|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
10.04.2018 Шоу-бизнес
Илгәрәй: Әйтмәгән булса, төкермәгән булыр идемШушы көннәрдә җырчы һәм аның туганнары бер ел элек араларыннан киткән бабасы рухына Корьән укытып, аш уздырганнар икән. Илгәрәй балачагында әтисенең әтисе Габдулла бабасы белән булган кызыклы хәлне искә төшереп болай яза: "Әгәр дә исегездә булса, элек зур кызыл лампаны түшәмгә элеп, шул лампа астына корсак белән ятып билне җылыталар иде. Миңа бала буларак шуны күзәтеп торырга кызык иде! Берсендә шулай карап торганда бабай миңа: "Улым, лампага төкерә күрмә яме", - дип әйтеп куйды. Ә миңа шул гына җитә калды, "Ә төкерсәң нәрсә була икән" дип, шунда ук лампага төкердем. Лампа шартлады, ә бабай шул лампа астыннан чыгып йөгергәнен сизми дә калды! Ник әйтте микән ул аны, әйтмәгән булса, төккерергә башыма да килмәгән булыр иде!"
--- |
Иң күп укылган
|