттерде аермасын тоясызмы? Тоймаганнар болай ди: Тапшыруны дәвам итәбез. “Татарлар” тапшыруын алып баручы Роза Әдиятуллина тапшыруның икенче бүлеген башлап, “Дәвам итәбез” дип дөрес әйтте, ягъни тапшыру дәвам итә. Башкалар кебек “Тапшыруны дәвам итәбез” дигән булса, (иттерәбез урынына) хата булыр иде.

Шул ук тапшыруның азагында “Киләсе тапшыруда да сабантуй турында дәвам итәрбез”, дип хата әйтте – сабантуй турында әңгәмәне дәвам иттерербез урынына. Телне тагын да нечкәрәк тойганнар болай ди: Сәмигулла абзый сүзендә дәвам итте (Гобәйдулла Газиз хикәясе); Сөйләмебездә кирәксез мөнәсәбәтлекләр ешайды: һәм, да/-дә, инде, һәм инде, -/дагын,-/дәген). Мондый исрафлыкларга борчылу беренче тапкыр гына түгел: “Дорфалык күрсәтсәң – эштән китәсең” (Акчарлак, 25 март, 2010). Миңа калса, дорфа булсаң, дип язу кулайрак, чөнки дорфалыкны күрсәтеп булмый, дорфа булырга гына мөмкин. Ярдәм күрсәтте дә шулай ук. Ярдәмне күрсәтмиләр, ярдәм итәләр генә. Күрсәткәч, ул ихлас түгел (Варис Мираслы мәктүпләре. Т.я., 10 апр., 2010). Артыклык сәбәпләрен фәнни күзәтеп карыйк әле: – Бер төшенчәгә тәңгәл бер сњз урынына берничә синоним тезеп кителә: (тырыш – булдыклы – уңган; эштә – практикада – гамәлдә). Менә радиодан бер җитәкче сөйли: “Аларга да ярдәм итәбез, булышабыз инде”.

Ни кызганыч, мондый “чимал өемнәренә” әдәби әсәрләрдә дә юлыгабыз. “Надырша абзыйның кызы тормышны бары тик саф, матур, књркәм итеп кенә књрергә тели иде”; “Бик акыллы, ипле, җайлы бала књренә”; Бер шигырьдә: тилемсә, исәр, дивана. Без дә өсти алыр идек: юләр, акылсыз, тиле. Ә нигә кирәк? Књрәсез, бер генә сүз урынына күпме артыгы, кирәкмәгәне иярә. Бәлә шундадыр: бу кимчелек уртак бер чиребезгә әйләнгән. Күпсүзлелек чиренә. Бу хакта инде беренче генә борчылуыбыз түгел .Заманында тел остасы, күренекле әдибебез Фатих Хөсни дә кисәткән иде: “Прозабызны күпсүзлелек, җәенкелек, берничә сүз белән аңлатып була торган фикерне күп сүз белән чолгап, “бизәкләп” әйтергә тырышу да яхшыртмый булса кирәк”, дигән иде (С.Т., 1 июль, 1978). Йосыф Гәрәйнең дә бер мисалы хәтердә уелып калган: “Баймакка ат карыйсыңмы?”диде миңа берчак чал карт Магнитта. “Баймакка утырып барыр өчен кулай ат-арба белән килеп чыгып калган кеше-фәлән эзләп йөрисеңме әллә?” дип эндәшмәде ул. 19 сүзгә – 3 сүз. Мәгънә шул ук”. Әдипләр киңәшен тотарга, бу чирдән тизрәк савыгырга иде. Төрекләр дә: “азык-төлек азлыктан, сүз күплектән ходай үзе сакласын иде”, ди.

Хәер, нигә ерак барырга, татар халкы үзе дә: “Күп сүз – юк сүз”, ди ләбаса. Мондый мисаллар, килешегез, тешкә тия башлый. Сабак булсын, күнегү максатында дип килешсәк кенә инде. Алай да аларга чик булырга тиештер. Инде бик үҗәт булсагыз, үзегезнең “архивтан” “мирасыгыз” белән уртаклашыгыз. Бәлки сабак алырлыклары безгә дә табылыр.

Илдар Низамов, филология фәннәре докторы.

Илдар НИЗАМОВ
Матбугат.ру
№ --- | 12.04.2018
Матбугат.ру печать

 
comments powered by HyperComments

Фикерләр

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
ТНВ
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Туган як
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Яңарыш
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Идел
Себерке
Өмет
Диләфрүз
Татарстан Язучылар берлеге
comments powered by HyperComments