|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
11.04.2018 Хәвеф-хәтәр
Чаллыда шартлау турында социаль челтәрләрдә таралган хәбәрне экстрен хезмәтләр кире кагаЧаллыда шартлау турында социаль челтәрләрдә таралган хәбәрне экстрен хезмәтләр кире кага. Социаль челтәрләрдә Чаллыда “Мегастрой” сәүдә үзәгендә шартлау булуы, аннан кешеләрнең бинадан чыгулары турында мәгълүмат таралды. Шаһитларның бер өлеше шартлауга охшаш тавыш фойедагы кафе ягыннан ишетелде дисә, икенчеләре сирена тавышын гына ишеткән һәм бинадан чыккан.
“Татар-информ” агентлыгына ашыгыч хезмәтләрдә хәбәр итүләренчә, “Мегастрой” сәүдә үзәгендә гадәттән тыш хәл турында мөрәҗәгать итүче булмаган. “Сәүдә үзәге администрациясе һәлакәт турындагы гариза белән мөрәҗәгать итмәде”, - диделәр полициядә.
Шулай да “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына билгеле булганча, полиция экипажы һәлакәт булган дип хәбәр ителгән урынга барган, әмма гадәттән тыш хәл эзләрен тапмаган.
Сәүдә үзәге администрациясе әлегә бу турыда аңлатма бирми.
--- |
Иң күп укылган
|