• 22.10 Бизнес-форум (Радислав Гандапас, Маршалл Голдсмит, Аллан Пиз), Казань, «Korston Club Hotel».
  • 26.10 "Ут чәчәге" премьерасы. Кариев театры. 18.30
  • 30.10 ШТК югары лигасы. Уникс. 19:00
  • 01.11-05.11 Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимов. Уникс. 18:30
  • 02.11 "Мин Үзгәрдем SHOW". Лилия Хәйруллина концерты. Махсус кунаклар: Нурминский, Хаким. Эрмитаж. 19:00
Туган көннәр
  • 16 Октябрь Альберт Асадуллин
  • 16 Октябрь Марсель Әхмәдуллин
  • 16 Октябрь Салават Миңнеханов
  • 17 Октябрь Әхмәт Саттар
  • 17 Октябрь Айгөл Хөснуллина
  • 17 Октябрь Рәшидә Җиһаншина (1917-2003)
  • 17 Октябрь Роза Туфитуллова
  • 17 Октябрь Лидия Әхмәтова
  • 18 Октябрь Кадрия Фәтхуллова
  • 18 Октябрь Юныс Сафиуллин
  • Тана ите 280 ботлап Актаныш 89376101008
  • Яхшы травматолог эзлим, тел.89093080784
  • Казан шэхэренен РКБ янында урнашкан Оренбург тракты 138в йортында, ботен унайлыклары булга бер булмэле квартира озак вакытка арендага бирелэ. Начар гадэтлэре булмаган, похтэ, чисталык яратучы кешегэ яки гаилэгэ. Телефон: 89874092154, Йолдыз.
  • Сдаю 2 комнатную квартиру на Спартаковской 88Б (Центр). Новый дом с ремонтом, мебель, бытовая техника 89276766077
  • Парина, Сыртланова, Пр.Победы тирэлэреннэн торырга булмэ эзлим. Эшли торган, начар гадэтлэре булмаган хатын-кыз. 89274745077, 89274661604
  • Торле авырлыктагы таналар. Буаз тана декабрь 89372913008
  • Балтач районы. Үгез ите сатыла. Казанга китереп бирү мөмкинлеге дә бар. Тел: 89874232810
  • Симертелгэн суяр очен тере килеш казлар сатам. 1500 сум. т89196907476.
  • Казанда квартираларга, бүлмәләргә матур итеп ремонт ясыйбыз. Стена тигезләү, штукатурка, шпатлёвка, обой ябыштыру, буяу эшләре, электрика, линолеум, ламинат җәю, плинтуса кую х.б.эшләр. Оста куллар, уртача бәяләр, күпъеллык тәҗрибә. 89061103971
  • Өч бүлмәле фатирның бер бүлмәсенә кыз(лар) эзлибез. Казан.WhatsApp: 89872147611

 

 

 
Архив
 

11.04.2018 Мәгариф

5 меңлек ”указка”, алты шешә шәраб, яки Бәйрәмне ничек чыгымсыз үткәрергә?

Башкала әти-әниләре чыгарылыш кичәсе өчен ресторанны көздән үк белешеп куйган инде. Ә авылда бу мәшәкатьне БДИ үткәч кенә искә төшерергә җыеналар. Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы исә белем бирү оешмалары җитәкчеләренә күрсәтмә әзерләгән. Артыгын кыланырга ярамый.

Бүләккә – 5 меңлек ”указка”
 
Узган ел республикада бәй­рәмгә әзерләнү чыгымнары 10-40 мең сумга төшкән иде. Күңел ачарга дигәндә, безнең халык бер сүзне кабатлый: кешедән калышырга ярамый. Ә бит Россия мәгариф һәм фән министры Ольга Васильева былтыр ук аны гадәти итеп үткә­рергә тәкъдим итте. Кичә үткәрү өчен әти-әниләрнең кредит алып, әҗәткә батуын аңлый алмый ул.
 
“Чыгарылыш кичәсе туйны хә­тер­ләтүче купшы банкетка әверел­мәскә тиеш”, – дигән иде министр. Монда ул әти-әниләрнең теплоход, рестораннар өчен әҗәткә акча җыюларны күздә тотты. Татарстан Дәүләт Советы депутатлары да артыгын кыланмаска тәкъдим итте. Бу мәсьәләдә бигрәк тә шәһәр мәктәпләре чикне билгели алмый. Бар хикмәт – кесә ягы калын булган әти-әниләрнең балалары өчен онытылмаслык истәлек калдырырга теләвендә. Әмма мавыгып китеп, укучылар түгел, үзләре һәм укытучылар өчен бәйрәм оештыра әти-әниләр. “Ресторанны сентябрь аенда ук белештек. Укытучыга 5 мең сумлык төрле ташлар белән бизәлгән “указка” бүләк итәчәкбез. Бу аңа бик ошар дип уйлыйбыз, – ди мәктәп тәмамлаучы Эльмир. – Без 9 нчы сыйныфта фотоальбом ясаткан идек. Ә 11 нче сыйныфта кирәкми дидек. Бер караганда, ярты сыйныф техникумнарга китеп бетте. Әллә ни бәйрәм кәефе дә юк. Имтиханнарга әзерләнә башладык”.

Шешә нигә кирәк?
 
Эт чаба дип бет чаба. Ярыш бак­чаларга күчте. Анда ясле төр­кем­нәренә кадәр чыгарылыш кичәсе уздыра башлаганнар икән. Өч яшьлек сабыйга нәрсәгә кирәк ул дип гаҗәпләнүчеләр дә бар. Чөнки бу яшьтә сабый аны аңларлык хәлдә­мени?! Социаль челтәрдә язалар: “Безне тәрбияче җыйды да, балаларга гына түгел, бакча хезмәт­кәрләренә дә табын корасы, диде. Анда алты шешә шәраб булырга тиеш икән”. Әлбәттә, бу сүзләр әти-әниләр арасында шау-шу уяткан. “Бу тәрбиячеләр нигә түбән тәгә­рәде соң? Алар ятимме, әллә ашарларына юкмы? Бакчада исерткеч эчемлекләр эчәргә ярамый. Тәр­биячегә бүләккә берәр яхшы китап бирсәң, шул да җитә”, – дип тузына Татьяна. “Мин бакчада эшлим. Әти-әниләрдән бүләк сорамыйбыз да, көтмибез дә. Әти-әниләр үзләре теләсә нәрсә уйлап таба да укытучыларны гаепли башлый. Ә конфет белән чәчәк үзем дә сатып алырлык хәлдә мин”, – дип җавап кайтара тәр­бияче Ләйсән Әхтәмова. Бәхәстә катнашучылар арасында киңәш бирүчеләр дә бар. “Дил­бе­гәне үз кулыңа алырга кирәк. Әти-әниләр комитетын җитәкләүче кеше буларак, бөтен теләкләрегезне өегезгә калдырыгыз, дидем. Узган ел безнең чыгарылыш нибары 800 сумга төште. Бүлмәне бизә­дек, зур торт сатып алдык, бала­ларның кулларына шар тоттырдык. Тәрбия­челәргә чәчәкләр бүләк иттек. Чәй эчтек тә өйгә таралыштык. Кемдер өендә шоколод бүләк иткән, кемдер гаиләсе белән дачага күңел ачарга киткән, – дигән бер ана. – Балаларга күп кирәкми. Туңдырма, карусель, мультфильмнар, иң мө­һиме – әти-әниләре белән бергә­ләп ял итү дә җитә”. 
 
Бездә кәттә әти-әниләр юк...
 
Кеше акчасын санау матур күренеш түгел. Әмма чыгарылыш кичәләренә әзерләнгәндә шуңа барып чыгалар.
 
 – Без ресторанга сентябрь аенда ук заказ биреп куйган идек. Әти-әниләр кафега гына риза булмады. Бу вакытта ук зур рестораннарда буш урыннар калмаган иде инде. Чыгарылыш кичәсе бер көнгә туры килгәч, хәтта бер ел алдан ук белешеп куярга кирәк. Лимузинга заказ биргән идек, аннан баш тарттык. Хәзер балаларга Казансу елгасы буена автобус белән барырга туры киләчәк. Бу сәяхәт фотоальбом, видеоистәлек өчен кирәк. Әлегә бүләкләр өчен биш мең сум акча җыйдык. Бар чыгымнар 20 меңгә төшәр дип торабыз, – дип сөйли Казанда яшәүче Гөлзадә Зарипова. – Кайбер мәктәпләрдә укытучыларга идән суырткыч, мультиваркалар бүләк итәләр икән дип ишеттек. Ә без әле бүләк мәсьәләсен хәл итмәдек. Бер генә фән укытучысын да игътибарсыз калдырмаячакбыз. Имтиханнарга яхшылап әзер­ләсәләр, бүләген кызганмас та идең әле. Мәктәптә репетитор яллагыз дип ачыктан-ачык әйтәләр бит. Өч сәгатькә 2,5 мең сум түлибез. Моңа түзәрлек әле. Физика укытучысы сәгатенә 1 мең сум сорый. Репетиторларга елына 70 мең сум акча кирәк икән дип санадым. Әле ярый әби-бабай­ларның пенсиясе бар. Алар исән-сау булсын! Улыбызны югары сыйныфта калдырган өчен үкенәм. Акыллы кеше баласын хәзер 9 нчы сыйныфтан ук җибәрә. Моның кадәр чыгым тү­гелмәгән булыр иде”.
 
Казанда яшәүче Рәзинә Ха­җи­пованың чыгымнары аның кадәр күп түгел. “Бездә кәттә әти-әниләр юк. Барысы да кредит, ипотека түли. Артык кыланмавыбыз шуңа бәйле. Моннан 7 ел элек мәктәптә ремонтка акча җыялар иде. Хәзер андый нәрсә бетте. Каләм, дәфтәр кирәк булса гына җыешабыз. Әти-әниләр акча җыю мәсьәләсендә нык тора, – дип сөйли ике бала анасы. – 9 нчы сыйныфта бөтенләй бәй­рәм итеп тормадылар. Җит­мәсә, бик күп бала БДИдан куркып, техникумнарга китте. Безнең сыйныфта нибары 12 укучы гына калды. Әлегә 3,5 мең сум акча җыйдык. Кафеда ял итү кеше башына 1,5 мең сумга чыгачак”.
 
Әлегә БДИ кайгысы...
 
Авыл укучылары гади бәй­рәмгә дә риза. Укытучылар да артыгын сикерергә ирек бирми. Кайбер районнарда табигатькә чыгып таң аттыру гадәте дә саклана. Билгеле, ул чакта кизү торучы әти-әниләр, укытучылар исемлеге билгеләнә. “Улымның мәктәпне тәмамлавына бер ел тулды. Бер мең сум акча бүләккә дә, та­бигатькә чыгып, күңел ачарга да җитте. Сәгать 11дә өйдә иделәр инде. Анысына да мәктәп директоры ачуланган әле. Бездә директордан куркалар”, – ди авыл мәктәбендә укытучы Тәгъзимә Мөхлисова. Кайбер мәктәпләрдә әле бөтенләй чыгарылыш кайгысы түгел. “Балабыз 11 нче сыйныфны тәмамлый. Әмма кичә хакында әлегә сүз кузгатучы булмады. Кышкы каникул вакытында 9-11 нче сыйныф укучылары өчен лагерь оештырдылар. Анда имтиханга әзерләнеп ял иттеләр. Бер тиен дә акча җыймадык”, – ди Кайбычтан Миләүшә Гарипова.
 
Бәйрәмне ничек чыгымсыз үткәрергә? Бу сорауны элеккеге мәгариф һәм фән министры, Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттаховка да бирдек.
 
– Актанышта акча җыю проб­лемасы юк. Ачык мәйданда сәх­нәләштерелгән тамаша үткәрергә җыенабыз. Анда уку алдынгылары бүләкләнә. Бу чарада әти-әниләр дә катнаша. Соңыннан салют аттырачаклар. Таңга кадәр күңел ачу, кафега барулар каралмаган. Министр   буларак, биш ел мәктәп­ләрдә акча җыюга каршы көрәш­тем. Әти-әниләр акча җыялар дип зарланып утырганчы, бераз теш күрсәтеп, акча бирмәскә генә кирәк. Бернинди проблема да булмаячак. Уздырган очракта исә гади генә итеп үткәреп була бит, – ди ул.
 
Мәгариф һәм фән министрлыгына әлегә чыгарылыш кичәсенә акча җыюлар буенча шикаятьләр килмәгән. Мәгариф өлкәсенә кү­зәтчелек итү департаменты җи­тәкчесе Гөлнара Габдрахманова әйтүенчә, алдагы еллардагы тәҗ­рибәне исәпкә алып, министрлык мәгариф учреж­де­ние­ләренә хатлар әзерләгән. “Анда банкетлар уздырырга ярамый дип әйтелә. Әти-әниләр комитетлары мәҗ­бүри акча җыя икән, димәк, закон бозалар. Прокуратура аларны җаваплылыкка тартырга мөмкин, – ди җитәкче. – Барлык әти-әни­ләр дә комитет билгеләгән акчаны түли алмаска мөмкин. Мәсә­лән, мин чәчәк бәйләме сатып алып, бөтен сыйныф исеменнән бүләк итәм, ди. Кемнән булса да акча таләп итәргә хокукым юк. Әгәр чыгарылыш кичәләренә кагылышлы мәҗбүри акча җыю очраклары булса, безгә хәбәр итегез”.
 
Россия Федерациясе Гражданнар кодексының 575 нче маддәсе нигезендә мәгариф, медицина, социаль өлкәдә эшләүче дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләргә бәясе 3 мең сумнан артык бүләк алырга ярамый.

Сәрия МИФТАХОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 11.04.2018
Ватаным Татарстан печать

 
comments powered by HyperComments

Фикерләр

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
ТНВ
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Туган як
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Яңарыш
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Идел
Себерке
Өмет
Диләфрүз
Татарстан Язучылар берлеге
comments powered by HyperComments