поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
02.04.2018 Шоу-бизнес

Ильвина: «Бик җитди юл һәлакәтенә эләгеп, тавышсыз калган идем, ул вакытта дин юлына басасым, яулык ябасым килде...»

Ильвина белән очрашып танышуыбызга тугыз еллар тирәсе булган икән инде. Ул вакытларда җырчы кыз “Барс-медиа” компаниясе белән килешү төзеп, эстрадага тәүге адымнарын гына ясап килә иде.

Ниләр хакында әңгәмә коруыбызны чамаласам да, сөйләшкән сүзләребез аерым-ачык хәтердә сакланмаган. Шәхес буларак ачылу, төпле фикер җитеп бетмәгәндер, күрәсең. Ул аның яшьлеге, тәҗрибәсезлеге нәтиҗәсендә булгандыр, чөнки кайнап торган эстрада “казаны”нда беренче чыныгу алган яшь егет-кызларның тормышка үз карашлары, төпле фикерләре дә тупланмаган була әле... Ә бүген Ильвина башка. Инде шул еллар эчендә шактый сулар акты, җырчының иҗатында да, шәхси тормышында да никадәрле үзгәрешләр булды. Бүген ул – саллы гына репертуар туплаган, искиткеч югары дәрәҗәдәге, зәвыклы программа әзерләп, халыкны шаккатырган, үз тамашачысын булдырган популяр җырчы. Боларга түбән тавыш тембрын, гүзәл буй-сынын, чибәрлеген дә өстәсәң, шактый тулы образ барлыкка килә дә куя. Җылы һәм эчкерсез әңгәмәбездә Ильвина иҗатына булган таләпчәнлеге, гаилә кыйммәтләре, элекеге ире белән мөнәсәбәтләре, үз-үзе белән гармониядә яшәү серен ача.

- Ильвина, балачагыңның иң истә калган мизгелләрен, матур хатирәләрен искә төшерик әле.
- Балачагым ыгы-зыгыда узды, чөнки үз-үземне белә белгәннән бирле һәрчак нидер эзләндем, нәрсәгәдер өйрәндем. Кечкенә чагымнан ук мөстәкыйльлеккә омтылып, җитди карарларны үзем кабул итә идем. Әти-әнием дә холкымдагы шушы ягымны аңлаганнардыр, күрәсең, беркайчан да каршы килмәделәр. Укырга да алты яшьтән кердем. Беркемгә дә әйтмичә, музыка мәктәбенең баян сыйныфына язылып кайттым. Мәктәптәге түгәрәкләргә, конкурсларга да үзем языла идем. Урта мәктәпне алтын медальгә һәм Казанның 22 нче музыка мәктәбен кызыл аттестатка тәмамладым. Шуннан Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының эстрада актеры бүлегенә укырга кердем. Бер елдан соң Казан химик технология университетында читтән торып, кием буенча дизайнерлык һөнәрен үзләштерә башладым. Болардан тыш, балачагым дигәндә, әлбәттә инде, Спас районының Тукай авылында яшәүче дәү әти-дәү әни йорты күзаллана. Мин уен-көлке, мәхәббәт тулы гаиләдә үстем. Әби-бабам бик акыллы, зирәк кешеләр. Минем өчен алар ир белән хатын, әти-әни белән бала арасындагы, оныкларга булган мөнәсәбәтләрдә – үрнәк. Дәү әти музыка укытучысы иде. Дәү әниемнең балачагы, яшүсмер еллары исә бик авыр тормышта узган. Ул, әнисе 1,5 яшендә үк ташлап киткәч, апасы тәрбиясе үскән. Шул сәбәпле, белем дә ала алмаган. Тамагын ничек тә булса туйдыру максатыннан, гел колхоз эшендә булган. Максатчан кеше буларак, Казанга килеп, әнисен эзләп тапкан. Менә шул вакытта инде аны дәү әти күреп алган. Ә егет авылның күз өстендәге кашы: чибәр, мәһаббәт гәүдәле, эчми-тартмый, әле өстәвенә гармунчы да. Шуннан бирле алар аерылмаган – тормыш корганнарына быел 55 ел булды. Дәү әти белән дәү әни бер-берсеннән башка яши алмыйлар. Без аларны аерым-аерым күз алдына да китермибез.
 
 - Ильвина, миңа нишләптер синең тормышыңда барысы да әзергә-бәзер булгандыр кебек тоела иде.  
 - Барысы да шулай уйлый. Әмма ул алай түгел. Безнең гаилә 12 ел буена ун квадрат метр мәйданлы тулай торакта яшәде. Әтием - полиция хезмәткәре, әнием - башлангыч сыйныф укытучысы. Мин әнигә гел: “Әни, менә күрерсең, безнең барысы да булачак”, - дип әйтә идем. Аллаһы Тәгаләгә бик нык ышанам. Ул миңа гел ярдәм итте. Һәрвакыт кирәкле кешеләр белән очраштырды. Ә мин үзем һаман ашыгам, вакытны куалыйм. Концертымнан соң тынычланырмын инде, дип уйлаган идем, әмма әле һаман да нидер җитми икән. Әни: “Кызым, сиңа гел кирәк. Алай ярамый, тукталып тор бераз”, - ди. Шул ул вакытта бәрә-суга, җимерә-кыра да эшләмим: һәр нәрсә үз җае белән бара. Иң мөһиме теләгем бар, ә калганы үзеннән-үзе килеп чыга. Монда бәлки психология белән мавыгуымның да өлеше зурдыр. Нинди генә хәл булса да, фикерләремне яхшы якка юнәлтергә тырышам. Тормыштан ямь табып яшим. Нинди генә хәл булса да, акыллы фикер йөртергә, кешеләргә ачык, гади булырга кирәклегенә төшендем.   
 
 - Ильвина, мин синең иҗатыңны шартлы рәвештә ике чорга бүлеп карыйм. Аның беренчесе – “Барс медиа” канаты астында “нужа” күрми генә эстрадага беренче адымнарыңны ясаган, кияүгә чыгып, бәби алып кайткан еллар булса, икенчесе – иҗатыңдагы эзләнүләр, туктап, хәл җыйганнан соң, сәхнәгә кабат әйләнеп кайтуың. Халыкның сине чын мәгънәсендә җырчы итеп тануы да шушы соңгы елларга туры килде.
 - Дөрес, эзләнү дә, төшенкелеккә бирелү дә булды, чөнки иҗатымның башлангыч чорында халыкка охшар өчен талант, тавыш кына җитмәвенә төшендем.  Кияүгә чыккач та эзләнү булды, әмма монысы күңелдәге эзләнү иде. Күпмедер вакыт җырламый торгач, илһам чыганагын иҗаттан алуымны аңладым - күңелне бит алдап булмый. Бу эчке көрәшем акрынлап гаиләдәге мөнәсәбәтләрдә дә чагылыш таба башлады. Гомумән, иҗат кешесе белән яшәү бик авыр дип саныйм. Андый каршылык бездә дә бар иде. Иҗат белән шөгыльләнер өчен илһам кирәк. Ә минем алыр җирем юк иде. Алты ел бергә яшәгәннән соң, иремнән киттем. Яшермим, иҗатка кабаттан әйләнеп кайтуымның беренче максаты  – акча эшләү иде. Шуңа күрә акрынлап банкетларда чыгыш ясый башладым. Нинди генә бәя тәкъдим итсәләр дә, ике куллап риза булдым: акча гына бирсеннәр! Чөнки мин хәзер ялгыз хатын, балам, аның алдында җаваплылык бар. Дөрес, бүген барысы да җайланды. Финас мәсьәләләре дә, элекеге ирем белән мөнәсәбәтләр дә. Мин аңа чиксез рәхмәтлемен, чөнки Булат белән бергә вакытлар миңа зур мәктәп булды. Беренче чиратта, хатын-кыз буларак ачылуда. Шушы хәлләрдән соң миндә җаваплылык хисе тагын да артты, шәхес буларак үстем. Һәм, ниһаять, күптәннән хыялланган тамашымны тәкъдим иттем.  
 
- “Алда мине” җырына төшерелгән клибыңның үзәгендә ялгызлык темасы  ята. Әлеге клипны төшерү тарихын сөйләп кит әле.    
- Бу җырны бик яраттым мин. Без аны Мәскәүдә төшердек, чөнки ул – ялгызлар шәһәре. Анда халык исән калырга тырышып гомер кичерә, эзләнү, нужару, ясалма, файда алырга гына корылган мөнәсәбәтләр белән яши, кешеләр хәтта урамда да ялгызлары гына йөри. Минем иң курыкканым – ялгызлык, хәтта үзем генә өстәлгә утырып ашарга да куркам...  Гомумән, минемчә, күпләр уйлап чыгарылган дөньяда, “кеше ни әйтер?” дип яши. Иремнән китүемне дә күпләр аңламады. Ә минем күңел кушканча яшисем килә. Җанымда мәхәббәт бетте, сүнде, тыным кысыла башлады. Шулай булгач, кешене алдау була бит, ә мин ялган дөньяда яши алмыйм. Булатка да барысын сөйләп аңлаттым. Бүген  без бик яхшы мөнәсәбәтләрдә. Ир белән хатын булудан туктасак та, без яхшы әти-әни. Ике арада мәхәббәт сүнгән гаиләдә тәрбияләгән баланың да тормышы яхшы булмаячак. Әгәр алга таба да үз-үземне алдап яшәгән булсам, үземне бетерәчәкмен иде. Әле бу хакта беркемгә сөйләгәнем булмады, беренче тапкыр сезгә ачылам: тормышта чагында башымда шеш бар иде. Күптән түгел генә узган тикшеренү нәтиҗәләре аның беткәнлеген күрсәтте. Минемчә, кеше шешләрне үзе ясый. Иремнән киткәч, үзем дә үзгәрдем, ышанасыңмы, ул төнне мин рәхәтләнеп, йокым туйганчы изрәп йокладым. Бөтен тәнемнең, күңелемнең ял итүен сиздем, чөнки хәзер миңа беркемне дә алдап яшәргә кирәкми иде: намусым чиста. Холкым буенча, мин бик сабыр. Бөтесен калдырып чыгып киткәндә дә җиңел булмады, әлбәттә, чөнки гаиләле чагымда бернигә дә мохтаҗлык кичермәдем. Ә Булаттан мин баламны җитәкләп, ике капчык кием белән билгесезлеккә чыгып киттем. Әмма тормышта үзгәртеп булмый торган ситуацияләрдә түзәргә кирәкми.

- Көчле рухлы шәхескә йомшак хатын-кыз булу авырмы?
- Хатын-кызның көче нәрсәдә соң, дим мин шушы сорауны бирүчеләргә. Төпле фикерең бар, тормыш яратасың, төшенкелеккә бирелмисең, барысын да булдырасың, диләр... Бәлки, көчледер... Әмма актив булсам да, энергетикам тыныч. Вакытны дөрес планлаштыра белгәнлектән, һәрнәрсәгә дә өлгерәм... Шул ук вакытта үземне кызганып, тәгәри-тәгәри елаган вакытларым да бик еш була. Барысы да яхшы, барысыннан канәгать булганда да... Күрәсең, күңелемә шулай кирәктер...
 
- Нинди генә көчле шәхес булсаң да, аерылышу, юлларның ике якка китүе  һәрвакыт авыр, дип уйлыйм. Бу хакта үзең дә яшермисең. Синең хәлдә калган башка хатын-кызларга дә ярдәме тияр, бәлки: яшәү ямен югалтмас өчен нәрсә эшләргә кирәк, дип саныйсың.
- Мин үз мисалымда гына әйтә алам. Беренчедән, иҗат ярдәм итте.  Икенчедән, психология белән мавыгуым булышты, чөнки даими рәвештә  профилактика максатыннан психологка йөрим. Бу сөйләшүләр барлык уйны да позитивка корырга, йоклаганда, ял иткәндә баш миен ял иттерә белергә ярдәм итә. Нинди генә максат куйсам да, төп игътибарны проблемага юнәлтмим, ә планлаштырган эшемнең нәтиҗәсен күз алдына китерәм һәм чын күңелдән ышанам.

- Хатын-кыз эшендә нинди генә уңышларга ирешмәсен, аның тормышындагы иң зур казанышы – бала үстерү. Ильвина, кызыгыз Раянаны ничек тәрбиялисең? Син нинди әни?
- Таләпчән, тәрбиясезлекне яратмыйм. Үземә куйган таләпчәнлекне баламнан да таләп итәм. Ул биш яше тулганчы ук Халыкара мәктәктә укый башлады. Рус һәм татар телләреннән кала, инглизчә өйрәнә. Бик иртә укырга бирүгә борчылмадым, чөнки аның әзер икәнен белдем. Раяна инглиз телен бик яхшы белә, ачык йөзле, тиз таныша, аралашучан, шул ук вакытта тыйнак.  Татарча аңласа да, күбрәк русча сөйләшә.
 
- Сине хуҗабикә буларак та беләсе килә.
- Өйдәге бөтен эшне дә үзем башкарам. Пешеренергә, аеруча камыр ризыкларын әзерләргә бик яратам, кирәк икән, аш-су бүлмәсеннән тәүләк буена да чыкмаска мөмкинмен. Ашарга әзерләргә үзлегемнән өйрәндем. Әни бөтенләй дә диярлек камыр ризыкларын әзерләми. Кечкенә чагында дәү әни шифаханәгә киткәч, тавыкларга ризык әзерли, сыер сава, бәбкәләр саклый, дәү әтигә көненә өчәр тапкыр ашарга пешерә идем. Миннән үемнән дә кунак өзелгәне юк. Әгәр йортыбызга кеше килми торса, күңелсез. Аларны каршы алырга, сыйларга, аралашырга, серләшергә яратам. Кешегә бәйрәм ясаудан, яхшылык эшләүдән, бернинди сәбәпсез дә бүләкләр бирүдән тәм табам. Өебездә уңайлы, тыныч атмосфера булсын өчен барысын да эшлим. Минем өчен ризыкның бизәлеше, эстетика бик мөһим. Бу минем өчен – норма. Ә менә үзем кунакка йөрергә бик яратмыйм. Бик ышанучан кеше булуыма карамастан, вакыт белән сыналган чын дусларым бик аз.

- Ильвина, эстрадагы хатын-кыз җырчылар арасында чибәрлегең, сәхнәдә үз-үзеңне тотышың белән дә аерылып торасың. Гафу ит, синең турыда берничә пластик операция ясаган дигән сүзләр дә йөрде.   
- Әйе шул, бу хакта үземнән дә сораганнары бар. (Елмая – Авт.)  Борынын, иренен, тешләрен ясаткан, дип тә сөйләделәр. Юк, мин бары тик дөрес итеп бизәнергә генә өйрәндем. Кияүдә булган елларда үз-үземә карата түбән бәядә идем. “Миннән булмый” дип уйладым. Яши-яши, үз-үзеңә ышанырга, үзеңне яратырга кирәклегенә инандым. Кияүгә чыкканчы, бик җитди юл һәлакәтенә эләгеп, тавышсыз калган идем. Ул вакытта кешеләрдән яшеренеп, дин юлына басасым, яулык ябасым килгән чаклар да булды. Ходайга чын күңелдән рәхмәт әйтәм, Аллага шөкер, ураза тотам. Рамазан аенда көн саен диярләк дусларымны җыеп, ифтар ашлары үткәрәм. Миңа менә шулай рәхәт!    

Зөһрә САДЫЙКОВА
Шәһри Казан
№ --- | 02.04.2018
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»