|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
11.04.2018 Җәмгыять
Татарстанлыларны бөек Тукай каберен зыярәт итәргә чакыраларЯкшәмбе 15 апрель көнне 10.00 сәгатьтә Казан шәһәренең Яңа бистә зиратындагы Тукай каберенә чәчәкләр салу мәрасиме була һәм шагыйрь рухына дога кылына. Чарада республика җитәкчеләре, танылган язучылар, Г.Тукай премиясе лауреатлары һәм киң җәмәгатьчелек катнашачак. Моннан нәкъ 105 ел элек шагыйрьнең йөрәге тибүдән туктый. Казан шәһәренең моңарчы андый күп халык җыйган җеназа күргәне булмый. Мәдрәсәләрдә дәресләр туктатыла. Матбугатта Тукайның үлү хәбәре урнаштырыла, газета-журналлар чит илләрдән килгән кайгы телеграммаларына күмелә. Рус һәм чит ил матбугаты Тукай шәхесе белән кызыксына башлый. Петербургта чыккан «Мусульманская газета»да Тукайга багышланган русча шигырьләр басыла, ә «День» газетасы Тукайны «Татарский Пушкин» дип атап зур мәкалә бастыра. М. Горький инициативасы белән чыгарылган «Восточный сборник» дигән академик җыентыкта Тукайның биографиясе, берничә шигыренең русчага тәрҗемәсе бирелә. Лондонда чыга торган «Рус журналы»нда Тукай турында мәгълумат бирелә, аның «Пар ат» шигыре инглиз телендә басыла. Тукай турында Төркия матбугатында да күп языла.
Казан шәһәренең Клячкин хастаханәсеннән Тукайны Яңа бистә зиратына озаталар.
--- |
Иң күп укылган
|