|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
30.03.2018 Мәгариф
Татарча диктант язӨлкә хөкүмәте ярдәме һәм “Туган як” белән “Татар радиосы”ның информацион булышлыгында татар милли үзәге майның беренче яртысында Габдулла Тукайның туган көненә багышлап, “Татарча диктант” дигән мәгариф акциясе уздырырга әзерләнә. Үзәкнең программасында каралганча, татарлар компакт яшәгән районнарда һәм өлкә үзәгендә татарча тоталь диктант язар өчен 10 махсус мәйданчык эшләр һәм бу чарада теләсә кем ана телендә үзенең белемен сыный алачак. Шунысы да мөһим – кем дә кем билгеләнгән мәйданчыкларга бара алмый икән, алдан хәбәр ителгән сәгатьтә диктант тексты “Татар радиосы” аша укылыр, ә соңыннан ул, тулысынча, “Туган як” та бастырылыр һәм һәрбер кеше үз алдына та-тарча дөрес язу белемен тикшерер. Һәр катнашучыга сертификат тапшырылыр, ә җиңүчеләрне кыйммәтле бүләкләр көтә. Бу идея татар теле укытучылары берләшмәсенең татар милли үзәге оештырган дискуссион мәйданчыгында туа һәм аны, күргәнегезчә, үзәк идарәсе, Алла боерса, тормышка ашырачак. Оештыручыларның максаты – ана телебезгә кызыксыну уяту, әдәби телне үзләштерү һәм татарча дөрес язу кагыйдәләрен өйрәнү.
Олег ХӨСӘИНОВ |
Иң күп укылган
|