|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
03.03.2010 Мәдәният
ХӘЙДӘР БИГИЧЕВКА ДӘВАМЧЫ БАРМуса Җәлил исемендәге опера һәм балет театры җырчысы Илнар Ялаловка остазлары шундый бәя биргән. Мөслимдә сәнгать мәктәбе ачылышында Хәйдәр Бигичев репертуарындагы җырларны башкарган егеткә мәдәният министры Зилә Вәлиева да сокланган, иҗат уңышлары теләгән. Халык аны “Кунак кыз” (Нур Әхмәдиев, Вил Усманов), “Белсәң иде” (Ләбиб Айтуганов), “Төшләреңә керсәм” (Гөлсәрвәр, Лилия Ахунҗанова) җырлары аша белә. Консерваториядәге укытучысы Венера Ганиева исә егетне һаман үсештә күрүенә соклана: “Укуын тәмамлавына ике ел узса да, күз уңыннан җуймыйм. Илнар халык җырларын иркен җырлый. Димәк, аңа алдан ук дөрес юнәлеш бирелгән. Сулышы киң, тембры бай аның. Мин аны Җик Мәргән, Галимҗан партияләрен дә башкарырлык егет дип уйлыйм”.
Оясында ни күрсә, очканда шул булыр, диләрме әле, Илнарга, чыннан да, кечкенәдән сәнгать дөньясында кайнап үсәргә туры килә. Бүген әтисе Мөслим районы хакимиятендә мәдәният бүлеген, әнисе музыка мәктәбен җитәкли. Әмма мәктәп бусагасын атлап чыккач та, егет сәнгать дөньясына башы-аягы белән кереп китәргә ашкынмый әле. Әти-әнисе мисалында күреп тора бит: халык матурлык дип кабул иткән сәнгатьне тудыру җиңел хезмәтләрдән түгел. Аннан соң ул төгәл фәннәргә мөкиббән, шахмат буенча спорт остасы дәрәҗәсенә дә ирешкән. “Мин икътисад юлын сайлармын, мөгаен”,– ди ул өйдәгеләргә. Шул ният белән Казанга юлга кузгалалар. Әнисе исә улын алдан консерваториягә сугылырга күндерә. Егетне тәүге мәртәбә тыңлаган Венера Ганиева аны башка уку йортына барып йөрмәскә, биредә калырга үгетли. Беркемне дә кабатламый торган тавышы, табигый сәләте белән азрак юнәлеш биргәндә зур үрләр яулаячагына шикләнми остазы. Шулай булып чыга да, опера театрында теләсә кем эшли алмый бит.
Әмма үткен тамашачы Илнар Ялаловның берзаман радио-телевидениедә популяр эстрада җырларын башкаруын, аннан соң югалып торуын шәйләгәндер. Моның үзенә күрә җитди сәбәбе булган. Ул Ләйсән исемле кыз белән йолдызлы гаиләләр санын ишәйткән икән. Берара бәләкәчләрен үстерү белән мәшгуль булганнар. Яңа тормышка җан өрү дә тормыш офыкларын киңәйтә, хәзер бабасы Мәүләви җырлаган “Шахта” көен, “Умырзая”ны, Хәйдәр Бигичев репертуарын якын күрә. Өстәвенә укытучылары аның башкару манерында бөек җырчы белән охшашлыклар таба, шуңа күрә ике куллап хәер-фатиха бирә. Әле яңа гына табадан төшкән “Күңелдәге эзләр” дискында “Җәйге урман” (Г.Сәйфуллин, Г.Зәйнашева), “Иң якты йолдыз” (Г.Ильясов, Р.Вәлиев), “Тынгысыз мәхәббәт урманым”(Ә.Шаһиморатов, Д.Булгакова) кебек Бигичев җырлары да кертелгән.
Илнарның бер үкенече дә бар. Ул әбисе Флераның өздереп гармунда уйнаганын мавыгып сөйләде, үзенең ничектер гармун белән җенләнергә җае чыкмаган икән. Моңа бәлки шахмат-шашка белән мавыгу да сәбәпче булгандыр.
Яшь җырчыларны, җырны ничек сайлыйсың, дигән сорау белән сынап карау гадәте бар бездә. Ул менә болай җавап бирде:
– Шундый шәп көйле, аранжировкалы җырлар бар. Сүзләренә колак салсаң, мәгънә юк. Мин көй белән сүзләре үрелеп барган, мәгънәле, аһәңле җырларны сайларга тырышам. Салмак, бормалы җырлар күңелемә бигрәк тә якын. Халык җырларына тартылу да шундый зәвыклы җырларга сусаудыр ул, мөгаен.
Илнар, тере тавышка җырлыйсыңмы, дигән сорауга да уңай җавап бирде. “Халык бит җыр тыңларга килә, кыланганны карарга түгел”,- ди ул. Актанышта яшь җырчы тәүге зур концертын куйган. Аңа иҗатташ дуслары – Венера Ганиева, Венера Шәмиева һәм башкалар ярдәм иткән. Казанда да концерт куярга исәпләп торалар. Ә андый зур чараны, читтән ярдәм булмаса, ай-һай, берүзең башкарып чыгып була микән. Бу яктан Илнар Ялалов бәхетле, чөнки аның таяныр гаиләсе бар. Әнисе Лилия – инде ничәнче ел “Созвездие – Йолдызлык” фестиваленә балалар әзерләп чирканчык алган сәнгать белгече. Сеңлесе Айназ – “Продвижение” бию студиясе җитәкчесе. Абыйсыннан аермалы буларак, ул алдан икътисадчы һөнәрен үзләштерә, аннан соң барыбер әти-әнисе сайлаган юлны үз итә. Абыйсының концертларын бию белән бик оста бизи.
Илнар сәнгать мөнбәренә төрле бәйгеләр яулый-яулый күтәрелә. “Йолдызлык”тан үсеп чыга, Ваһапов фестивалендә чарлана, хәзер “Татар моңы”нда көчен сынап карарга исәбе. Шуңа күрә тере тавышка чыгыш ясарга күнеккән җырчыга беренче тур өчен фонограмма яздырырга кирәк булган. Анысын гына эшли инде ул.
Гөлинә ХИСАМЕТДИНОВА |
Иң күп укылган
|