|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
03.04.2018 Спорт
Алинә Заһитова турында гайбәт сүзләр таралганАлинә Заһитова хоккейчы Капризов белән мөнәсәбәтләре турында Woman.Ru порталы соравына җавап биргән. 15 яшьлек Олимпия чемпионы йөргән егете бармы икәненә ачыклык керткән. "Әле олыларча мөнәсәбәтләр өчен миңа иртәрәк. Ул турыда уйлаганым да юк. Мин кечкенә әле. Ул турыда спорттан соң гына уйларга кирәк", - дип сөйләгән ул. Алинә әлегә егетләр белән дус булып йөрергә генә әзер икәнен, киләчәктә хаталарсыз шуарга тырышачагын да әйткән.
Алинә Заһитова хоккейчы Кирилл Капризов белән очраша дигән сүзләр чыккан иде, дип яза Татар-информ. Алар самолетта озаклап аралашканнар, телефон номерлары да алышкан булганнар. Шуннан соң Алинә Кирилл белән йөри дигән гайбәт таралган булган.
--- |
Иң күп укылган
|