поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
05.04.2018 Шоу-бизнес

Илфак Шиһаповның апасы Резидә: «Елак иде ул...»

Илфакның апасы Резидә истәлекләреннән:

– Илфакка мин гомер буе «иркәм» дип эндәштем. Иркәләнеп, назланып үсте ул. Аның белән аермабыз биш ел. Илфакны мин карап үстердем дияргә дә була. Елак иде ул. Сабый вакытында елаганына чыдый алмый, әниләр янына абзарга күтәреп чыкканым да хәтердә әле. Әнинең коты алынган иде шул чакта. Төшереп җибәрермен дип курыккандыр. Елак булса да, Илфак бик өлгер булып үсте, биш яшьтә калын-калын әкият китаплары укый иде инде. Ата каздан курка иде, шуңа күрә каз бәпкәләрен сакламады. Без аңа үрдәк бәпкәләрен бирә идек.
 
 
Ә ул, китап укып утырып, көн саен бер бәпкәне алдыра. «Әни, бетерә бит бөтен бәпкәләрне, саклатмыйк шуңа», – дип әнигә әйткәнемне хәтерлим. Кече яшьләрдә кая барсам да – ул минем янда. Шомырт җыярга барабыз, мин агач башында, ул аста чиләк тотып тора. «Тот инде чиләкне турылап!» – дим, ә Илфак күбәләк карый, чәчәк исни. Бер нәрсәне дә күз уңыннан ычкындырмый. Ике малай арасында үссәм дә, мин киресенчә аларны яклый идем әле. Берсендә Илшат абыйны күрше малайлары кыерсыта. Кыерсытучының аркасына сикереп менеп, колагын тартып, башын тешләп елаткан идем.
 
 
Илфакның балачагы минем күңелдә аның нәрсәдер язган, укыган вакыты белән саклана.
 
Иштирәктә генә түгел, тирә-күрше авыл китапханәләрендә ул укымаган китап калдымы икән?! Белемгә омтылышы әйтеп бетергесез иде! Күп белә иде, шуңа күрә дәрес вакытында укытучылар белән еш сүзгә дә килә, бәхәсләшә. Кычкырмый, усалланмый, тыныч кына үз фикерен исбатлап утыра. Дүртенче сыйныфтан соң «бунт ясап», «Миңа Иштирәк мәктәбендәге белем бирү генә җитми», – дип, иптәшләрен ияртеп, Шөгергә, рус мәктәбенә дә китте әле ул безнең. Башкаларны алып кайттылар, ул бишенче сыйныфтан рус мәктәбендә укыды.
 
 
Үсмер елларыннан башлап гитарадан аерылмады. Кая барсак та, гитара струнасы ала идек. Солдат хезмәте Монголиядә үтте аның. Каян алган, ничек белгән диген, бер чемодан бүләкләр белән кайтты. Миңа килде дә: «Апа, чемоданны өйдә калдырдым, үзеңә нәрсә кирәк, сайлап ал», – ди. Әниләргә килсәм, хәйран калдым: ни генә юк иде анда. Һәр кешегә бүләк, минем кызларга да киемнәргә хәтле алган.
 
Киң күңелле кеше иде шул ул, усаллык юк иде анда. Кешеләр дә аңа магнитка тартылган кебек тартылдылар. Һәркемгә ярдәм итәргә тырышты. Кайбер чакта артык эчкерсез дә булгандыр бәлки...

Зөлфия ХӘЛИУЛЛИНА
Шәһри Казан
№ --- | 05.04.2018
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»