поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
05.03.2010 Җәмгыять

ЧИТТӘ ТАПКАН БӘХЕТ – БЕР АТНАЛЫК ТӘХЕТ

Америкага акча эшләргә киткән студентларның бер үк вакытта сөйләм телләрен дә чарлап кайтулары турында еш ишетергә туры килә. Шулай ук гарәп илләренә укырга барып кайткан студентлар белән дә сөйләшкәнем бар. “Ни әйтсәң дә, шул мохиттә яшәү, шул ил кешеләре белән аралашу, өеңдә китап укып, грамматика ятлап ятуга караганда күпкә отышлырак инде”, – дигән сүзләргә колак салып, чит илгә (университетта гарәп теле өйрәнгәнгә, Сүрияне сайладым) укырга барып кайтырга булдым.

Сәяхәтем Казан вокзалыннан башланды. Анда Сүриягә китәчәк бер төркем студентлар җыелган иде. Аннан Мәскәү, Внуково, Дәмәшкъ...

 

Аларда уку-укыту системасы бездәгедән бераз аерыла икән. Балалар мәктәптә унике ел укый. Уникенче сыйныфта барлык фәннәрдән дә имтихан бирәсе. Ул имтихан бездәге БДИ төслерәк. Әгәр дә имтиханнарыңны “яхшы” билгеләренә генә бирә алмасаң, “утырып каласың”. Аларда исә “утырып калу ” – гадәти хәл.

 

Университет үзе кечкенә генә бер шәһәрчек кебек. Тулай торак, уку биналары, ашханә, кибетләр – бөтенесе бер урында урнашкан. Университетта атнасына дүрт көн укыдык, өч көн ял иттек. Укытучыбыз безнең белән дәрестә бары тик гарәпчә генә сөйләште. Дәресләрдән соң тулай торакка кереп ашап-эчеп, ял иткәч, бераз телләребезне чарлар өчен, шәһәргә чыгып, җирле халык белән аралаша идек. Мин үземне гарәп телен ярыйсы гына беләм дип уйлап йөри идем, җирле сөйләмне аңлый алмый азапландым. Нишләп әйбәтрәк өйрәнмәдем икән гарәп телен, дип үземне тиргәп ташладым. Соңыннан гына белдем: алар җирле диалектта сөйләшәләр икән. Ә диалект әдәби гарәп теленнән шактый аерыла. Сөйләшкәндә кайбер хәрефләр бөтенләй “юкка чыга”. Шуңа күрә нәрсә турында сүз барганлыгын да аңлап булмый. Әмма рәсми урыннарда, университетта, мәктәпләрдә әдәби телдә сөйләшү гадәткә кергән. Мәчетләрдә дә вәгазьләрне әдәби гарәп телендә сөйлиләр. Безнең телне өйрәнүебез исә кибетчеләр белән сөйләшүдән башланды. Аларда кибеттән берәр нәрсә сатып алыр өчен нык кына сатулашырга кирәк. Хәтта телне бөтенләй белмәүчеләр дә тиз арада гарәп саннарын ятлап бетерделәр.

 

Сүриядә ял көннәре – җомга һәм шимбә. Башта шуңа ияләнеп булмады. Җомга көнне автобуслар, таксилар начар йөри, чөнки бар халык мәчеттә. Гомумән, монда көндез урамда кеше бик аз. Һава эссе, дымлы. Күп кибетләр кичкә таба гына ачыла, кичен халык урамга агыла, базарлар эшли башлый. Мондагы халык җәяү йөрергә яратмый. Автобуска билет бәясе – 10 лир, безнең акча белән 6 сум 50 тиен тирәсе. Бер алган билет белән ике-өч тапкыр йөреп була. Кондукторлар юк, билетны автобус йөртүче үзе сата. Кешеләр автобусның алгы ишегеннән керә, арткысыннан чыга. Монда кешегә ышаналар, шуңа күрә билетларны тикшереп тормыйлар. Пассажирлар да беркайчан да бер билет белән тиешледән артык йөрмиләр. Тукталышларда да этеш-төртеш юк, кешеләр автобус килеп туктамыйча урыннарыннан да кузгалмыйлар.

 

Сүриядә такси хезмәте бик популяр. Түләү никадәр юл узуыңа карап. Берсендә 5 кыз такси туктаттык. Русиядә булсак, бер машинага бөтенебезне дә утыртырга беркем дә җөрьәт итмәс иде. Ә монда ул гадәти күренеш икән.

 

Гарәпләрдә әти-әнигә карата мөнәсәбәткә сокланырлык. Анда бер генә бала да әти- әнисенә каршы сүз әйтми. Гарәпләрдә әни кеше иң зур хөрмәткә ия. Гомумән, хатын-кызга мөнәсәбәт бездәгедән күпкә яхшырак. Бигрәк тә ислам кагыйдәләре буенча яшәүче гаиләләрдә. Табын артында олы кеше ашый башламыйча, ашарга керешмиләр, ә иң ахыргы кеше ашап бетермичә, беркем дә өстәл артыннан кузгалмый.

 

Гарәпләр кунакчыл халык. Берәр гаиләгә кунак килсә, бөтен күрше-тирә бу хакта белә һәм синең белән исәнләшергә кереп җитәләр.

 

Сүриядә без ураза вакытына туры килдек. Ураза аенда урамнар бәйрәмчә бизәлә, ул бездәге Яңа ел алдын хәтерләтә.

 

Гарәп кызларының бер үзенчәлеге бар: үзләре каратут йөзле булсалар да, аксыл йөзле булып күренергә теләп, битләрен акшарлап йөриләр. Күрмәгәннең күрәсе, күргәннең үләсе килә, дигәндәй, безнең кызлар ничек итеп тәннәре шоколад төсенә кергәнче каралырга белми аптырыйлар, ә болар битләрен акшарга маналар.

 

Дәмәшкъ Сүриянең иң зур шәһәре булудан тыш, илнең икътисади һәм сәяси үзәге дә. Без анда бик күп тарихи урыннарда булдык. Дәмәшкътән ерак түгел Гайсә пәйгамбәр телендә сөйләшүче халык яши икән. Ул урын Мәүлюля дип атала. Арамия халкы шул телдә сөйләшүче бердәнбер халык, имеш.

 

Президентлары – Башар Ал-Әсәдне халык бик ярата. Бөтен җирдә аның һәм әтисенең портретлары: уку йортларында, кибет-базарларда, машиналарда, өйләрдә, урамда, тагын әллә кайларда. Кызыксынуымны җиңә алмыйча, сәбәбен сораштырдым. “Безнең илнең бөтен чикләре буйлап сугышлар бара, ә Сүрия бернинди сугышта да катнашмый, тыныч ил булып кала бирә. Илдә тынычлык саклаган өчен хөрмәт итәбез, яратабыз без аны”, – дип җавап кайтардылар.

 

Сүриядән кире Русиягә кайтасы килмәде. Андагы мохит, яшәү рәвеше, кешеләре күңелемне яулады. Анда бер-береңне хөрмәт итү, ярдәмләшү, гел яхшы теләктә булу – гадәти хәл. Кибетләргә керсәң матур итеп исәнләшеп каршы алалар, киткәндә: “Тагын килегез”, – дип озатып калалар. Ул сүзләр тиеш булган өчен генә әйтелми, ә йөрәк түреннән чыга. Аның шулай икәнен күңелең белән сизәсең. Сүрия халкы ачык, киң күңелле. Бездә бер белмәгән кешене үзеңнең өеңә алып кермисең, ә аларда бу гадәти күренеш.

 

Сүриядә өч ай яшәү дәверендә үзем өчен яңа бер дөнья ачтым. Моңарчы мин күрмәгән, мин белмәгән дөньяны. Аларда беренче урында – гаилә, якын кешеләр. Димәк, алар үзләренең киләчәкләре турында уйлыйлар. Сүриядә балалар йорты, картлар йорты дигән җирләрне күрмәдем. Ә бездә алар күпме? Санап бетергесез.

 

Ләкин, ни генә дисәң дә, үз илең, үз илең шул. Нинди генә кимчелекләре булса да, анда кире кайтасың килә, сагындыра.


Рузалия ГАЗИЗОВА
Татарстан яшьләре
№ 28 | 04.03.2010
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»