поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
03.03.2010 Шоу-бизнес

ЭЛЬНАРА НУРМӨХӘММӘТОВА: “КЫСКА ИТӘКЛӘРДӘН БАШ ТАРТТЫМ”

– Эльнара, сине тумышың белән Азнакайдан икәнеңне беләбез. Үзең һәм әти-әниләрең белән якынрак таныштыр әле?

 

– Мин 1988 елның 21 гыйнварында Азнакай шәһәрендә дөньяга килгәнмен. Әнием – укытучы, әтием – нефтьче. Абыем һәм сеңелем бар. Мин уртанчы бала. Бәләкәй чакларда җәйге каникуллар әби-бабай янында авылда үтте. Авыл эшләрен эшләп, эшне белеп үстек.

 

– Хәзер Казанда төпләндеңме?

 

– Аллага шөкер, торыр урыным бар. Алла боерса, эш табып, гаилә корып Казанда калырга исәп.

 

– Эшең бар бит инде синең? Җырчы...

 

– Юк! Мин җырчы гына түгел. Белемем буенча эшләргә уйлыйм. Финанс-икътисад институтында белем алам. Киләчәктә диплом буенча салымчы буларак эшләргә исәбем.

 

– Димәк, җырлау синең өчен хобби гына?

 

– Икесен бертигез дәрәҗәдә алып барырга тырышырмын. Быел ук инде җитди эш табып урнашасым килә. Тамашачы миңа үпкәләмәс дигән өметтә калам.

 

– Җырлап кына акча эшләп булмыймы?

 

– Хатын-кыз өчен бик авыр ул. Хатын-кызга гаилә корырга кирәк. Гастрольдән кайтып та кермәгән хатынга нинди ир түзәр икән?!

 

– Иҗат өлкәсендә үз алдыңа нинди максатлар куеп эш итәсең?

 

– Беренче максатым – тамашачыга ошау. Кеше буларак мин нинди, шундый килеш тамашачыга ошыйсым килә. Ниндидер грим, ясалма образлар кулланмыйча, сәхнәдә үзем булып калырга тырышам. Әти-әни, әби-бабай, туган якка багышланган җитди җырлар җырлыйсым килә. Хәзер бераз олыгайган кебек хис итәм үземне, шуңа җитди җырларны үз итәм. Яңа клип төшерергә телим, сценарие күзалдында тора инде.

 

– 8 ел музыка мәктәбендә укыгансың, хореография мәктәбенә 5 ел буе йөргәнсең. Ә хәзерге вакытта вокал дәресләре аласыңмы, синең белән берәр укытучы шөгыльләнәме?

 

– Хәзер өйдә, ванна бүлмәсендә, коридор буенча йөргәндә җырлап “распеваться” итәм. Әлегә төп максатым – укып бетереп, диплом алу. Өйдә үзлегемнән генә шөгыльләнәм. Укытучыга йөрмим. Әмма киләчәктә җырчы-мөгаллим белән шөгыльләнергә исәп бар.

 

Алинә һәм Ильвина беләнЯратасым киләтриосында өчегезнең тавышыгыз бер аһәңдә бик матур яңгырый. Ә тормышта яшь җырчыларның кайсылары белән дус син?

 

– Дуслар бар. Күбесе егетләр. Аларны күбрәк хөрмәт итәм. Салават Миңнеханов, Илназ Сафиуллин, Булат Җиһаншин, Мөнир Рахмаев белән дус. Кызлар арасыннан Румия Фәтхетдинова, Лилиана Ирназарова, Венера Шәмиева якын.

 

– Эстрада, шоу-бизнес дөньясының караңгы һәм тискәре яклары үзен сиздергәне бармы?

 

– Сизәм. Тамашачы безнең сәхнә образын гына күрә. Сәхнә артында бөтенләй икенче караш. Анда һәркем үзе өчен генә тырыша. Синең өчен шатланган кешеләр бар, әлбәттә, ләкин алар азрак. Җырлап чыкканнан соң, “бик матур җырладың” дигән сүзләрнең күбесе ясалма елмаю белән әйтелгәнен дә сизә җырчы күңеле. Барысын да әйтеп бетереп булмый, әлбәттә. Сәнгать барыбер ниндидер корбаннар таләп итә. Күңелеңдә бик авыр булганда да тамашачы алдына елмаеп чыгарга, алар белән шатлыгыңны, эчкерсез хисләреңне бүлешә белергә кирәк.

 

– Уку йортыңда укытучылар белән аңлашылмаучанлыклар чыкмыймы соң?

 

– Укытучыларымның “Син, Эльнара, башка эшләр белән мәшгуль бугай”, дип шелтә белдереп куйган чаклары була. Ләкин шулай да алар миңа зур хөрмәт белән карый. Үзем дә тырышып укыйм, алар белән талашканым юк, конфликтка кермим. Дәресләрдә алгы парталарда гына утырам. Укытучыларыма да, курсташларыма да мине аңлаганнары өчен рәхмәтлемен. “Йолдызлык” чире белән чирләмим, Аллага шөкер. Институтка бәйрәмгә барган кебек барам. Менә бишенче курс та бетә инде. Укуны тәмамлау бер яктан шатлык булса да, никтер күңелгә моңсу.

 

– Җырчы булганыңа үкенгән чаклар буламы?

 

– Ислам дине күзлегеннән караганда, икегә бүленәм кайчак. Хатын-кыз өчен җырчы булу – ул гөнаһ, чөнки син сәхнәгә чыгып үзеңне күрсәтәсең. Үз-үзеңне тотышың да, киенүең дә мөселман кызларына хас түгел. Кыска итәкләр, бизәнүләр. Дусларым арасында мөселман кызлары бар, алар миңа киңәшләре белән ярдәм итәләр, аңлаталар. Хәзер күлмәкләр урынына күбрәк чалбар кияргә тырышам, кыска итәкләрдән баш тарттым, дисәм дә була. Тамашачыга ошар өчен кыска итәк кию мөһим түгел, минемчә.

 

– Яңа альбомың ничек туды? Җырлар озак тупландымы?

 

– Альбом “Әйдә, ялындыр” дип атала. Бик озак, өч елга якын җырлар тупланды. Кеше күңеленә үтеп керердәй, матур җырларны җыяр өчен шактый күп вакыт кирәк.

 

– Урамда таныйлармы сине?

 

– Таныйлар. “Исәнмесез, сез җырчы Эльнара бит” дип күрешәләр. Кайчак “әйе, мин” дим, кайчак “юк” дип китеп барам. (Көлә). Аеруча, кызлар еш килеп эндәшә. Егетләр дә исәнләшәләр, ләкин алар куркаграк. Кыяфәтеннән күренеп торганча, бай кызлар, утыз-утыз биш яшьлек туташлар, ханымнар мине якын итәләр. Кочаклап ук алалар. Кыенсынсам да, аларга ошавым миңа күңелле. Тамашачыларымның барысын да хөрмәт итәм.

 

– Тамашачы игътибарына, журналистлар кызыксынуына мөнәсәбәтең ничек?

 

– Кеше булып калсаң, бернинди проблема булмаячак. “Йолдыз” булып, масаеп йөрүне күз алдына китерә алмыйм. Андый кешеләрне дә яратмыйм, андыйлардан шунда ук күңелем кайта. Без барыбыз да Аллаһы Тәгалә балалары, үзеңне башкалардан өстен куярга ярамый.

 

– “Татар җыры – 2006”да беренче тапкыр “Йолдызлар фабрикасы”нда чыгыш ясадың. “Татар җыры” фестивале синең өчен нәрсә ул? Анда катнашу максаты бармы?

 

– Әлбәттә, чыгыш ясыйсы килә анда. Ләкин барысы да миннән тормый. Бәлки, берәр матур, халыкчан җыр ярдәмендә чыгыш ясарга мөмкинлек чыгар дип уйлыйм. Киләчәктә Халыкара эстрада фестивале премиясе “Алтын Барс”ка лаек булырга телим. Тырышсаң, барлык теләкләр дә чынга аша бит.

 

– “Без ике фәрештәдигән җырыңа төшерелгән клипта сине Флоренция шәһәрендә күрәбез. Әлеге сәяхәтеңдә килеп чыккан кызыклы хәлләр турында сөйлә әле.

 

– Анда һәр көн кызыклы булды. Беркөнне үзем генә кибетләр буйлап йөрергә чыктым. Өстемә кызыл кофта кигән идем. Бер мәлне урамда бер егет миңа: “Девушка в красном, как вы прекрасны”, – дип әйтеп куйды. Мин, елмаеп, безнеңчә сәлам бирдем аңа. Егет үзе дә Россиядән булганга күрә, уртак телне тиз таптык. Кешегә ышанмый торган гадәтем булса да, ниндидер җылылык бөркелеп торган бу егет күңелемне җәлеп итте, дуслашып киттек. Аннары мине матаена утыртып урамнар әйләндерде. Шуннан соң аңа минем клипта төшәргә тәкъдим иттем. Ул шатланып ризалашты. Аннан кала да, безгә бик зур ярдәм күрсәтте ул. Дусларча аралаштык, аның белән булган бик күңелле мизгелләр истә калды. Хәзерге вакытта аралашмыйбыз, аралар өзелде.

 

– Сөйгән егетең бармы?

 

– Әйтмим, сер булсын.

 

– Без, хатын-кызлар ялтыравык бизәнгечләргә, матур киемнәргә кызыгучан. Кибетләрдә йөрергә яратасыңмы? Көндәлеккә нинди кием сайлыйсың?

 

– Шопоголик түгелмен, чирләмим аның белән. Матур, бизәкле алкалар яратам. Әйткәнемчә, итәкләр кимәскә тырышам. Классик стильдәге киемнәрне өстен күрәм. Хәзерге вакытта күңелемдә үзгәрешләр бара. Бу дөнья һәм Ислам тормышы турында күбрәк белгән саен, теләкләр, кыйммәтләр, тормышка караш үзгәрә икән.

 

Күп нәрсә турында Исламга таянып фикер йөртәсең, намаз да укыйсыңмы?

 

– Әлегә юк. Әмма дин юлына басарга бик телим, Алла боерса. Андый нәрсәне алдан кычкырып әйтмиләр дә инде, ләкин шундый теләгем барлыгын яшермим. Тормышымны үзгәртәсем килә.

 

– Үз тамашачыларың дип кемнәрне саныйсың?

 

– Күбесенчә, тамашачыларым – әти-әни яшендәге кешеләр, урта яшьтәге тамашачылар һәм үземнең яшьтәшләрем. Алардан соклану сүзләрен, тәнкыйтьне еш ишетәм. Бүгенге яшьләргә ошавы бик җиңел түгел, таләпләре бик зур. Тәнкыйтькә уңай яктан карыйм, кеше сүзен күңелем аша уздырам, шуннан нәтиҗәләр чыгарам. Иң беренче фанаткам – әниемнең әнисе, әбием.

 

– Әбиең җырлавыңны хуплый, димәк?

 

– Җырлавымны ярата, дисәм дөресрәк булыр. Шуңа күрә әби белән бабайга багышлап җыр җырлыйсым килә.

 

– Сәхнәдәге образыңны үзең тудырасыңмы?

 

– Кешедән сораганым юк, мондый булыйм әле, тегенди булыйм әле дип, пиар өчен иҗат итмим. Тормышта нинди, сәхнәдә дә шундый. Күбрәк үз карашларым буенча эш итәм.

 

– Укыйсың, җырлыйсың... эшең күп. Өйдә торырга вакыт каламы?

 

– Кала. Әти-әни янда булмагач, шәһәрдә мөстәкыйль булырга өйрәндек. Җырлаудан кала, икенче яраткан эшем – ашарга пешерү, ягъни кухняда иҗат итү. Пылау, төрле ашлар, салатлар тәмле килеп чыга. Тагын тырышасылар, өйрәнәселәр алда әле. Тәмле итеп ашарга пешерү – хатын-кызның төп эше бит инде ул. Ир-егетләрнең йөрәген яулау өчен дә шул ысулга таянып була бит.

 

– Сине яраткан тамашачыларыңа, яшьләргә нинди теләкләр әйтер идең?

 

– Беренче чиратта, әти-әниемә, әби-бабаема, туганнарыма рәхмәт әйтәсем килә. Бүгенге көнгә кадәр мин аларның канаты астында яшим. Тамашачыларга сәламәтлек, ир-атларга чын ир-ат бәхете, хатын-кызларга чын хатын-кыз бәхете, гаилә бәхете телим. Һәр җырчының үз тамашачысы булу – бик зур бәхет. Җырчылар күп, тамашачылар кайсын тыңларга да белмиләрдер. Минем иҗатымны үз иткәннәре, җырларымны тыңлаганнары өчен зур рәхмәт.


Айгөл ҖӘЛӘЛОВА
Барс-Медиа
№ |
Барс-Медиа печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»