поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
03.04.2018 Ир белән хатын

«Хатының сиңа хыянәт итә. Ике балаң да үзеңнеке түгел»

Тәмам талпан урынына кадалды ла бу Ленар Зәмирәгә. Бер адым атлар хәл юк, күктән төшкән кебек, әллә каян гына юлына аркылы чыга да баса, чыга да баса. Зәмирәдә ир-ат кайгысымы соң, әле иренең вафатына ел да юк. Йөрәгеннән һаман да кан саркып торган мәле.

Олы улы мәктәпне тәмамларга йөри, чыгарылыш имтиханнары белән мәшгуль. Аннан кечерәге быел укырга керәчәк. Йортында да эш тавык чүпләп бетерә алмаслык. Ичмасам каенанасы да янында түгел. «Улымның юклыгына ияләшә алмыйм», – дип, бераз кызларында яшәп торырга булды. Кылны кырыкка ярырдай вакытта бөтен мәшәкать Зәмирәнең арык иңнәренә өелеп калды.
 
Былтыр гөр килеп яшәп ятканда, әллә нәрсә булды Фәриткә. Уйнап-көлеп, энергиясе ташып торган ир сүлпәнләнеп, канаты каерылган кошка охшап калды. Балалары белән мәш килеп аралашкан Фәрит үз эченә бикләнде. Зәмирә бу хәлне нәрсәгә юрарга да белмәде. Сорау бирсә, җавап ала алмый. «Берәр җирең авыртамы соң әллә синең?» – дип сорагач та, «Юк, бар җирем дә таза-сау», – дигән җавап кайтарды Фәрите. Сәбәбен бары үзе генә белә иде шул ире. 
 
Карлар эреп, гөрләвекләр аккан, бәпкә үлән баш төрткән мәлләр иде. Эштән медицина тикшерүе үтәргә кушып, Фәритләр төркемендәге эшчеләрне районга җибәрделәр. Бөтен белгечләрне үтеп бетергәч, иптәшләре белән, кафега кереп, тамак ялгап алырга булдылар. Аш янына градуслысын да китерттеләр. Ашап-эчеп, күңелле генә гәп корып утырганда, өстәл янына яшь бала күтәргән чегән хатыны килеп басты, акча сорап бәйләнә башлады. Бигрәк тә Фәриткә чат ябышты. «100 сумыңны жәлләмәсәң, язмышыңны әйтеп бирәм, сине шаккаткыч яңалыклар көтә!» – дип ымсындырды.
 
Хәмердән бераз иңке-миңкеләнгән баш үзенекен итте, Фәрит 100 сумын шомырт күзле чегән кулына шудырды. Тегесе, шуны гына көткәндәй, аны арырак буш өстәлгә әйдәде. «Хатының сиңа хыянәт итә. Ике балаң да үзеңнеке түгел». Әлеге сүзләрдән башына күсәк белән ордылармыни, Фәрит кисәк айнып киткәндәй булды. Чегән хатыны тагын акча сорады, Фәрит тагын бирде. Тегесе нидер сөйли, Фәрит, миңгерәүләнгән төсле, аның авызыннан күзен ала алмый. Бермәл йокыга тарта башлады, күз аллары әлҗе-мөлҗе килде. Фәрит хушына килгәндә, чегән хатыныннан да, кесәсендәге акчалардан да җилләр искән иде.
 
Шактый кәефләнгән иптәшләре инде кайтырга җыена башлаганнар. Фәрит тә аларга килеп кушылды. Кемдер нидер сорады, ахры, тик ул беркемне дә ишетер, җавап бирер дәрәҗәдә түгел иде. Башында бары чегән хатыны әйткән сүзләр кайнады. «Хыянәт, балаларың үзеңнеке түгел». 
 
Шулай да, өйгә кайткач, тавыш-гауга чыгармады, арыганлыкка сылтау итеп ашамый-нитми, урынга ауды. Ирендәге үзгәрешне сизми калмады, әлбәттә, Зәмирә. Көн саен шул ук хәл кабатлана башлагач, пошаманга төште. Сернең йомгагы сүтелә алмый калды, Фәрит беркемгә берни әйтми, бернинди язу калдырмый бауга менде.
 
Зәмирә, билгесезлектән, акылдан язар дәрәҗәгә җитте. Фәритнең әнисе бөтенләй урын өстенә ауды. Балалар кайнар яшь түкте. Эх, белсәләр иде алар бу хәлләрнең башында чегән хатыны торганын. Хәер, белсәләр дә нишли алырлар иде икән.
 
Сер йомгагы исә көтмәгәндә бераз чишелә төште. Ленар Зәмирәне берничек тә сындыра алмаячагын күптән аңлады инде. Тик шулай да баласы аша басым ясап карарга уйлады. Балалар бакчасына йөрүче Илханның да, әтисе Фәритнең дә балык тотарга яратканнарын белә иде ул. Берничә тапкыр урамнан әтиле-уллы гөр килеп елгага китеп баруларын читтән генә кызыгып карап калганы да булды. Үзенең тормышы барып чыкмады аның. Шәһәрдән керәшен кызы алып кайткан иде, тегесе авыл тормышын бер дә үз итмәде. Баласы туганчы гына түзде дә кире шәһәргә элдертте. Ире белән исәп-хисапны өзеп, рус егетенә кияүгә чыкты.Ленар үз баласын күрергә зар-интизар булып яши бирде.
 
Кояшлы бер көнне балалар бакчасы яныннан үткәндә, Ленар Илханны койма ярыгыннан үз янына дәшеп китерде. Үзе белән кичкә балыкка алып барырга сүз бирде. Илхан бик шатланып риза булды. Кичен улын бакчадан алгач, шул турыда ишетеп, сүзсез калды Зәмирә. Нишләп әле бу Ленар һаман якынаерга тырыша соң аларга? Бер карасаң, начар кеше дә түгел үзе. Әнә бит әтисе үлгәннән бирле елмаюның ни икәнен оныткан улы бүген нур чәчә. «Юк, бармыйсың!» дисәң, баланың канатын сындыру була. Чит ир-ат белән баланың үзен генә җибәрергә тагын ничектер уңайсыз. Әллә соң үзенә дә алар белән барыргамы? Юкса башы эштән башка ял да күргәне юк. Кеше ни әйтер икән? Әлеге мең төрле сорау Зәмирәнең башын тәмам тубал итте. Ахырда, ни булса шул булыр, дип, алар белән барырга карар кылды. Аның бу адымы Ленар өчен көтелмәгән сюрприз булды. Күптәнге танышлардай сүз сүзгә бәйләнеп кенә торды тагын үзе. Сөйләшеп китеп, теге көнне шәһәрдә кафедагы хәлләргә дә килеп төртелделәр. Фәритләр арасында ул көнне Ленар да бар иде бит. Ул Зәмирәгә чегән хатыны турында, Фәритне читкә алып китеп, аңа ниләрдер сөйләвен дә әйтеп бирде. Ул чакта бу вакыйгага артык әһәмият бирмәделәр шул. Менә хәзер инде Фәритнең фаҗигале үлеменең сәбәпчесе нәкъ шул чегән хатыны булуына берсе дә шикләнмәде. Тик нәрсә әйткән ул аңа, ниләр сөйләгән – монысы инде сер булып калды.
 
Елга буенда шактый балык чирттерде алар ул көнне. Илханның шатлыгы эченә сыймады. Зәмирә дә, аз гына булса да, тормыш мәшәкатьләреннән арынып торды. Ленар барыбер, әкрен-әкрен генә адымнар белән, Зәмирәнең күңелен яулап алды. Баштарак печән вакытларында ярдәм иткәләп йөрде. Аннары йорт тирәсен карашты. Олы уллары Илһамны шәһәргә укырга керткәндә дә ярдәм кулын сузды. Тормышны ялгызы күтәрә алмаячагын аңлый иде Зәмирә. Шуңа күрә Ленарның «бергә яшик» дигән тәкъдименнән баш тарта алмады ул. Ә мәхәббәт үз вакыты белән килде аларга. Уртак кызлары туды. Фәрите дә төшләренә берничә мәртәбә елмаеп, шатланып керде. Димәк, ул да риза. Ленар балаларның барысын да тигез күрә. Тормыш йомгагы үз эзеннән алга тәгәри бирә.
 
Гөлчәчәк Садретдинова-Хаҗиева, Азнакай.

---
Шәһри Казан
№ --- | 01.04.2018
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»