• 12.06-07.07 "Мәсәү йолдызлары". Цирк. 18:00
  • 15.06-31.08 "Kazan" театральләштерелгән фольклор тамашасы. Туган авылым. 18:00
  • 19.06 MUBAI & ELMIR NIZAMOV. "Маяковский" иҗат киңлеге
  • 25.06 "Ленинград" рок-төркеме концерты. Татнефть-Арена
  • 12.07 "Диско" йолдызлары. Korston Club Hotel (Корстон). 22:00
  • 02.08-18.08 Салават концерты. 31 сезон. Камал театры. 19:00
Туган көннәр
  • 17 Июнь Роберт Нигъмәтуллин
  • 17 Июнь Ришат Хәмидуллин
  • 17 Июнь Зөлфия Вәлиева
  • 18 Июнь Сөмбел Таишева
  • 19 Июнь Илдар Хәкимов
  • 19 Июнь Илдус Әхмәтҗанов
  • 19 Июнь Гөлгенә Шиһапова
  • 19 Июнь Ләйсирә Фазлыева
  • 20 Июнь Рафаэль Сәхәбиев
  • 20 Июнь Венера Шәмиева
  • Казан шэхэре Амирхан урамында ике булмэле квартир арендага бирелэ.Чиста ,зур квартир.Яшэу очен ботен момкинлеклэрдэ бар.Тэртипле гайлэне,яки кызларны кертэбез.тел.89274206799
  • Продается,автомобиль Соболь 2752,2015 года выпуска.Автомобиль в отличном состоянии,оборудован ГБО.цена 380т.р 89376161320
  • Салават куперендэ 1 булмэле фатир тэртипле гаилэгэ арендага бирелэ.собственник.89509488227.
  • Йорт алырга яки сатарга телисезме? Барлык документация эше, юридик киңәш, алачак объектны җентекләп тикшерү, ана капиталын уңышлы файдалану, катлаулы ипотека процедураларын җайлы гына башкару, гарантия һ.б.кызыксындыра икән - мөрәҗәгать итегез. Әйбәт кешеләр әйбәт өйләрдә яшәргә тиеш! 89196269269.
  • Казан. Ак Губкина урамында балконлы зур бүлмә сатыла 18 кв.м. 89509469991
  • Салават купере микраройонында 3 булмэле яна фатир сатыла. Фатирда кеше яшэмэде,кухгарнитур диван кала. Ишек алдында машина куяр очен урын, балалар бакчасы, мэктэп, кибет бар. Собственник 89274220543
  • Глушко урамында 42 кв.метрлы бер бүлмәле фатир озак вакытка арендага бирелә. Зур, чиста фатир. Бөтен уңайлыклары, җиһаз, савыт-саба бар. Тукталыш якында гына. Начар гадәтләре булмаган, тәртипле кешеләрне кертәбез. 15000+квартплата. Риэлтор түгел. 89172651474
  • Казан шэхэренен Чистопольская урамында 1 булмэле Фатир озак вакытка арендага бирелэ. Бэясе 18000 +коммунальные услуги. 89506677390
  • Яшел Үзән шәһәрендә 3 бүлмүле 64 кв.м. фатир сатыла. Мирный бистәсендә, автовокзалга якын. Урыны бик уңайлы, балалр бакчалары, мәктәпләр бик якын. 64 кв метр, яңа кухонный гарнитур бүләккә. Машина кую урыны да бар. Ремонты уртача, бүген кереп яшәрлек. Собственник. Документлар барысы да тәртиптә. Тел.89172221996
  • Казан шэhэре, Ф.Амирхана 95 урамында 1булмэле фатир озак вакытка арендага бирелэ. Ботен унайлыклары да бар. Фатир 11июльдэ бушый. Начар гадэтлэре булмаган, тэртипле ,кешелэрне котеп калам. Бэясе ботен тулэулэре белэн 17мен.Риэлторларнын борчымавын сорыйм. Тел. 89173903748.

 

 

 
Архив
 

               

30.03.2018 Авыл

Тукай товары Нижнийны яулар

Тукайлы Камил Арифуллин җитәкләгән крестьян-фермерчылык хуҗалыгы туган авылында терлекчелек белән шөгыльләнеп көн күрә. КФХ 500 гектар җир эшкәртә, 260 баш мөгезле эре терлек асрый, шуларның 130ы - сыер. Туарларга миксер белән вакланган тук-лыклы матдәләргә бай азык ашатыла.

Бөтен азыкны диярлек хуҗалык үзе үстерә, сенажны гына Сергач шикәр заводыннан сатып ала. Быел КФХ туарлары 300 башка исәпләнгән яңа каралтыда кышлаган. Бу комплексны Камил әфәнде өлкә максатчан программа ярдәмендә төзеткән. 
 
Яңа ферма бу юнәлештә кул¬ланылган барлык заманча технологияләрне үзендә туплый, бөтен эш автоматлаштырыл¬ган диярлек. Туарлар каралтыда бәйләүсез тора, савым вакыты җиткәч, алар үзләре махсус залга барып, урыннарына баса һәм шун¬нан соң заманча техника эшенә керешә: Польша аппаратлары сыерның җиленен чистартканнан соң савуга керешә. Бу процессны бер белгеч контрольдә тотарга сәләтле. Савылган сөт торба¬лар аша суыткычка килә, анда электрон җайланма продукцияне төрле яктан тикшерә. Шушы ин-формация сыерлар арасыннан иң яхшыларын гына сайлап алыр¬га мөмкинлек бирә. Зур күләмдә сыйфатлы сөт җитештерү өчен Камил әфәнде токымны ясалма аталандырып яңарту өстендә дә актив эшли.
 
Мәсәлән, швед сыер¬ларын безнең кара-чуар токымлы сөтбикәләр белән куша. Килеп чыккан токым зур күләмдә продук¬ция бирә, безнең һава шартлары¬на һәм авыруларга чыдамлы була. Хәзер хуҗалык тәүлеккә ике тон¬надан артык сөт җитештерә, ә тер¬лекчелек комплексы тулы көченә эшли башлагач, бу күрсәткеч 5 тоннага кадәр җитәр, ди Камил әфәнде. 
 
- Хуҗалыгыбыз табышлы, бездән тукайлылар, тирә-як авыллар хал¬кы сөт һәм сөтле продукция ала, бу сөтнең югары сыйфатлы булуы турында сөйли. Продукциянең бер өлешен Пильна, Кнәген сөт заводларына да ташыйбыз. Тех¬ника паркы даими яңартыла тора, узган елда ике Беларусь тракто¬ры, пресс-подборщик һәм башка тагылма агрегатлар сатып алган идек. Гаиләмнән гайре КФХда тагы да өч кеше эшли, ә кыр эшләре ва¬кытында хезмәткәрләр саны арта. Әлбәттә, эшчәнлегемнең беренче ярдәмчесе, ышанычлы тылым – гаиләм. Тормыш иптәшем Хасәнә агрономия юнәлешен алып бара, эшчеләрне ашату да аның өстендә. Олы улым Рафаэль сөт ташый, бухгалтер, экономист та ул. Мин юрист һәм зоотехник эшен баш¬карам. Кече улым Рушан күбрәк техника буенча эшли. Хәзер ул механизация нечкәлекләрен Спас авыл хуҗалыгы техникумында үзләштерә. Рушан да киләчәген авыл белән бәйләргә җыена. Бүген аграр тармакта эшләп, әйбәт кенә яшәргә бөтен мөмкинлекләр бар, иң мөһиме – ялкауланмаска гына кирәк, - ди әңгәмәдәшем. 
 
Камил әфәнде җитәкләгән хуҗа- лык тулы цикллы сөтле продукция җитештерү юнәлешендә эш баш¬ларга җыена. Махсус цехта КФХ сыерлары биргән сөттән йогурт, сыр, эремчек һәм башка ризыклар ясарлар. 
 
- Алла бирсә, озакламый цех¬ны сафка куярбыз. Товарны реализацияләү мәсьәләсе дә чи-шелде диярлек. Без җитештергән сөтле ризыклар Түбән Новгородта сатылыр һәм сыйфатлы продукция тиз арада үз сатып алучысын табар дип уйлыйм, - ди Камил әфәнде. 
Әңгәмә барышында ачык сизелде, ул үз хуҗалыгы өчен янып-көюче чын хуҗа, эшчәнлегенең барлык нечкәлекләрен белә. Әйе, шундый булырга да тиеш бүгенге фермер. 
 
 
 

Ринат СӨННӘТОВ
Туган як
№ --- | 30.03.2018
Туган як печать

comments powered by HyperComments

Фикерләр

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Urazova.ru
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан Язучылар берлеге
Татарстан китап нәшрияты
RAFINA/D
Милли Музей
Шаян
Ханский дом