поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
02.04.2018 Мәдәният

Нәфис сүз солтаны Айрат Арслановка 90 яшь булыр иде (ФОТО)

Быел 10 апрельдә күренекле нәфис сүз остасы, Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты Айрат Арслановның тууына 90 ел тула.

Айрат Арсланов Татар театр училищесын, А.Луначарский  исемендәге Мәскәү театраль сәнгать институтының актерлык факультетын тәмамлый.

Хезмәт юлын Татарстан радиокомитетында  диктор булып башлый, соңрак Г.Камал театрында актер булып эшли. 1961-1965 елларда – телевидение дикторы була. 1965 елдан Айрат Арсланов Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе артисты булып эшли башлый.1991 елдан алып лаеклы ялга киткәнче Филармониянең халык коллективлары режиссеры була.
 
Айрат Арсланов башкаруында Габдулла Тукай, Муса Җәлил, Гаяз Исхакый, Һади такташ, Хәсән Туфан, Сибгат Хәким һәм башка бик күп әдипләрнең үлемсез әсәрләре татарстан телевидениесенең «Алтын фонд»ында саклана.
 
Айрат Арслановның вафатыннан соң, аның исемен мәңгеләштерү максатында, күп кенә чаралар узды. Казаннның яңа микрорайоннарында урнашкан урамнарның берсенә артистның исеме бирелде, ул яшәгән йорт диварына истәлек билгесе куелды, истәлек кичәләре узды, Мәрҗәни мәчетендә рухына Коръән уку мәҗлесе оештырылды.
 
Татар дәүләт филармониясе музеенда Айрат Арсланов үзе һәм вафатыннан соң туганнары тапшырган экспонатлар саклана. Һәрберсендә артистның җылысы, рухы бар...
 
1. Арслановлар гаиләсе шәмдәле
 
2. Айрат Арсланов гаиләсе тапшырган радиола һәм артист башкаруында классик әсәр язмасы саклана торган пластинка
 
3. 1972 елгы афиша
 
4. А.Арслановка 1972 елда Донбас шахтерлары бүләк иткән каска
 
5. Айрат Арсланов кулы белән язылган мәкалә фрагменты
 
6. Айрат Арсланов үзе турындагы һәм үзе язган мәкаләләрнең кисемтәләрен махсус альбомнарга туплап барган
 
7. Айрат Арслановның концерт костюмы
 
8. Айрат Арслановның фотоаппараты
 
9. Замандашларының иҗатын тасвирлаган мәкаләләре, шигырьләр, фоторәсемнәр, Айрат Арслановның кайбер язмалары тупланган,1998 елда чыккан китап. Филармония директоры Кадим Нуруллинга култамга белән 2005 елның октябрендә тапшырылган. «Хөрмәтле Кадим Назыйрович! Сезнең милли сәнгатебез эшчәннәренә карата олы кайгырту күрсәтүегез, зур игътибарлы булуыгыз өчен мең рәхмәтләр әйтәсе килә. Бар яхшылыкларыгыз өчен тәшәккүрдән гаҗизбез. Иң изге теләкләр белән Айрат Арслан».
 
10. Концерт галстугы
 
11. Концертта тага торган күбәләк-галстук
 
12. Лермонтов бюсты. Музейга Арслановлар гаиләсе тапшырды
 
13. Музейга Арслановлар гаиләсе тапшырган Тукай бюсты
 
14. Мәрьям һәм Айрат Арслановлар радиостудиядә.1990 ел
 
15. Шәхесләр,  Илһам Шакиров, Туфан Миңнуллин, Айрат Арсланов. 1990 ел
 
16. Филармония артистлары Финляндия президенты кабул итү бүлмәсендә. 1968 ел
 
 
 
 
 
 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»