• 18.02-20.02 "Казан" бию ансамбле концерты. Камал театры, 19.00
  • 21.02 "Туган тел" әдәби-музыкаль очрашу. 15.00
  • 25.02 Ваһапов йолдызлары фестивале. Филармония. 18:30
  • 27.02 "Бәхет кошы" мюзиклы Әтнә дәүләт театры. Казан. "Әкият" курчак театры сәхнәсе. 18.30
  • 28.02 "Туган тел" телеканалы концерты. Казан. Филармония. 18.30.
  • 02.03-04.04 Фирдус Тямаев "Җиде малай идек". Уникс. 17:00
  • 02.03-07.03 Фирдус Тямаев "Җиде малай идек". КСК "Уникс"
Туган көннәр
  • 18 Февраль Флера Зыятдинова (1947-2011)
  • 18 Февраль Бибрас Натхо
  • 18 Февраль Константин Глазачев
  • 18 Февраль Раушания Юкачева
  • 18 Февраль Фуад Халитов (1909-1981)
  • 19 Февраль Райнур Шакиров
  • 19 Февраль Рәфыйк Мөхәммәтшин
  • 20 Февраль Булат Бәйрәмов
  • 20 Февраль Булат Сруров
  • 21 Февраль Аммар Аль-Анси
  • Рено Дастер сатыла. Передний привод. 2013 елгы. 93 мен км. Бер хужа. Яхшы хэлдэ. 460 мен сум. 89046605908 ватсап.
  • Кул Гали тирэсеннэн 1-2 булмэле квартира эзлим 89083480943
  • Актаныш. 1С 8.3 программасында бухгалтерияне алып бару тэртибен ойрэтэм. Авыл хужалыгы, тозелеш, бюджет оллкэсендэ эш тэжрибэм бар. Бэясе килешу буенча. Телефон номеры +79088618406.
  • Каклаган урдәк кирәк иде ике данә. тел 89172568152
  • Сатам электроплитэ (идель) Арзан 89173931425
  • Лаеш, Имәнкискә. Үгез ите сатыла: ботлап та, өлешләп тә. Телефон: 89178754552
  • Казанда Мавлютова тукталышында тулай торакта 13 кв.м булмэ сатыла. 89274718157
  • Восстание остановкасында тулай торакта 21 кв.м булмэ озак вакытка арендага бирелэ.Булмэдэ жылы,салкын,душевая кабина,кер юу машинасы,электр плитэсе,телевизор,ике йокы урыны,ош остэле,кухонный гарнитур,шкаф,суыткыч бар.Тулэу бер айга 12500 (бу суммага квартплата кергэн) 89393937375
  • Казан яна матур туй сондыгы сатыла. т.89655808912
  • Лаеш районынынң Бимә авылында 2015 елда төзелгән, бүген үк кереп яшәрлек йорт сатыла. Ашыгыч. Ике катлы, бростан, тышланган. Газ, су, канализация үздырылган. ике контуралы котел, салкын һәм кайнар суларны бирә. Мунчага өйдән генә чыгасы. Зур гараң, погреб Җире 6 сотый. үсентеләр утыртылган. Шалтыратыгыз, алыгыз. 8 917 279-10-83

 

 
Архив
 

06.04.2018 Җәмгыять

Гагарин: хәтерлисезме, нинди егет иде ул?!

57 ел элек, 1961 елның 12 апрелендә, “Восток” корабына утырып, космоска ыргылган беренче кеше Совет Социалистик Республикалары Союзы гражданины, пилот-космонавт, летчик, майор Юрий Алексеевич Гагарин иде. Аның очышы Совет иленең гаять зур казанышына әверелде, моңа бөтен дөнья сокланды, ә мөлаем елмаюы барыбызны да гашыйк итте.

Аны күреп белгән, кулыннан тотып исәнләшкән кешеләр үзләрен иң бәхетле кешеләр итеп хис иттеләр һәм бу турыда әле дә горурланып сөйлиләр. Шундыйлар арасында минем икетуганым Салихҗан Әхмәтгали улы Байбиков та бар.
 
Авиация полковнигы Са¬лихҗан Байбиков бүген лаек¬лы ялда. Аңа 84 яшь. Ул Таганрогта яши. Ә Юрий Гагарин белән үткән гасырның илленче елларында Оренбург (ул чакта Чкалов шәһәре) очучылар училищесында укыганда танышкан. 1958 елда яшь лейтенантларны хәрби хезмәткә Кольский ярымутравында урнашкан диңгез авиациясе базасына җибәрәләр. Юрий Гагарин белән минем абый бер эскадрильяга, бер звенога эләгә.
 
1959 елда Гагарин өлкән лейтенант званиесендә 1нче ка¬тегорияле хәрби летчик буларак хезмәт итә. Космоска очарга кандидитлар сайлау карары турында ишетү белән ул үзен космонавтлар отрядына алырга рапорт яза. Күпсанлы тикшерүләр үткәч, аны һәм тагын 20 кешене космонавтлар отрядына алалар. Полкташларының ишетеп белүенчә, космонавтлар отрядында Юрийга һәм иптәшләренә күптөрле сынау¬лар аша үтәргә туры килә. Ләкин егет барысын да лаеклы уза һәм үзенең физик ныклыгы, сәламәтлеге аркасында гына түгел, киң елмаюы, чибәрлеге, ачык кү¬ңел¬лелеге өчен дә беренче космонавт итеп сайлана.
 
Беренче...  Беренче булу бик авыр бит ул. Алда сине ниләр көтә? Туган Җиреңә кабат аяк басарсыңмы, әллә галәмдә калырсыңмы? Ватаның сиңа йөкләгән бурычны үти алыр¬сыңмы? Ләкин кемгәдер беренче булырга кирәк бит. Галимнәр һәм конструкторлар космонавтны алда көткән хәвеф-хәтәрләр турында кисәтәләр. Ләкин Гагарин: “Кем дә булса башларга тиеш бит инде”, - дип, икеләнмичә билгесезлеккә каршы атлый.
1961 елның 12 апрелендә Мурманск өлкәсендә хезмәт итүче хәрби дуслары, шул исәптән Салихҗан да, Юрий Алексей улының батырлыгы турында ишетеп, чиксез горурлык хисе кичерәләр. Гагарин космос¬та очкан 108 минут эчендә без барыбыз да башка кешеләргә әверелдек, һәм нәкъ шуның өчен Гагаринны гомерлеккә Беренче итеп таныдык.
 
Салихҗан Мәскәүгә барган саен дусты Юра белән очраша, аның өенә барып йөри. Ә бер баруында тагын бер туганыбызны -  Галиулла Әбдрәүф улы Байбиковны да үзе белән ала (ул Әсәкәй районында колхоз рәисе булып эшли иде). Бу турыда Галиулла туганым болай сөйләде: “1961 елның 5 ноябрендә, электричкага утырып, Звездный городокка киттек. Беренче космонавтның өенә барып кердек, ләкин ул әле өйдә юк иде. Безне кече кызы Галяны күтәргән хатыны Валя каршы алды. Валя ачык йөз белән түргә узарга тәкъдим итте, Юраның тиздән кайтачагын белдерде.
 
Юра кайткач, алар Са¬лихҗан белән кочаклашып күрештеләр, ә минем бе¬лән космонавт кул бирешеп исән-ләште. Шулай танышып киттек. Валя безне өстәл янына чакырды. Өстәлгә яңа пешкән бәрәңге һәм ит куелган иде. Юра өч рюмкага коньяк салып, берсен хатынына таба этәрде. Безнең аптыраган карашка киң елмаеп: “Эчмим. Хрущев кушмады”, - дип җавап бирде ул.
 
Өстәл артында ул чит илләргә күп йөрүе, кешеләр белән очрашуы турында сөй¬ләде, Фидель Кастро үзе-нең башыннан салып биргән беретны күрсәтте. Без дә аны киеп карадык. Ә Англиядә Юрий Гагарин Бөекбритания королевасы Елизавета II белән очрашкан икән. Моны ишет¬кәч, Валя, шаярып, “Ирем өйдә булганы да юк. Каядыр йөри, ниндидер зур кешеләр белән очраша. Менә, Елизавета га¬лиҗәнапләре бе¬лән үбешкән, дип ишеттем әле”, - дип шаярды.
 
Шул очрашудан соң күп тә үтми, 1968 елның 27 мартында Юрий Гагаринның фаҗигале үлеме турында хәбәр килә. Ул һәм очучы Владимир Се¬регин идарәсендәге МиГ-15УТИ самолеты якында очып үткән СУ-15 самолеты калдырган өер¬мә эзенә эләгә һәм штопорга кереп, җиргә капланып төшә. Бу фаҗигага 27 мартта нәкъ илле ел тулды. 
 
12 апрель - космонавтлар көне алдыннан атылган йол¬дыз кебек кыска гомерле, ләкин бик мөлаем, үз эшенә чиксез бирелгән Беренче кос¬монавтыбыз Юрий Гагарин турында хәтирәләребезне яңар¬тып, аның нинди шәп егет бу¬лу¬ын тагын бер кат искә алыйк әле.
 
Миңлетаһир БАЙБЕКОВ,
күп еллар “Прогресс” заводында эшләгән, 
хәзер лаеклы ялда.
Самара шәһәре.
 

---
Бердәмлек
№ --- | 06.04.2018
Бердәмлек печать

 
comments powered by HyperComments

Фикерләр

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
ТНВ
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Urazova.ru
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Диләфрүз
Татарстан Язучылар берлеге
Түгәрәк уен
Татарстан китап нәшрияты
RAFINA/D