• 12.10-15.10 Ришат Төхвәтуллин коцерты. Уникс. 18:30
  • 15.10 Данил Салиховның юбилей кичәсе. Тинчурин театры. 18:30
  • 22.10 Бизнес-форум (Радислав Гандапас, Маршалл Голдсмит, Аллан Пиз), Казань, «Korston Club Hotel».
  • 30.10 ШТК югары лигасы. Уникс. 19:00
  • 01.11-05.11 Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимов. Уникс. 18:30
  • 02.11 "Мин Үзгәрдем SHOW". Лилия Хәйруллина концерты. Махсус кунаклар: Нурминский, Хаким. Эрмитаж. 19:00
Туган көннәр
  • 15 Октябрь Гөлсем Болгарская (1891-1968)
  • 15 Октябрь Әхмәт Юныс (1916-1976)
  • 15 Октябрь Ландыш Харрасова
  • 15 Октябрь Зилә Вәлиева
  • 15 Октябрь Мәгъсүм Насыйбуллин
  • 15 Октябрь Ришат Хаҗиәхмәтов
  • 16 Октябрь Марсель Әхмәдуллин
  • 16 Октябрь Салават Миңнеханов
  • 16 Октябрь Альберт Асадуллин
  • 17 Октябрь Роза Туфитуллова
  • Парина, Сыртланова, Пр.Победы тирэлэреннэн торырга булмэ эзлим. Эшли торган, начар гадэтлэре булмаган хатын-кыз. 89274745077, 89274661604
  • Торле авырлыктагы таналар. Буаз тана декабрь 89372913008
  • Балтач районы. Үгез ите сатыла. Казанга китереп бирү мөмкинлеге дә бар. Тел: 89874232810
  • Симертелгэн суяр очен тере килеш казлар сатам. 1500 сум. т89196907476.
  • Казанда квартираларга, бүлмәләргә матур итеп ремонт ясыйбыз. Стена тигезләү, штукатурка, шпатлёвка, обой ябыштыру, буяу эшләре, электрика, линолеум, ламинат җәю, плинтуса кую х.б.эшләр. Оста куллар, уртача бәяләр, күпъеллык тәҗрибә. 89061103971
  • Өч бүлмәле фатирның бер бүлмәсенә кыз(лар) эзлибез. Казан.WhatsApp: 89872147611
  • Угез ите сатыла. Бэясе 280 сумнан. тел. 89274423582
  • Бр.Касимовых урамында урнашкан тулай торакта 18 кв.м. бүлмә сатыла. 900. Торг. 89520443409. Документлар әзер
  • Актаныш. Натяжной потолок урнаштырабыз. Килеп улчәү, консультация бушлай, светильниклар да куябыз. Актаныш, Актаныш районы буенча эшлибез 8-937-581-42-52 Айдар
  • Казанның Бертуган Касыймовлар урамы 22/7 йортта 12 кв.м мәйданлы бүлмә сатыла. Бәясе 650000 сум. Килешү өчен телефон: +79173960491 (Марат). Арадашчыларның бочымавын үтенәбез!

 

 

 
Архив
 

07.04.2018 Мәгариф

Укучыларда патриотлык хисен тәрбияләүдә яңа ысуллар

Ерак ата-бабаларыбыздан ук безнең һәрберебезгә ватанны сөю, ватанга тугрылык хисе бирелгән. Без аны бар тарихи бәрелешләрдән, җәмгыятебездәге тирән һәм гомумколачлы икътисади, сәяси, социаль һәм рухи кризислардан чиста, пакъ килеш саклап алып чыга алдык.

Хәзерге заман һәм классик матур әдәбиятта, сурәтләү сәнгатендә без патриотик рухлы, гражданлык позициясендәге күпсанлы әсәрләр һәм рәсем үрнәкләре таба алабыз. Ләкин үзеңнең туган илеңә, кече ватаныңа, туган йортыңа сөю тәрбияләүнең башка юллары бармы? Андый юллар бар.
 
Март азагында Казан Федераль Университетында (КФУ) гомумбелем мәктәпләре, гимназияләр, лицейлар өчен II “Казан – математик мәсьәләләрдә” Республика яшьләр мәктәп-конференциясе булып узды. Бу чарада 150дән артык укучы катнашты. Алар үз хезмәтләрен “Казан архитектурасы”, “Тарихи Казан”, “Казан – югары мәдәниятле шәһәр”, “Казан – спорт шәһәре”, “Казанда – атаклы кешеләр тормышы”, “Татарстан географиясе”, “Татарстан – Бөек Ватан сугышы елларында” темаларына багышлаганнар иде. 
 
Шунысын әйтеп китәргә кирәк, туган якны өйрәнү, тарих, спорт, экология юнәлешләрендәге шәхси гаилә материалларын, республика масштабындагы иҗтимагый архивлар мәгълүматларын, электрон ресурсларны кулланып математик эчтәлекле мәсьәләләрне укучылар үзләре төзеде.
 
Математик мәсьәләләрнең күпләре аеруча әһәмияткә ия булган мәдәни мирас объектларына багышланган. Укучылар мәсьәләләр төзү өчен архитектура объектларындагы пропорцияләрне, “Казан Кремле” тарихи-архитектур һәм сәнгать музей-тыюлыгы корылмаларындагы математик закончалыкларны ачыкларга тырышкан, төрле заман архитектура корылмаларының (Сөембикә манарасы, Әҗем, Колшәриф мәчетләре, “Казан-Арена” спорт комплексы, су спорт төрләре Сарае)  конструктив үзенчәлекләрен, тышкы һәм интерьер бизәлешләрен өйрәнгән. 
 
Якын туганнарының тормышы, Казанның атаклы кешеләре белән бәйле өйрәнү-тикшеренү характерындагы эшләр аеруча әһәмияткә ия. Бу җәһәттән Казан шәһәре Совет районы 169нчы гомуми белем бирү мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Хәмәтгалиев Айратның хезмәтен күрсәтеп китәргә була. Ул үзенең атаклы бабасы  – Мостафин Шиһинурның шәхси тормышы, эшчәнлегендәге аерым эпизодларны үзара бәйләп математик мәсьәләләр төзегән. Мостафин Шиһинур Әхмәтсафа улы – танылган шагыйрь, публицист, документалист, Татарстан Республикасы Язучылар берлеге әгъзасы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Мәскәү университетының Ломоносов исемендәге премиясе лауреаты, “Хәтер яктысы” (“Свет памяти”) эзләнү экспедициясе җитәкчесе.
 
Укучылар төзегән мәсьәләләрдә дәһшәтле, авыр, фаҗигале Ватан сугышы елларындагы вакыйгалар да урын алган. Монда игътибар үзәгендә – сугыш елларындагы карточка системасы, фабрикаларны илнең көнчыгыш төбәкләренә эвакуацияләү, Татарстанда хезмәт ияләренең фронт өчен җылы киемнәр җыю хәрәкәте һ.б. 
 
Үзенең атаклы карт бабасы – Кондрашин Василий Петрович тормышыннан алып мәсьәлә төзегән Лаеш районы Никольский урта гомуми белем мәктәбенең 5 сыйныф укучысы Сапарова Дарина сугыш турындагы чын вакыйгаларны сурәтли. Кондрашин Василий Петрович (1923-1977) – Бөек Ватан сугышы ветераны, ул Столбище райвоенкоматы тарафыннан 1942 елның мартында сугышка алынган, I Украина фронты, I механизацияләнгән бригадасының 14нче танк полкы составында Т-34 танкында укчы-радист булып сугышта катнашкан. Үзенең сугышчан юлын Василий Петрович 1943 елның июлендә Курск дугасындагы Прохоровка янындагы атаклы танк сугышында тирән тән җәрәхәтләре һәм контузия алып тәмамлаган. СССР Югары Советы Президиумының 1943 елның 6 ноябре Указы (№ 204/59) белән III дәрәҗә Дан ордены белән бүләкләнгән. 
 
Күп укучыларның хезмәтләре нәтиҗәсендә иҗади эшләр барлыкка килде: туган якны өйрәнү темасындагы математик мәсьәләләренең мәктәп җыентыгы  һәм Татарстанның атаклы кешеләре тормышы һәм эшчәнлегенә багышланган Интернет-сайт сәхифәләре төзелде, районнарның туган якны өйрәнү музейларында экспозицияләр урнаштырылды. Алда әйтелгән мәктәп җыентыгы конкрет бер сыйныф укучыларының мәсьәләләреннән төзелгән.
 
Татарстанның тарихын, табигый үзенчәлекләрен, республикада яшәүче милләтләрнең үзенчәлекле мәдәниятен өйрәнү, белү һәм шуның нәтиҗәсендә туган якның гүзәллеге, бай тарихы белән горурлану – үсеп килүче буында тәрбияләнергә тиешле сыйфатларның берсе. Ә укучыларның туган якны өйрәнү буенча яңа математик мәсьәләләр төзү эшчәнлегендә бу – төп максатларның берсе.

 

Ольга РАЗУМОВА, Елена САДЫКОВА
Матбугат.ру
№ --- | 07.04.2018
Матбугат.ру печать

 
comments powered by HyperComments

Фикерләр

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
ТНВ
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Туган як
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Яңарыш
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Идел
Себерке
Өмет
Диләфрүз
Татарстан Язучылар берлеге
comments powered by HyperComments