поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
08.04.2018 Җәмгыять

Сыерчыклар кая югалды?

Без малай-шалай чакта бала-чаганы ду китереп шатландырган олы бәйрәмгә тиң тамаша була иде. Барыбыз да сагынып көткән кояшлы яз җиткәч, көннәр җылынгач, әни-әбиләребез иртән мал-туар караган җирләреннән өйгә кереп:
- Балакайлар, ни дип урыннарыгыздан тормыйча ятасыз? Сыерчыкларыгыз килгән бит! - дигән шатлыклы хәбәр салырлар иде.

Без шунда ук сикереп торып, өскә-аякка ни эләксә шуны эләктереп, өй алдына сибелә идек. Ә анда - тамаша! Өй кыекларына, лапас башларына, колгаларга ясап элгән ояларыбызга сагынып көткән кунаклар - сыерчык¬лар килгән. Алар берсеннән-берсе уздырып сайрашалар. Ерак араларны узып, туган илләренә исән-имин әйләнеп кайтуларына шатланып, бертуктаусыз канат кагалар. 
 
Көзен сыерчыклар җылы якларга очып киткәч, бушап калган ояларда чыпчыклар кыш чыктылар. Хәзер сыерчыклар аларны пыр туздырып куалар. Ишек алдында галәмәт чыр-чу, шау-шу тамаша. 
 
Ни-нәрсәгә тотынсаң, шул юк. Үтә дә хәерче елларга туры килде безнең балачак. Кайбер өйләрдә чәй кайнатырлык утын-йомычка булмас иде. Ягарга утын булмаганлыктан, күп гаиләләр салкын кышны берләшеп, бер өйдә чыгалар иде. Ә без - малайлар, алай да бирешмәдек. Такта кисәкләрен тегеннән-моннан каерып булса да, сагынып көтеп алган сыерчыкларны каршы алырга дип, ике-өч яңа оя әзерләп куя идек. Бер очтан искеләрен дә тәртипкә китерәбез. Кунак¬ларыбыз килешкә һәркемнең ишек алды, каралты-кура ти¬рәсе сыерчык оялары белән тулы була. Кошлар килүне тулы әзерлек белән каршы алуны без - малайлар, вакыты җиткәч, армиягә бару дәрәҗәсендәге җаваплы эшкә саный идек. 
 
Башка кияргә бүрек, аякка өстерәргә ертык галуш булмаган заманда яшәсәк тә, сагынып сөйләрлек искиткеч матур һәм күңелле булган икән ул чорлар. Хәзер бит нишләптер алай түгел. Сыерчыклар да безгә ул заманнардагы кебек күпләп килмиләр. Дөресрәге, бөтенләй дә килми башладылар. Иң кызганычы, хәвефлесе шул - бу кошны балаларыбыз күреп, танып белми. Бәхетсез балачак дияр идем бу халәтне. Алар карлыгачларны да танымыйлар! 
 
Яшәү рәвешләре, үзлә¬рен тотышлары белән җәм¬гыятебездә тормыш сөю, яшәү дәрте, сагыну хисләре уята, чебеш урламый торган бу матур, саф, чиста җан ияләре кешеләрдән бизүе бик кызганыч. Хәтта тирән уйларга этәрә. Экология шартларының да көннән-көн тискәре якка кырыслана баруы  тәэсир итми калмыйдыр. 
 
Бу коточкыч хәлне миңа озак еллар ерак диңгезләрдә, сәүдә флотында өлкән штурман булып хезмәт иткән балачак дустым Нурислам сөйләде: 
- Ул рейста без Мисырның Александрия портыннан чыгып, Урта диңгезне урталай ярып, Италия ярларына таба бара идек. Бер дә уйламаганда-көтмәгәндә теплоходыбызны кап-кара болыт булып, сыерчыклар сырып алды. Арганнар, тәмам хәлсезләнгәннәр. Аларның Африка континентында кышлап, Европага очышлары булгандыр. Палубага хәтле көчкә-көчкә килеп җитәләр дә, шап та шоп төшеп егылалар. Болар шул хәтле күп. Корабның бар җирен, хәтта капитан каютасының тәрәзәсен сарып алдылар. Эш шуңа барып җитте, теплоход тизлеген җуя, кораб бер якка авыша башлады. Экипаж “рөхсәтсез утырган бу пассажирларны” көрәкләр белән көрәп, швабралар белән себереп, диңгезгә ташларга мәҗбүр булды. Без себереп төшергән кошларны чүпләргә артыбыздан акулалар төркеме иярде... 
 
Элегрәк мәктәпләрдә сыерчыклар килгәнне зур бәйрәм рәвешендә агачларга яңа оялар элеп каршы алалар иде. Бер елны Балык Бистәсе районы, Олы Солтан авылында булдым. Тау буена урнашкан мәктәп тирәсе - зифа каенлык. Бу каеннарны мәктәп коллективы һәм укучылар үзләре утыртып үстергәннәр. Һәр каенга сыерчык оялары эленгән. Оялар барысы да буш, кошларның җылы якларга очкан чоры иде. 
- И-и, кошларыбызның монда чакларын күрсәгез иде сез, - диде мәктәп директоры. - Яшәү рәвешләренә карап, таң каласың. Сыерчыкларда кеше акыллары бар. Балаларыбыз алардан күреп тырышлыкка, булганлыкка, алларына якты максатлар куярга өйрәнәләр... 
 
Ә бүген мәктәпләребездә сыерчыклар килгән көнне бәй¬рәм итеп “баш катырмыйлар”. 
 
Искитмәле хәл, сыерчык¬лар үзләре кеше затын яраталар, аңа тиз ияләшәләр. Ояларын да каядыр урманда, тау битендә, тугайларда ясамыйлар. Кешеләр янына, өй-каралты тирәсенә елыша¬лар. Колга башындагы яки оясы каршындагы һәр ботактагы сыерчык, өй хуҗаларына, алар¬ның мул-бөтен тормышта яшәү¬ләренә дан җырлап сайрый. 
 
Бу затлы, әдәпле, тыйнак кошлар белән янәшә яшәү, йорт-җир хуҗаларының йө¬рәкләренә дә сихәт, көч бирә. Яшәү дәртен арттыра. Ишек алдың иркен, йорт каралты-кураң бөтен. Әнә, өй кыегындагы колга башында, берсеннән икенчесен уздырып әлеге кошлар сайрый. Ничек күңелең күтәрелмәсен? Бу бетмәс-тө-кәнмәс мәшәкатьле дөньяга матур бизәкләр кертү синнән дә тора. Әнә бит кадерле кунакларың янәдән килгәннәр. Тормыштан ямь, тәм табу, ләззәт хисе кичерү, бәлкем әнә шулар аша да туадыр. Туган илеңне, туган җиреңне мәңгегә ярату хисе дип әйтмәкче булам. Назлы кунакларыбыз – сыерчыклар, шулай сагындырып килсәләр дә, бездә озак тормыйлар. Аларда оя сайлау да озакка сузылмый, килгән көнне үк төпләп урнашу ягын карыйлар. Оя тишек-тошыкларсыз, җылы һәм ышык булырга тиеш. Ана сыерчык бисмилласын әйтеп, шул кичтә ук йомырка салырга керешә. Тимгел-тимгел вак таплар төшкән сыек кына зәңгәрсу төстәге өч-дүрт, кайчакта биш күкәй сала ул. Ана сыерчык йомыркаларын басканда, әтиләре кизүдә, сакта тора. Җим ташып, тормыш иптәшен ашата-эчертә, тәрбияли. Биш минутка гына оядан чыгарып, саф һавада очыртып та кертә. Адәм рәтле, кеше төсле итеп гаилә кору менә шулай була ул. 
 
Ул да булмый, әллә ни күп тә узмый, шул өч-дүрт күкәйдән, галәмәт тереләр, бик усаллар, бармагыңны оя авызына китерсәң, шунда ук чукып алырга әзер чебешләр чыга. Оя эче аларга хәзер бик тар тое¬ла. Башларын икәү-өчәү оя тишегенә тыгалар. Якты дөнья йөзен күрмәк, танымак булалар. Арада оядан егылып төшүчеләр дә була. 
 
Моңарчы тату гына гомер кичергән сыерчыклар гаиләләрендә бер минутка да тынмас чыр-чу, мәхшәр көннәр менә хәзер башлана. Чөнки күкәйдән чыккан сыерчык чебешләре көннән-көн усаллана, комсызлана баралар. Авызларын куш йодрык сыярлык итеп ачып, алар бер нәрсәне беләләр: 
 
- Ашарга! Ашарга! Ашарга! Безгә җим китерегез! Ки¬термәсәләр оядан тышка си¬керергә әзерләр. 
 
Әти-әни¬ләре туя белмәгән балаларына иртәдән кичкә чак¬лы җим, бөҗәкләр ташып хәлдән таялар. 
 
Ниһаять, нәни “разбой¬ник¬лар”ны очырыр сәгать җитә. Анысы да күңелләрен йомшарта, хәтта күзләрдән яшь чыгара торган, күңелле күренеш. Сыерчык малайларының үсеп җитеп, исән-имин очып йөрүләренә үз әнкәйләребез дә чын күңелдән юаналар, сөенәләр. “Бала очыру” күп мәгънәгә ия. Кошкайлар гына түгел. Аны һәркем кичерә. Тик мизгеле генә, хәзерге кебек шатлыклы булсын. Күңелсез, үкенечле генә булмасын. 
Ни кызганыч, “сыерчык, асыл кошчык, бер килгәч, барыбыз белән дә күрешеп чык!” дигәндәй, бу затлы, әдәпле, тормышны сөючән җан ияләре белән гомергә бергә яшәү бәхетеннән чынлап торып аерыла барабыз бит. Шушы хәлгә калуыбыз турында тетрәнеп, сыерчыкларыбыз турында яздым. Алда безне ни көтә? Бар шат¬лык-сөенечләребезне, кай¬гы-хәс¬рәт¬ләребезне бергә киче¬реп яшәгән әрсез чыпчык¬ларыбыз һәм күгәрченнәребез чираттамы? Алардан да колак каксак, барыбызга да акылдан шашарга гына кала. 
 
Көтәм сыерчыкларны

Март ае тугангамы,
Көтәм мин яз җитүен.
Күзәтәм басып сагышны,
Табигать үзгәрүен.
Ак юрганын алыштырыр
Җир ана яшел төскә.
Умырзая чәчәк атар,
Карамый салкын көнгә.
Көтәм сыерчыкларымның
Кайтуларын бакчага.
Алар быел кунарлармы
Без ясаган ояга?
Ничек инде кайтмасыннар
Бала чыгарган җиргә?
Күбесе оялар сайлар,
Парлашып бергә-бергә.
Шул ук кошлар кайта микән
Калдырган өйләренә?
Ел саен үзем күзәтәм
Сыерчыклар килгәнен.
Аягына лента бәйлим,
Сыерчыгым киткәндә.
Әйләнеп кайтырмы, белмим,
Тагын язлар җиткәндә.

Фәнүзә КӘРИМОВА.
Совет Норлаты авылы,
Челно-Вершины районы.
 

Альберт ХӘСӘНОВ
Бердәмлек
№ --- | 08.04.2018
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»