|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
12.04.2018 Мәдәният
Камал театры театр педагогикасы семинарында катнашты2018 елның 6-7 апрелендә "Казан (Идел буе) федераль университеты"ның методик белем һәм тәрбия бирү кафедрасы тарафыннан Казан Дәүләт яшь тамашачылар театры һәм Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры белән берлектә II "Театраль педагогика алымнары ярдәмендә укытучыларны һөнәри-этик әзерләү" Халыкара фәнни-методик семинары үткәрелде. Проект Татарстан Республикасының Югары һәм урта махсус белем бирү йортлары һәм мәктәпләрнең театрлар белән хезмәттәшлеген үстерү, балалар һәм яшьләр арасында театр сәнгатен пропагандалау максатыннан оештырыла. Катнашучылар алдында Казан Федераль университеты, Яшь тамашачылар театры һәм Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры җитәкчеләре чыгыш ясадылар.
Семинарда катнашучылар Казан Яшь Тамашачылар һәм Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында "Ромео һәм Джульетта", "Нос" һәм "Сөясеңме, сөймисеңме?" спектакльләрен карадылар, артистлар һәм режиссерлар белән фикер алыштылар.
Проект "Театр педагогикасы иҗат лабораториясе" эгидасы астында эшли һәм укытучыларга хәзерге заман театрының формалары һәм юнәлешләре төрлелеге, Г.Камал һәм Яшь тамашачылар театрлары репертуары белән таныштыра, спектакль һәм пьесага анализ ясау һәм балалар аудиториясен спектакльне кабул итүгә әзерләү, караганнан соң фикер алышу осталыгына өйрәнү мөмкинлеген бирә.
--- |
Иң күп укылган
|