поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
05.03.2010 Мәдәният

«ЯХШЫЛЫКЛАР БЕЛӘН ИСКӘ АЛЫП, САГЫНСАЛАР ИДЕ БЕЗНЕ ДӘ...»

Самараның «Яктылык» татар мәктәбендә каһарман якташыбыз, күренекле шагыйрь һәм рәссам Гакыйль СӘГЫЙРОВның тууына 72 ел тулуга һәм аны искә алуга багышланган җырлы-моңлы әдәби кичә булып үтте.

Гасырларга җитәр гыйбрәтле җыр

Һәр буынның йөрәк түрендә.

«Якташыбыз!» диеп куанабыз

Һәр ел саен туган көнеңдә,

 

– дип язган иде Гакыйль абый Сәгыйров турында күпләргә таныш булган милләттәшебез, «Яктылык» мәктәбенең элеккеге укытучысы, җырчы, шагыйрә Фәридә Зиннәтуллина. Үткән елның җәендә каһарман якташыбыз бакыйлыкка күчкәч, хәзер аның туган көннәре үзеннән башка гына узачак ин де. Менә Самараның «Яктылык» татар мәктәбендә шундыйларның беренчесе булып үтте.

 

Мөселманнарда һәр хәерле эш «Бисмилләдән», изге догадан башланырга тиеш. Бу кичәдә дә беренче булып мөфтиебез Вагыйз хәзрәт Яруллин чыгыш ясап, Гакыйль Сәгыйров, аның тормышы, иҗаты турында бик җылы сүзләр әйтте.

 

– Ул безнең өчен - зур вәгазь, – дип тәмамлады ул үзенең чыгышын һәм мәрхүмнең рухына багышлап, Коръән аятьләре укып, дога кылды.

 

Әйе, 54 ел дәвамында урын өстендә ятарга мәҗбүр булган, искиткеч шигырьләр иҗат иткән, куллары эшләмәгәнгә, каләмне авызына кыстырып, гаҗәеп матур рәсемнәр ясаган кешегә сокланмыйча мөмкин түгел, әлбәттә. Үзе ул «Ә мин ятам, яраланган бөркет, яшәвемнән хәтта оялам», дип язса да, шушындый ачы тәкъдиргә карамастан, сынмаган, сыгылмаган. Яшәү мәгънәсен тапкан, тормышны оптимистларча кабул иткән бу олуг шәхесне батырларга тиңләсәк тә, ялгышмабыз.

 

Кичә барышында алып баручылар Линар Абсаттаров белән Инзилә Гарәфетдинова салмак кына уйнап торган музыка астында тамашачыларга шагыйрьнең нәкъ шундый батырларча тормышы, аның иҗаты турында сөйләп тордылар.

 

Гакыйль Сәгыйровның шигырьләренең һәрберсендә ниндидер бер тирән фәлсәфәле фикер ята. «Яктылык» мәктәбе укучылары Фаил Гайнетдинов, Наил Җаббаров, Раилә Айбулатова, Ринат Хөснетдинов, Эльвира Йосыпова кичәдә шагыйрьнең шундый шигырьләрен сәнгатьле итеп сөйләделәр. Анна телебезгә, ата-аналарыбызга, туган якка, табигатькә, мәхәббәткә багышланган шигъри юлларның тамашачыларның йөрәгенә үтеп кереп, тирән тәэсирләр калдырганын аларның уйчан карашларыннан күреп аңларга булды.

 

Чарага Гакыйль абыйның якын дуслары, туганнары да килгән иде. Алар арасында Россия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәрләре, Ульян өлкәсенең Яңа Малыклы районындагы Урта Исәнтимер авылыннан ирле-хатынлы Шәкүровларның чыгышы аяз күктә яшьнәгән яшенгә охшады. Шагыйрьнең адашы, якын дусты Гакыйль әфәнде моңлы тавышы белән Сәгыйров сүзләренә үзе иҗат иткән бик күп җырларны башкарды. Ә Рәйсә ханым профессионалларча оста итеп Гакыйль абыйның шигырьләрен укыды.

 

Элек күп еллар Самараның «Ялкынлы яшьлек», «Идел» ансамбльләрендә җырлап, тамашачы мәхәббәтен казанган, Гакыйль Сәгыйров иҗатын яратучыларның, пропаган далаучыларның берсе – Галия Мостафина да үзенең моңлы чыгышы белән кичәне тагы да бизәп җибәрде. Ул тамашачыларга Гакыйль Сәгыйров сүзләренә якташыбыз Али Губанов, танылган Татарстан композиторы Фирзәр Мортазин, Нурлат егете Равил Мифтахов язган җырларны бүләк итте.

 

Йомшак күңелле, кешелекле, мәрхәмәтле кеше буларак, мәрхүм Гакыйль абый күп кешенең күңелендә, йөрәгендә тирән эз калдырган. Шундыйлар арасыннан аның бертуган энесе Наил әфәнде, авылдашы Ирек Мустаев, Димитровград шәһәреннән Фәния Хәлиуллина, «Яктылык»ның татар теле һәм әдәбияты укытучысы Нурзидә Фәйзуллина, «Ялкынлы яшьлек» ансамбле җитәкчесе Илгиз Колючев кичә дә үз истәлекләре белән уртаклаштылар.

 

Ә Фәния ханым Хәлиуллинаның:

 

– Без Гакыйль абый белән янәшәдә генә яши идек. Аның хәлен белергә килгәч, ул, киресенчә, үзе синең хәл-әхвәлләреңне сорашып, эчеңне бушаттырып, акыллы киңәшен биреп, озатып кала иде. Үтә дә нечкә күңелле иде Гакыйль абый, без аны бик яратабыз һәм сагынабыз. Ул барысын да берсүзсез, күзеңнән күреп аңлый торган иде, – дигән сүзләре бигрәк тә йөрәккә үтеп керделәр.

 

Шагыйрьнең энесе Наил Сәгыйровның улы Ринат та Гакыйль абыйсының шигырьләренә бик күп матур җырлар иҗат иткән. Чарада Фәния ханым Хәлиуллина моңлы тавышы белән шуларның берничәсен – «Төнге яңгыр», «Көнбагышлар» җырларын тамашачыларга да җиткерде.

Гомумән, искә алу кичәсендә җыр-моңга сәләтле күп кешеләр чыгыш ясады. Әйтик, шундыйларның берсе – «Яктылык» мәктәбе укытучысы Линар Абсаттаров халыкка Гакыйль Сәгыйров сүзләренә башка композиторлар иҗат иткән җырларны гына башкарып калмыйча, шагыйрьнең «Тыңла мине, аппагым» дигән шигыренә үзе язган бик матур җырны да тәкъдир итте.

 

Кичә ахырында чараны оештыручыларның берсе – «Бердәмлек» газетасының мөхәррире Рәфгать Әһлиуллинның ялкынлы чыгышы халыкны изге гамәлләргә өндәү булып яңгырады:

 

– Без киләчәктә дә Гакыйль Сәгыйровның шигырьләре яңгырар, татар теле онытылмас, дигән өмет белән кичәне тәмамлыйбыз.

 

Бүген авылларда мәктәпләр ябыла, җирләр сөрелмичә, чүп үләне белән капланган, фермалар тузып ята. Америка тавыклары бот ларын ашап яшибез, үзебезнең итебез дә, сөтебез дә юк диярлек. Авыл җирендә укырга бала юк. Иске Җүрәйдә Гакыйль Сәгыйров белем алган ике катлы мәктәп тә ябылды инде. Биредә башлангыч сыйныфлар гына ниндидер бер почмакка җыелып укыйлар.

 

Шундый хәлләр хөкем сөргәч, безнең киләчәгебез бармы? Бүгенге көндәге кебек, киләчәктә дә шушы мәктәпкә җыелып, татар телендә шундый матур чаралар үткәрербезме? Әнә, хәзер Сабантуй, Нәүрүз бәйрәмнәренә дә халык аз җыела. Безне татар халкы яшәрме, дигән мәсьәлә борчырга тиеш.

 

Быел Россиядәге татар авыллары арасында Федераль Сабантуе Похвистнево районының Гали авылында үтәчәк. Шул гөрләп торган Гали авылы үрнәгендә Гакыйль Сәгыйровның туган авылы Иске Җүрәйне дә яңадан торгызсак иде. Безгә бергәләшеп, ничек булса да, татар телен, халкыбызны саклап калу өчен, балаларыбызны ана телебездә, Тукай, Җәлил, Такташ, Сәгыйров телендә тәрбияләргә тырышырга кирәк. Шул эшләребезне җайлап җибәрүдә әлеге кичә бер этәргеч булсын иде.

 

Тагын бер хыялым белән уртаклашмасам, бүгенге кичәнең уңышлы булуы өчен бернәрсә дә эшләмәдем, дип санарга була. Иске Фәйзулла авылында Гакыйль Сәгыйровның йорты ташландык хәлдә. Бөтен көч ләребезне туплап, бергәләшеп, шунда аның музеен ачсак, бу каһарман якташыбыз истәлеген мәңгеләштерүдә бер изге гамәл булыр иде.

 

Гакыйль абый «Васыять» исемле шигырендә:

 

«Яхшылыклар белән искә алып,

Сагынсалар иде безне дә...»,

 

– дип язып калдырган. Кичәдә Нурзидә апа Фәйзуллина, Рәфгать абый Әһлиуллин әйткәнчә, һәр буынның йөрәк түрендә Гакыйль Сәгыйровның шигырьләре гыйбрәтле җыр булып яшәсә, «Яктылык» татар мәктәбендә, Иске Җүрәйдә каһарман якташыбыз, бөек шагыйребез һәм талантлы рәссамыбыз музейларын булдырсак, без үзебезне аның васыятен үтәгән бәхетле кешеләр итеп санар идек.

 

Ә кичәнең татар халкының гимнына әйләнгән, сөекле шагыйребез Габдулла Тукай сүзләренә «Туган тел» җырын бөтен тамашачылар бергәләшеп башкаруы белән тәмамлану үзе генә дә киләчәккә өметләр уята.

 

 

 

Галия Мостафина белән Линар Абсаттаров

 

 

Гакыйль Шәкүров җырлый

 

 

Кичә “Туган тел” җыры белән тәмамланды

 


Миләүшә ГАЗИМОВА
Бердәмлек
№ 8 | 20.02.2010
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»