• 19.11 Театраль эскизлар. Кариев театры. Керү ирекле 17.00
  • 20.11 #Вагаповфест йолдызлары. Филармония. 18:30
  • 23.11 "Көзге моңнар" концерты. Ленин ис.мәдәният сарае. 18.30
  • 30.11 Нәфкать Нигъмәтуллин концерты. УНИКС. 19.00.
  • 30.11 "Кәҗүл читек". Премьера. Кариев театры. 13.00
  • 01.12 Elvin Grey. Play. Татнефть Арена. 19:00
  • 08.12 Резеда Ганиуллина "Җырлыйм! Биим! Шаккаттырам!". Халыклар дуслыгы йорты. 18:00
  • 16.12 "Казан" бию ансамбле концерты. Филармония. 18.00
  • 02.03-04.04 Фирдус Тямаев "Җиде малай идек". Уникс. 17:00
Туган көннәр
  • 19 Ноябрь Зөлфәт Зиннуров
  • 19 Ноябрь Наил Ишмөхәммәтов
  • 19 Ноябрь Илсур Айнатуллов
  • 20 Ноябрь Мәрьям Рахманкулова (1901-1990)
  • 20 Ноябрь Нияз Вәлиди
  • 20 Ноябрь Шәүкәт Галиев (1928-2011)
  • 20 Ноябрь Хәбир Ибраһим
  • 20 Ноябрь Ренат Ибраһимов
  • 21 Ноябрь Алинә Шәрипҗанова
  • 21 Ноябрь Илдар Халиков
  • Казанның Братьев Касимовых урамындагы 82нче йортта 18 кв. м. лы бүлмә сатыла. Бәясе 1 млн 50 мең сум. Якын гына Проспект Победы метросы. Мебель кала. Тел. 89274346400
  • Яхшы хэлдэге норка туны сатыла. 46-48 размер. поперечка. (бик эз киелгэн) 110 менгэ алган идём 55 менгэ сатам Казань. 89083421187
  • Казаннын Роторный урамы, 11 йортында, 3 нче этажда 12 кв.метрлы булмэ сатыла. 4 булмэгэ бер душ, бер туалет. Булган мебель – диван, остэл, холодильник, микроволновка – барысы да шунда кала. идэндэ ленолиум. 1 собственник. бэясе – 670 мен. тел. 89503169494.
  • Балтач районы. Ботлап, ваклап үгез ите сатыла. Ал сан 270 сум, арт сан 280 сум. Казанга китереп бирү мөмкинлеге дә бар. Тел: 89874232810
  • Конопатка эше Балтачтан 89276786281
  • Малайларга 26-27 размер кышкы аяк киеме /демарик/сатыла, карангы-зәңгәр төстә, эче сарык йонлы, бик җылы, ватсапка языгыз, фотоларын җибәрәм 89047619147 Казан шәһәре
  • Яшел Үзән шәһәрендә бөтен уңайлыклары булган 3 бүлмәле фатир сатыла. 5 этажлы йорт, 4 этаж. Бүлмәләр якты, җылы... Ремонты әйбәт. Фатир белән бергә машина кую урыны да бар. Кибетләр, садиклар, мәктәпләр бик якын. Автобус тукталышы да 100 метр ераклыкта. Кухня гарнитуры бүләккә. Бәясе 2400000... Сатулашу мөмкинлеге зур. Тел. 89172221996
  • Яхшы хэлдэге, бер генэ хужада булган чит ил машинасы сатып алам. 89053171491
  • Чистартылган эшкэртерлгэн казлар сатыла, Казанга китереп биру момкинлеге бар) 89506660021
  • Ботлап угез ите сатыла. 280 сум. Актаныш. 89600650720

 

 

 
Архив
 

29.03.2018 Ана теле

Ана теле: Сүз эзләп табу җиңел эшме? (ДӘВАМЫ)

Бәләкәй бәхәскә кечтеки генә йомгак. Үткән язманы без, турыдан-туры телдән (сөйләмнән) бераз тайпылып,– язмаларыбызда тәнкыйди мисалларның ияләрен күрсәтү-күрсәтмәү мәсьәләсен кузгатып, моны, интернетчыбыз тәкъдиме белән, хәтта, әхлак темасына караган бәхәс дип үк тәкъдим иткән идек.

Фәнни нигезе, гамәли әһәмияте җитенкерәмәгәнгәдер инде, бәхәс килеп чыкмады, гадәттәге сүз бодамыгы гына булып алды. Төп сәбәбе: мондый бәхәскә чын ихтыяҗның булмавы, аның максаты белән күпчелекнең кызыксынмавы, барышына битараф калуы – язманы укымавы булды шикелле.

Хәтта башлап җибәрүче үзе дә (Зәрифә иде шикелле) башлангычын “онытты”. Әлбәттә, сәхифәне ачып, язмага күз салучы 308 кеше (2018 елның28 мартына) арасыннан унлап кына кеше аны азагынача, максатчан укып, җитди уйланмый калмагандыр, ким дигәндә бер –икесе мәсьәлә белән җитди шөгыльләнгәндер, аларны да битарафлыкта гаепләп гөнаһлы була күрмик. Үзебезне акларга дәлилләр дә бар, шөкер. Менә Полевая дигән интернетчыбызның тел мәсьәләләрен укмаштырган фикер төргәгендә яктырак бер сызык: “кайчан тел галимнәре татар орфографиясе кагыйдәләрен бердәм булып утырып эшләрләр икән?” Бик томанлы, буталчык белдерелгән бу фикердә татар җәмәгатьчелеген инде бер гасыр тынгысызлагән мәсьәлә ята. Без аны озакламый үзебез дә инде йөзенче тапкыр кузгатырга җыенабыз. Анда әлеге тамчы кебек бик кирәкле, вакытлы тамган тамчыларның да ярап куюы ихтимал. Тик эш инде сукранып, акыл сатып утырудан узган, бушсүз, сафсатаның бер тиенгә кирәге юк. Нәтиҗәле эшкә мохтаҗбыз.

Ниһаять, “кечтеки йомгагыбызга” әсәси фикерне дә интернетчыбызныкын алдык. Резидә: “Монда фикер әйтүчеләргә үпкә белдереп утырасы түгел, киресенчә, теге яки бу сүзгә конкрет мисаллар китереп, аларны ничек, кайчан, нинди формада куллану дөрес булуын ачыклау файдалырак булмас идеме икән?”Кардәшебез белән килешеп, Аллаһының ярдәменә вә Матбугат.ручыларның ризалык-булышлыгына таянып, үзебезнең язмаларны дәвам иттерәбез. Мәгънәгә тәңгәл сүз табу мәсьәләсен куерткан үткән язмабызда без болай дигән идек; игътибарлы укучымның хәзер: «Бер нәрсәне ничә кат тукыды инде, һәр сүз үз мәгънәсе белән йөри ләбаса, аны сайлап кую мәсьәләсе шулай ук чи төен микәнни соң?» дип сукрануы ихтимал.

Нишләмәк кирәк, тәкърарламый да булмый – һәр сүзнең үз мәгънәсе барын бар да, әмма барлык сүзләр мәгънә күләме ягыннан бер калып белән сугылган кирпечләрдәй бер төрле түгел: һәркайсы үзе бер тере күзәнәк, анда сакланган мәгънәви, бигрәк тә хисси төсмерне тоеп алу – шактый кыен...”. Менә шул шактый серле дөнья табышмакларын чишәргә бүген дә алынып карыйк әле. Бу шөгыльнең кирәкле, максатка ярашлы икәнен интернетчыбыз да катгый кисәтте бит.

Әлбәттә инде, тиешле сүзне сайлап алыр өчен башыңда-зиһенеңдә сүз байлыгың булу мотлак. Сүз байлыгын кеше гомере буе туплый. Аның тормышы, яшәү рәвеше ничаклы бай, эчтәлекле, актив булса, тел запасы да шул чаклы мул, сөйләм кору осталыгы зур була. Шулай да, физиологлар әйтүенчә, тугыз яшькә җиткәндә баланың баш мие күзәнәкләре теләсә күпме сүз запасы сыйдырырга сәләтле була, һәм кеше сүз хәзинәсенең иң зур күпчелеген шул яшькә кадәр яхшы сеңдереп кала да. Бәхәссез ки, кабатлыйбыз: фикер – тел, мәгънә – сүз тәңгәллегенә, сөйләм аһәңлегенә ирешү өчен тумыштан, ана сөтеннән бирелгән, бала чактан ук тәрбияләнеп-үстерелеп киленгән сәләтең, хәтта талантың булу зарурдыр. Урыс язучысы Владимир Солоухин болай ди: «Шигырь язганда бер вакант урынга егерме яисә утыз сүз дәгъва кыла. Тулаем караганда, барысы да яхшы кебек, урынлы кебек. Талантының нинди булуына карап, шагыйрь яхшырагын, кайтышрагын, бик начарын, иң яхшысын һәм бердән-берен сайлап ала... Шагыйрьне менә шундыен-шундыен сайлап алырга кирәк дип өйрәтергә була, әмма бердән-бер сүзне шагыйрь үзе генә табып куя ала. Ә моңа аны өйрәтеп булмый...». Үзебездән өстик: талантка кагылган уй-фикер бер шагыйрьләргә генә кайтып калмый. Һәркайсыбыз үзендә талантын, сәләтен барларга тиеш.

Әйтик, кайберәүләр конкрет, туры мәгънәле фикерләүгә сәләтле, шуңа күнеккән, андыйлар сөйләмендә туры мәгънәле, конкрет сүз, терминнар өстенлек итәр; икенчеләр сурәтле фикерләүгә сәләтле, алар, башлыча, күчерелмә мәгънәле берәмлекләр, канатлы гыйбарә – телбизәкләр, әйтем, мәкаль белән эш итәр. Син кайсылары рәтендә? Сүз сайлаганда моны ачыклау мөһим. Фикерләү үзәгенә караган тагын бер хакыйкатьне искәртеп китү кирәктер дим; гәрчә ул берникадәр сәеррәк, каршылыклы сымаграк тоелса да; татарча сөйләм оештырырга телисең икән, татарча фикерләргә тиешсең. Урысча яисә урысчалы-татарчалы яисә башкача катнаш телле фикердә уйлап, аңа бәрәбәр татарча сүз табуы ифрат та кыен.

Моны, беренче чиратта, бала тәрбияләүчеләр белеп торырга тиеш: фикерләү баскычында сөйләм бер генә телдә оеша. Ана теле – фикерләүнең нигезе. Яшьләй чүпләнгән тел фикерләүне кыенлаштыра, сөйләм бик авырлык белән оеша. Мондый хәлдә хаталанучыларга юлыгып торабыз. Менә радиода бер тренер сөйли: Хәзерге балаларның тазалыгы күпкә ... (туктап калды ”кайтыш” дия инде дисәм, юк шул), “слабыерак”, диде. Белгечебез бер башка “кайтыш” булды да куйды.

Әйе, сөйләмгә куеласы сүзнең дә, аның мәгънәви төшенчәсе кебек үк, барлык яклары-кырлары: мәгънә төсмерләре, хис белдерү төсмерләре, төзелеше, әйтелеше – бөтен эче-тышы дигәндәй, фәнчә әйтсәк, барча параметрлары,– кыйммәтле гәүһәрне учка салып чамалаган кебек, үлчәнгән, бәяләп бетерелгән булырга тиеш. Сүзне, гадәттә, шагыйрь, язучылар шулай бәяли. Язучы, галим Йосыф Гәрәй ничек дигән: «Нинди генә сүзләр юк! Нәфисләре бар. Күңелсезләре. Мөлаемнәре күп. Ачулылары. Хәтта мәкерлеләре йөри телдән телгә. Ачык күңелле сүзләр бик ишле. Моңлылар да аз түгел. Күңелсезләр, купшылар, шатлар, ямьсезләр дә җитәрлек. Кайсыберләре ялтырап тора. Гүя зөбәрҗәт. Икенчеләре дөм караңгы. Әйтерсең, мунча ташы...». Һәр сүзне менә шушылай тою, капшау, үлчәү сәләтенең уңай ягы да, азмы-күпме тискәре ягы да бар. Уңай ягы шунда ки: һәр сүзнең мәгънә һәм хис төсмерен төгәл ачыкларга күнегәсең.

Мәсәлән, йорт һәм өй синонимнарының шушы сөйләмгә генә кайсысы урынлы икәнен тәгаенләр өчен шәхсән үзем аларның мондый билгеләрен барлыйм: йорт – кешенеке, өй –үзеңнеке; йорт – өй һәм каралты бергә, ә өй – үзе генә; өй эше – эчтә, йорт эше – өйдән тышта һ.б. «Йортта уйлаган уй өйдә ярамый», ди мәкаль. Һәр сүзне шушылай «капшап алу» аның мәгънә күләмен төгәлрәк ачыкларга мөмкинлек бирә. Әйтер (язар) алдыннан һәр сүзне үлчәп, тоеп алу бик тә кирәк. Югыйсә, үлчәнмичә әйтелеп, фикерне томанлы, хәтта аңлашылмас иткән сүзләр күпме очрап тора! Мәсәлән, газетта репортажчы: «Стадионга көчле музыка тарала. Зәңгәр флаглар күтәргән 65 егет мәйдан тирәли үтәләр» дип язган. Тирәли үтәләр. Нәрсә аңладыгыз? Мәйданны әйләнеп чыгалармы? Әллә бүтән мәгънәдәме? «Мондый төгәлсезлекләр әлләни зарарлы түгел, үтә дә китә, төп фикер аңлашыла ич», дип үзен юатучылар, кул селтәүчеләр, сабак алмаучылар нык ялгыша. Укучылар, тыңлаучы, тамашачылар андый кимчелекләрне дә авыр кичерә, ризасызлык белдереп, матбугатка да язарга мәҗбүрләр. Менә ике генә мисал: Актаныштан М.Сәлихев яза: «Газетлар кадәр, чаклы, хәтле бәйлекләрен бутыйлар, урынсыз кулланалар. Элек бит дәреслекләрдә кадәр күләмне, чаклы – вакытны, хәтле – араны белдерә, диелә иде: ат кадәр биек, аю кадәр зур, урманга хәтле йөгердек, кичкә чаклы кайтып җит. Ә хәзер кем ничек теләсә, шулай бутый» (В.Т., 2000, 10 окт.).Уфадан З.Хәмибуллин яза: «Бездә якын араларны күрсәтүче алмашлыклар бар: менә, бу, шушы. Ерак араны күрсәтә торганнары: әнә, теге, ул, шул.

Сөйләгәндә, язганда без аларның мәгънә үзенчәлекләренә еш кына игътибар итеп бетермибез. Аңлашылмаучылык килеп чыга. Бер мисал: «Аларны 37 кеше хезмәтләндерә. Болар электромонтерлар һәм электромеханиклар». Алар, болар ике төркем халыкны күз алдына китереп бастыра: «алар» – ерактарак, «болар» – якындарак. Әмма текстта бит сүз шул бер үк кешеләр турында бара...» («Кызыл таң» газеты). Чамалавы кыен түгел, әйткәнебезчә, сүзнең мондый мәгънәви нечкәлекләрен теләсә кем тоемлый алмый, моңа тумыштан сәләт сорала. Әлбәттә инде, телнең хәсиятен, асылын белдергән белемең булу да зарур. Әйтик, сайлап алырга җыенган “сүз рәтен” ачык күзаллау өчен лексикология фәне билгеләгән гадәти классификацияләргә таяну хәерле. Хәзер, шөкер, фәндә сүзләрнең сөйләмгә җәлеп итү мөмкинлеген һәм үзенчәлеген ачыклаган хезмәтләр дә бар.

Әлбәттә, беренче чиратта сүзләрне мәгънә ягыннан бәяли торган төркемнәр истә торырга тиеш (гәрчә грамматика сүзләрне төзелеш ягыннан анализлауга күбрәк игътибар бирә). Телдә иң күп санлы төп төркем ул битараф мәгънәле (нейтраль, гомуми) берәмлекләр. Диккать итик, битараф сүзләр – мәгънә төсмеренә карата гамьсез дигәнне аңлатмый. Сөйләмдә битараф сүзләрне куллану мәсьәләсе тел фәнендә колачлы, тирәнтен өйрәнелгән дип булмый. Куллану өлкә, даирәсенә, сөйләм мотивларына карап аларны шактый конкрет төркемнәргә тәгаенләргә мөмкин булыр иде.

Сөйләменә игътибарлы һәркемнең сүз сайлауда үзенә хас эчке бер “тәртибе” була ала. Мәгънәне тоемлап әйтү – тел тоемлау сәләтенең беренче шарты. Әйтәсе фикеренә тәңгәл сүз эзләгәндә, бигрәк тә язу максатында, бигрәк тә кешеләр аңласын дип махсус язарга алынганда, иҗатчы сүзнең мәгънәгә тәңгәллеген уйламый калмый. Моның өчен, беренчедән, әйтергә теләгән мәгънәңне (төшенчәне) ачык күзаллау, икенчедән, аны белдерергә җыенган тел чарасының тәңгәллегенә инанып бетү зарур. Менә бу мисалларда “мәгънәсезлек”нең нидән гыйбарәт икәнен үзегез ачыклагыз әле: Теләнгән дәрәҗәдә (теләк белдерелгән мәгънәсендә); сугышлар нәтиҗәсендә (кәсәфәтендә мәгънәсендә); регион (төбәк мәгънәсендә) (Азатлык, 1990, 18 дек.).

Күренә ки, мәгънә аерымлыклары ягыннан конкрет-номинатив берәмлекләр һәм хисси-тойгылы берәмлекләр үзенә мөстәкыйль төркемнәр тәшкил итә. Һәм моны һәркем үзенчә тоемлый, бу берәмлеккә карата аның үз фикере, куллану тәҗрибәсе барлыкка килә. Әйдә, үзебездәге шундый сәләтне барлап карыйк әле. Моның өчен бүтәннәр тәҗрибәсен күзәтү, төпченү әһәмиятле. Алдагы язмада омтылып карыйк соң.

Илдар Низамов, филология фәннәре докторы.

---
Матбугат.ру
№ --- | 29.03.2018
Матбугат.ру печать

 
comments powered by HyperComments

Фикерләр

▲ Өскә

 

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
ТНВ
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Туган як
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Яңарыш
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан Язучылар берлеге
Кариев театры
Түгәрәк уен
Татарстан китап нәшрияты