поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
30.03.2018 Язмыш

Дустымны саклап калып булыр идеме?..

Август ае иде. Яшьлек дустым Марсель белән Уфада базарда очраштык. Марсель мине күрү белән кычкырып елап җибәрде. “Улымны күмдек”, – диде ул. Бу хәбәрне башыма сыйдыра алмыйча зиһенемне җыя алмыйча тордым. “Алты яшьлек улым суга батып үлде бит...”
Марсель гаиләсе белән авылда яши, үзе Уфага шабашкаларга йөреп эшли иде.

Олы кызы инде мәктәптә укый, улы Салават та: “Икенче елга мәктәпкә укырга төшәм, аннары армиягә барам да офицер булам!» – дип сөйли иде. Сөйләшергә ярата иде, сабый. Гомере генә кыска булган... 
 
Марсель белән байтак кына сөйләшеп утырдык. Күңелен бушату аңа җиңеллек бирде, ахрысы, тынычланып калды...
Аннан соң гел телефон, интернет аша сөйләшеп тордык. 
 
Февраль аенда күңел тынычлыгым югалды, сәер төшләр күрә башладым. Хәерлегә булсын инде дип, кешегә дә сөйләмәдем, яхшыга юрарга тырыштым. Әмма... йөрәкне алдап булмый бит. Нигәдер шомлана, сәерсенә бит... 
 
Ул көнне иртән йокымнан уянгач, әллә нинди бер халәткә чорналып, урынымнан торалмый яттым. Торгач та бер эш эшли алмый кулымны кушырып утырып тик тордым. Ни булды соң? Аңлый алмыйм.
 
Шулвакыт телефон шалтырады. Авылдагы ахирәтем икән. Телефонны алуым белән: “Марсель гаражында асылынып үлгән. Минем ир чыгып чапты”...
 
Я, Раббым! Без дә тиз генә җыендык та юлга кузгалдык. Юньле кеше мондый салкын көнне этен дә урамга чыгармас. Термометр әллә – 36, әллә – 39 градус күрсәтә. Без авылга кайтып җиткәндә полиция хезмәткәрләре килгән, кисеп төшереп, гаражы алдына чыгарып салганнар иде инде.
 
Бер дусты барып аның йөзен япкан япманы ачып карады. Марсельне соңгы тапкыр шунда күрдем...
Кызының әрнеп, кычкырып елавына түзәрлек түгел иде. Берничә ир күтәреп, сак кына Марсельнең үле гәүдәсен машинага чыгарып салды һәм район үзәгенә моргка алып киттеләр.
 
Без, хатын-кызлар, ирләр әйләнеп кайтканчы дип өйгә кереп утырдык. Марсельнең хатыны шәүлә кебек тегендә бәрелеп, монда сугылып йөрде-йөрде дә кәнәфигә барып утырды. Йөзе әле кичәге махмырдан һаман айнып бетмәгән, иреннәре күгәргән. “Кичә күршеләрдә мунча миче эшләделәр, дүшәмбе иртән эшкә китәм дип кайткан иде. Ирләрнең бер акбашсыз эш эшләмәвен беләсез бит инде. Мин төнлә торып сыер бозауламаганмы дип караштырып йөрдем. Төнге өчтә Марсель кайтмаган иде әле. Иртәнге сигезенче яртыда чыктым, сыер бозаулаган. Гараж ишеге ачык икәнен күрдем...”
 
Урамга чыккач күрше хатыннары канәгатьсезлек белән: “Марсель тырышты инде дөнья көтәргә. Хатыннан уңмады шул, хатыннан. Исереп, ишеген бикләп йоклаган булгандыр”, – диештеләр.
 
Марсель салгаларга яратса да, үзен кулга алып айнып, эшкә чыгып китә иде. Хатынының гына айнырга уенда да булмады. 
Ирне ир иткән дә хатын, чир иткән дә хатын, дип юкка әйтмәгәннәр шул. Улының үлемен дә авыр кичерде Марсель. Соңгы арада гел үз-үзенә кул салу турында сөйләп йөргән. Туганнарына шалтыратып, бәхилләшкән, соңгы сүзләрен әйткән. 
Таныш кешенең үлеме турындагы хәбәр күңелдә һәрчак авыр тойгылар тудыра. Ләкин үлем белән үлем арасында аерма бар. 80-90 яшьлек олы кеше, балаларының игелеген күреп, риза-бәхиллеген калдырып, йомшак түшәгендә тыныч күңел белән бакыйлыкка күчә икән – үлем барыбызга да килә дип кабул итәсең. Ир уртасы муенына элмәк кия икән – монысы фаҗига.
 
Марсельнең үлеменә дә бер елдан артык вакыт үтте. Әмма йөрәк әрнүе басылмый. Саклап алып кала алыр идекме аны? Белмим. Язмыш дигәне дә бар бит әле. Тәкъдире маңгаена язылган булгандыр. 
 
Шулай да яшьлек дустымның кара җир куенында ятуына һаман өйрәнеп бетеп булмый әле...

---
Өмет
№ --- | 30.03.2018
Өмет печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»