• 15.06-31.08 "Kazan шоу" театральләштерелгән фольклор тамашасы. Туган авылым. 18:00
  • 17.07 Зиннур Тимергалиевнең юбилей кичәсе. "Казан арты" тарих-этнография музее. 9:00да башлана
  • 20.07 Фестиваль «ARENALAND». "Казан арена" стадионы. 12:00
  • 02.08-18.08 Салават концерты. 31 сезон. Камал театры. 19:00
Туган көннәр
  • 16 Июль Нәзифә Гайнетдинова (1919-2000)
  • 16 Июль Чыңгыз Мусин
  • 16 Июль Рамил Курамшин
  • 16 Июль Зөлфия Вакказова
  • 17 Июль Рафаэль Юсупов
  • 17 Июль Диләвер Османов
  • 17 Июль Тәслимә Фәйзуллина
  • 17 Июль Алсу Хәбибуллина
  • 17 Июль Рәдиф Сәгъди
  • 17 Июль Семен Якубов
  • Яна Савин районында 2 булмэле фатир сатыла. Собственник! 89509488227.
  • Актаныш.Бэрэнге сатыла,900кг.8-906-124-04-78.
  • Дәүләт архивлары чыганаклары буенча ШӘҖӘРӘләр төзим. Шәҗәрәҗәге барлык фактларны архив документының фотокопиясе белән раслыйм. Бу өлкәдә эш тәҗрибәм 6 ел. Тел./Ватсап: 8–917–874–16–40 [email protected] Дамир Шәйхетдин. Чаллы
  • Казанда Себер тракты урамында 2 катлы, эчке эшләре эшләнеп бетмәгән зур коттедж сатыла. Су, уты кергән.Утын ягу өчен көйләнгән современный мич белән җылытыла. Тел 89586227955
  • Берне бозаулаган каплатылган яшь сыер сатыла. Сэфэр. т.89063338469
  • Восстание урамында бер бүлмәле общага бүлмәсенә кеше кертәм. Туалеты, душы бар. 89179113219
  • Казань совет районы ак гукина урамында балконлы зур булме сатыла 18кв.м.89509469991
  • Казанның Братьев Касыймовлар урамындагы торак йортта 12 кв.м бүлмә сатыла. Метро якын. Тәртипле, тыныч күршеләр.Бәясе - 750 мең сум. Алсу. 89874232130.
  • Каен утыны сатыла. (4куб.=7000 сум).Элемтэ очен телефон 89196462690
  • Актаныш бозау сатыла. 89600766391

 

 

 
Архив
 

               

09.04.2018 Мәдәният

Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе Айрат Арсланов каберен зиярат кылачак

Иртәгә Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Айрат Арслановның тууына 90 ел тула. Бу көнне Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе коллективы, аның ветераннары А.Арслановның Казанның Яңа Татар бистәсе зияратындагы каберен зиярат кылачак.

АйратАрсланов хезмәт юлын Татарстан радиокомитетында  диктор булып башлый, соңрак Г.Камал театрында актер булып эшли. 1961-1965 елларда – телевидение дикторы була. 1965 елдан Айрат Арсланов Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе артисты булып эшли башлый. 1991 елдан алып лаеклы ялга киткәнче Филармониянең халык коллективлары режиссеры була. Айрат Арсланов башкаруында Габдулла Тукай, Муса Җәлил, Гаяз Исхакый, Һади такташ, Хәсән Туфан, Сибгат Хәким һәм башка бик күп әдипләрнең үлемсез әсәрләре Татарстан телевидениесенең «Алтын фонд»ында саклана. Айрат Арслановның вафатыннан соң, аның исемен мәңгеләштерү максатында, күп кенә чаралар узды. Казаннның яңа микрорайоннарында урнашкан урамнарның берсенә артистның исеме бирелде, ул яшәгән йорт диварына истәлек билгесе куелды, истәлек кичәләре узды, Мәрҗәни мәчетендә рухына Коръән уку мәҗлесе оештырылды.
 
Сезне күренекле артист, легендар нәфис сүз остасының каберен зиярат кылырга чакырабыз.
 
10 апрельдә 9.30 сәгатьтә Татар филармониясеннән зияратка  махсус автобус китә. Килүчеләрнең очрашуы – зияратка керә торган капка янында 10.00 сәгатьтә. Айрат Арсланов кабере  зияратның 31нче аллеясында урнашкан.
comments powered by HyperComments

Фикерләр

▲ Өскә

www.work-zilla.com

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Urazova.ru
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан Язучылар берлеге
Татарстан китап нәшрияты
RAFINA/D
Милли Музей
Шаян
Ханский дом