поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
05.04.2018 Шоу-бизнес

Дилә Нигъмәтуллина абыйсы Булатның ни өчен бер елга якын иҗат белән шөгыльләнмәвен аңлатты

Җырчы Дилә Дилә Нигъмәтуллина белән еш аралашсак та, күрешеп сөйләшмәгәнгә шактый вакыт узган. “Хата”ны төзәттек — шушы көннәрдә Диләнең РКБ якларындагы фатирында булып кайттым.

— Концертлар белән йөргәч, өйдә сирәгрәк торам. Шуңа, ял иткәндә, бөтен вакытымны кызыма бирәсем килә. Кафеда очрашу билгеләп, көнемне баладан аерым үткәрергә теләмим. Җыен да кунакка кил, — диде Дилә. 
 
Фатир ишеген әнисе белән бергә Сафинә ачты. Өйләрендә ремонт бара икән...
 
— Туган авылда йортыгыз ни хәлдә? Ул хәзер бушмы? 
— Өч ел элек 11 апрельдә әни үлде. Әти белән Казанга йөреп эшлиләр иде. Берара кара полоса башланды. Бик авыр чор булды. Әни авырган мәлдә, әти дә юл һәлакәтенә эләкте. Фатирда бер почмакта — әни, икенчесендә әти ята. Кызганам, ярдәм итәсем килә... Әнием үзе шундый хәлдә булып та, булышу ягын карады. “Бар, кызым, эшлә, концертларыңны туктатма”, — дия иде. Аксап-туксап булса да, баланы карый иде. Кызганыч, әнине алып кала алмадык. Әтием ялгызы булгач, миндә яшәде. Аны карарга кирәк. Ә авылдагы ике катлы зур йорт буш калды. Анда бәйрәмнәрдә кайтырга тырышабыз. 

— Йортны кем карый? 
— Бик яхшы күршебез бар. Газ, ут һәм суны контрольдә тота, гөлләргә хәтле су сибә. Рәхмәт аңа!..
 
— Дилә, каенанаң да бакыйлыкка күчте. “Әниле-кызлы кебек без”, — дип әйтә идең... 
— Әйе, күптән түгел икенче әни дә арабыздан китте. Әле дә ышана алмыйбыз. Миңа карата бик яхшы мөнәсәбәттә булды, килен итеп карамады. Бәлки, ике ир бала үстергән анага (аранжировкачы — Марат Мухин һәм алып баручы Гөлназ Сәфәрованың ире — Ленар Мухин — Л.Й.) кызлар тансык булгандыр. Шуңа: “Кияүгә чыкмадым, ә әнигә кыз булып килдем”, — дидем... Сафинәне аеруча ярата иде. Кызым да дәү әнисе өчен үлеп торды. 
 
— Бала да авыр кичергәндер? 
— Ике айга якын вакыт үтте, тик һаман әйтә алмыйм. Бала белми, аңа стресс булыр, дип куркам. “Дәү әниең Төркиядә ял итә, монда салкын бит”, — дидем. Белмим, ничек әйтәсе булыр?! “Кайчан кайта?” — дип еш сорый. Мин гастрольләрдә чакта гел әни белән калды. 
 
— Югалтулар эшеңә дә тискәре тәэсир иткәндер? Берара экраннан да, сәхнәдән дә югалып тордың... 
— Соңгы еллардагы бер-бер артлы югалтулар, кайгы-хәсрәтләр, әлбәттә, иҗатка да нык тәэсир итте. Башта чыдадым, әни китеп баргач, сындым. Барысы да тукталды. Елга якын җыр яздырмадым. Нәрсәгә алынсам да, кул ятмады. Гастрольләргә йөрми башласаң, халык тиз оныта бит. Телевидение экранында күренмәсәң, югалды, диләр. Ә анда ничек үтеп кергәнне үзебез генә беләбез. Абыем Булат та бер елга якын иҗат белән шөгыльләнмәде. Ул да: “Тәнәфес кирәк”, — диде. Теләге булмаса, абыем эшкә тотынмый. Мин әле үземне ничек тә мәҗбүр итә алам. Ә ир-ат алай түгел. Шулай берничә сәбәп аркасында тукталып тордык. Аны тамашачы да сизде. Былтыр Булат уйлана башлады. Мин дә аны яңадан илһамландырырга тырыштым. Һәм, шөкер, икебез дә яңа сулыш белән кабат старт алдык, район-авылларда йөрибез. Администраторны тиз таптык, көчле команда да тупланды. Планнарыбыз зурдан, идеяләребез күп...
 

Лилия ЙОСЫПОВА
Ирек мәйданы
№ --- | 05.04.2018
Ирек мәйданы печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»