|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
05.04.2018 Хәвеф-хәтәр
Чаллы вокзалына бомба куелу турында хәбәр килгәнЧаллыда 33 яшьлек хулиган тимер юл вокзалын шартлату белән янаган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Идел буе транспорт прокуратурасы матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр. Чаллы тимер юл вокзалында бомба куелуы турындагы хәбәр 112 бердәм номерына бүген төнлә килгән. Телефоннан шалтыраткан ир-ат диспетчерга «Вокзалда - бомба, тиздән шартлаячак» дип кычкырган һәм трубканы ташлаган.
Вокзалдагы пассажирлар һәм хезмәткәрләрне тиз арада эвакуацияләгәннәр, бинаны әйләндереп алганнар, дип яза агентлык.
Полицейскийлар вокзалның бөтен почмакларын һәм якын-тирә территорияне җентекләп тикшерсә дә, бомбаны таба алмаган.
Хулиганны тоткарлап, полиция бүлегенә китергәннәр. Хәзер аңа карата җинаять эше кузгату турындагы мәсьәлә хәл ителә.
Әгәр ир-атның гаебе расланса, ул биш елга ирегеннән мәхрүм ителәчәк.
--- |
Иң күп укылган
|