|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
04.04.2018 Сәясәт
Казанда Татьяна Водопьянованың ирен соңга юлга озаттыларКазанда Завойский исемендәге физика-математика институтында Борис Водопьяновны соңгы юлга озату чарасы булды. Борис Водопьянов 1 апрельдә йөрәк өянәгеннән вафат булган. Мәрхүм белән хушлашырга ике йөзләп кеше килгән. Бинаның беренче каты халык белән тулган. Борис Водопьяновның коллегалары һәм дуслары, якыннары чәчәкләр китергән, гаиләсенең кайгысын уртаклашкан.
Хушлашу чарасына нигездә өлкәннәр килгән, берәү дә чыгыш ясамаган.
Борис Водопьянов хатыны Татьяна Водопьянова белән бергә 40 ел гомер кичергән. Иренең гомере өзелгәндә хатыны Мәскәүдә дәвалануда булган.
Алдан “Татар-информ” Татьяна Водопьяновага карата “Бәкер” санаториясе җитәкчелегенең шикаять белдерүе, анда профсоюзлар федерациясе җитәкчесенең системалы рәвештә урлашулары турында хәбәр ителгәнлеген язган иде. Шулай ук Водопьянова Тикшерү комитетында үзенә психологик басым ясалуын җиткергән иде.
--- |
Иң күп укылган
|